Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢАРТЫЛГАН ЯШЬЛӘР ҮЗӘКЛӘРЕ, ЯШҮСМЕР КЛУБЛАРЫННАН НИЛӘР КӨТӘРГӘ?

Чананы – җәен, арбаны кышын әзерлә, ди татар халкы. Яшьләр җәен ял итәчәк урыннарны да инде бүген үк кайгыртырга кирәк. Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгында яшьләр үзәкләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары проектлары концепциясен яклау башланды. Алар барысы да яшьләр сәясәте объектларын яңарту, капиталь ремонт программасына кертелгән.

Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Балтач, Зәй районнары, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре вәкилләре объектлар проектларын Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына тәкъдим итте.

Яшел Үзәндә яшьләр өчен ачык иҗтимагый киңлек булдырырга җыеналар. Ул үз эченә парк зонасы һәм маркет, кино күрсәтүләр оештыру өчен фестиваль мәйданчыгын ала. Әлеге үзәктә урам рәссамнары өчен мәйданчык, коворкинг өчен җәйге веранда һәм балалар мәйданчыгын да күреп булачак. Биредә кичке чараларны да уздырырга җыеналар.

Әлеге яшьләр үзгендә сынлы сәнгать, флористика, керамика буенча мастер-класслар, һөнәрчелек курслары, дизайн турында лекцияләр оештыру да көтелә. Шулай ук 25 кеше сыйдырышлы ачык лекторий, 120 кешегә исәпләнгән күпфункцияле концерт-театр залы һәм китапханә дә пәйда булачак.

Казанда “СВОИ” яшьләр-яшүсмерләр клубы да үз ишекләрен ачачак. Әлеге киңлек иҗади очрашулар, уңайлы мохиттәге аралашулар, белем алу, тәҗрибә уртаклашу, яшьләрнең эшләре өчен презентация мәйданчыгы булачак. Гомуми зонада өстәл уеннары өчен җайланма да куелачак. Биредә шулай ук кинокичләр, бизнес-тренинглар оештыру өчен дә зона булачак. Шулай ук коворкинг зонасы да эшләячәк.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

Теләсә нинди ремонтны төгәл концепциясен билгеләүдән башлау ул буш сүзләр түгел, ә принцип. Хәзер моны республика районнарындагы хезмәттәшләребез дә белә. Аларның һәрберсе төзекләндерүдән соң үз объектларында нәрсә булачагын, яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр булдырылачагын белә. Моның өчен яшьләр белән фикер алышулар уздырылган, тикшеренүләр үткәрелгән.

Уйланылган концепция буенча ремонт ясау – бер адым алга атлау дигән сүз. Татарстандагы яшьләр үзәкләрен яңарту программасын тормышка ашыру өчен быел республика бюджетыннан 2 миллиард сум акча бүленәчәк. Моны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Әлеге программа “Җәй – балаларга” дип исемләнгән лагерьларны төзекләндерү программасының дәвамы булачак.

Былтыргы саннарга күз салсак, 2019 елда 9 яшьләр үзәге, 27 яшьләр-яшүсмерләр клубы, 13 балалар сәламәтләндерү лагерьларына ремонт уздырылган. Моңа 1 348 000 000 сум акча бүленгән. Быел әлеге программага 25 балалар лагеры, 17 яшүсмер клубы, 4 яшьләр үзәге кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев