Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЛ ИТҮ ӨЧЕН 11 ЭФФЕКТИВ ЫСУЛ

Арып киттеңме? Ял итеп ал! Ничекме? Хәзер без сиңа ял итү өчен 11 эффектив ысул тәкъдим итәбез.

1. Яхшы компаниядә чәй (каһвә, какао) эчү. Үзең генә дә мөмкин. Кайнар эчемлекләр җылыта һәм яхшы атмосфера булдырырга ярдәм итә. Шулай ук моңсу уйлардан арынырга, хәл җыярга да булыша.

2. Тәмле ис тарта торган лапма кабызу. Ял итү, тынычлану өчен бу – менә дигән ысул! Төрле майлар нерв системасын тынычландыра.

3. Китап уку.  Паркка чыгып, салкын булса, өйдә пледка уранып китап уку. Китап авыр мәсьәләләрне, тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга ярдәм итә.

4. Тәрәзәгә карау. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тәрәзәгә карау уңай эмоцияләр бирә.

5. Табигать тавышларын тыңлау. Бу чын табигать тавышы да, аудиоязма да булырга мөмкин. Кошлар, шарлавык  тавышы, диңгез шавы, бакалар бакылдавы... Болар барысы да кәефне күтәрә һәм тынычландыра.

6. Яхшы фильм яки сериал карау. Моны дуслар белән дә эшләргә, аннан бергәләп аның турында бәхәс куертырга да мөмкин.

7. Мунча яки ванна (душ) керү. Белүебезчә, суның файдалы үзлекләре бик күп. Яхшы музыка кабызып куйсаң, аңа кушылып үзең дә җырлар җибәрсәң, эффект бигрәк тә яхшы булыр.

8. Яраткан эшең белән шөгыльләнү. Монысы инде һәркемнең үзенеке. Кемдер өчен бу гитарада уйнау, чигү, рәсем ясау һ.б. булырга мөмкин. Әгәр бу эш сиңа чыннан да ошаса, ярдәме булмый калмас.

9.Тәмле әйбер әзерләү. Якыннарыңны да сөендерергә була. Үзең пешергән әйберне ашау рәхәт тә әле ул.

10. Кулдан берәр нәрсә ясау. Мәсәлән, фото өчен рама ясарга һәм аны бүләк итәргә мөмкин. Кемгә дә булса ни дә булса бүләк итү – рәхәт нәрсә.

11. Велосипедта йөрү. Юлга чыгу, яңа җирләрдә йөрү һәрчак рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев