Логотип Идель
Бу – тема!

ЯХШЫ РЕПЕТИТОР ТАБУ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

Һәр ата-ана баласының яхшы укуын тели. Мәктәптә генә белем алып булмый дип санап, репетитор да яллыйлар. Әмма башыннан үткән һәркем белә торгандыр – яхшы белгеч табу җиңел түгел. Intertat.ru репетитор сайлауда киңәшләр тәкъдим итә.
 
Репетиторны уку елы башында – сентябрьдә сайлап куйсаң яхшы. Гыйнварда инде яхшы педагоглар булмаска мөмкин.

Иң ышанычлы чыганак – дус-танышлар.
 
Шулай ук репетиторны югары уку йортыннан эзләргә була. Чит кешеләргә вузга юл ябык – әмма уку йортында ачык ишекләр көннәре уздырыла.
 
Игъланнар аша эзләгәндә профессиональ булмаган репетиторга юлыгу мөмкин. Шуңа күрә 15-20 кандидатурага шалтыратып сөйләшсәгез яхшы. Аның тәҗрибәсе, белгечлеге, бәяләре, дәресләр уздыру урыны һәм вакыты турында сорашыгыз. Бу үзегезгә кулайрак вариантны сайларга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге педагог белән алдагы елларда шөгыльләнүчеләрнең телефоннарын белешеп, аларның фикерен белсәгез, яхшы.
 
Яшь аермасына карамыйча, балалардан алып олыларга кадәр һәркемне өйрәтергә алынырга риза кешеләрдән баш тарту хәерле. Әгәр дә репетитор теләсә нәрсәгә алынырга әзер икән – бу профессиональсезлек һәм акчага зур мохтаҗлык билгесе.
 
Шунысын да аңлау мөһим – яхшы репетитор хезмәте арзан тора алмый. Әлбәттә,  студентлар арасында да гаять талантлысы очрарга мөмкин, әмма гади студентның яхшы репетитор булуы шикле.
Шунысын да исәпкә алу мөһим – мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре репетитор яллаганда сак булырга киңәш итә.

//Интертат//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев