Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ФАТИР АЛЫРГА ШӘП ШАНС!

Татарстанның яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, “Студентлар лигасы”ның элеккеге президенты Элькин Искәндәров мондый фатир алуга ирешкән инде. Син дә йоклап ятмыйча тораклы була аласың! Социаль ипотека программасы буенча фатирлы булу өчен махсус конкурс дәвам итә. Аның гадәти социаль ипотекадан төп аермасы – торак өч ел көтәргә кирәк булмавында.

Мондый мөмкинлеккә Татарстан яшьләр сәясәте лидерлары дәгъва кыла ала. Әлеге конкурсны республиканың “Студентлар лигасы” Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә алып оештыра. Быелгы бәйге 24 июньдә башланган, 27 августта тәмамланачак. Яшьләр өчен социаль торак конкурсының төп максаты – Татарстанда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашкан студент, аспирант, яшь галим һәм белгечләргә, авылдагы һәм эшли торган яшьләрнең торак шартларын яхшырту.

 

Кемнәр, ничек, кайчан?


Конкурста 18-30 яшьлекләр катнаша ала. Алар Татарстанда даими даими яшәү урыны буенча теркәлгән, ул яши торган торакта бер гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк мәйдан булырга тиеш. Иң мөһим шарт – кешенең Татарстан яшьләр сәясәте, яшьләргә белем бирү, тәрбия өлкәсендә эшчәнлеге (казанышлары, иҗтимагый өлкәсендәге эш нәтиҗәсе, эш стажы) булырга тиеш.

Гадәти ипотекадан аермалы буларак, бу ипотеканың процент ставкасы да – 6-7 процент кына. Җитмәсә, фатирның базардагы бәясе белән чагыштырганда, кеше 700 мең сумга кадәр акчасын янга калдыра ала. Җиңеп чыккан яшь кешегә номер бирелә, ул шәхси кабинетка керү мөмкинлеген ала, фатир бәйсенең 10 процентын түли һәм фатир сайлый.

Әлеге программада район яшьләре дә катнаша ала икән. Гадәттә, аларга фатир районнардан бирелә. Әгәр анда торак төзелмәсә, яшь кеше торакны Казаннан алырга да хокуклы икән. Шунысын әйтик: гаиләле һәм әлегә ялгыз булган яшьләрнең конкурста җиңү шансы бертигез. Тик шунысы бар: бер бүлмәле фатирлар тизрәк “тарала” икән.

– Безнең министрлыкта торак алу буенча өч программа тормышка ашырыла. Гаиләле, балалар булу башка программаларында исәпкә алына. Бу процентсыз займ һәм федераль максатчан программа буенча дәүләткә кире кайтарылмый торган субсидияләр. Ә яшьләр өчен социаль торак конкурсында без, беренче чиратта, аларның казанышлары исәпкә алыныла, – ди Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының дәүләт тармак программаларын тормышка ашыру һәм үстерү бүлеге башлыгы Владислав Усанов.

 

 

Нинди документлар таләп ителә?


Конкурста катнашырга теләүчеләр гариза бирергә тиеш. Ул түбәндәге документларны үз эченә ала:

 

 


  • анкета

  • торак алу өчен бирелә торган шәхси финанс счет (һәр гаилә әгъзасына)

  • паспорт күчермәләре (һәр гаилә әгъзасына, балага – туу турында таныклык күчермәсе)

  • белешмә (йә регпалатадан, йә БТИдан).


  •  


Статистикага күз салсак, конкурс 2012 елдан бирле уздырыла. Башта аның ярдәмендә елына 11, 10, 28 кеше фатир ала алса, хәзер бу сан 49га җитә. Быелгы бәйгенең нәтиҗәләре 20 сентябрьдә билгеле булачак. Конкурс 8 ноябрьдә тулысынча тәмамлана. Хәзергә 50 гариза тапшырылган, тагын 10ау әзерләнелә.

“Конкурска булган кызыксыну арта, тик яшьләрдә ипотека алу мөмкинлеге артмый. Ипотека алу – ул бит җитди, зур кеше карары. Тик мондый мөмкинлектән бар кеше дә кулланмый”, – ди Татарстанда социаль ипотека буенча Яшьләр торак конкурсының башкарма директоры Наил Вяльшин. Шушы еллар эчендә конкурста катнашып, аннан баш тартучылар булмаган.

Яшьләрнең гаризаларын Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Ассадуллина карый. Аларны тикшергәндә, Дәүләт торак фонды бәя бирми. Ул бары тик оператор буларак катнаша.

 

 

Яшь гаиләләр өчен нинди торак программалары бар?


Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан, республикада тагын ике программа бар. Аларның берсе – яшьләргә тапшырыла торган торакның номиналь бәясеннән акча түләмичә субсидия алу мөмкинлеге. Әгәр гаилә 2 кешедән торса, аңа фатирның номиналь бәясенең 30 процентына субсидия алу мөмкинлеге булдырыла, әгәр бала булса – 35 процентына. Быел Татарстан әлеге программага 57 миллион сум бүлеп биргән. Аның буенча быел 54 гаилә фатирлы булачак.

– Россиянең Төзелеш министрлыгы ел саен бер квадрат метр торак мәйданның нормативларын булдыра. Быел ул – 43 мең сум. Әгәр гаиләдәге бер кешегә даими теркәлгән торагы буенча 18 квадрат метрдан азрак торак мәйдан туры килсә, ул әлеге программада катнаша ала. Мисал өчен, ике кешелек гаилә 642 мең субсидия ала, – ди Владислав Усанов.

Икенче программа – процентсыз займ алу. Бу очракта торак бәясенең 60 процентын каплар өчен, процентсыз займ алып була. Ике кешедән торган гаиләгә 42 квадрат метрлы фатирны алганда, 1 101 794 сум күләмендә займ бирелергә мөмкин.

 

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев