Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛГА ИҢ НАЧАР БҮЛӘК НӘРСӘ?/СОРАШТЫРУ

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дияргә яратсалар да, кайбер бүләкләр кешене шатландырасы урынга, киресенчә, кәефен төшерергә дә мөмкин! Яңа елга нинди бүләк алырга теләмәс идегез? Ә нинди бүләк бирсәләр, шат булачаксыз? Әнә шушы сорауларга җавап эзләп, “Якын” махсус тикшеренү уздырды.

Россия халкы Яңа елга бүләк буларак кабул итәргә теләмәгән әйберләр ачыкланган. Респондентларның 8 %ы өчен иң уңышсыз бүләк булып кием тора. Ир-атлар моңа 3 тапкыр ешрак зарланган. Сораштыруда катнашучыларның 4%ы кирәксез бүләк дип шәм, брелок, статуэтка, магнитларны атаган. Кәнфит, шоколад, тортны уңышсыз бүләк дип 3% кеше әйткән. Шуның кадәр үк кеше косметика һәм парфюмериягә шат булмаячагын белдергән.

Катнашучыларның шактый күп өлеше (18 процент) аерым бер бүләкләрне атап үткән. Алар арасында тәмәке тартмаучыга кальян, ишкәк аяклар (ласты), ручка һәм хәтта тере күсе дә бар. Ә 24% кеше “иң начар бүләк - аның бөтенләй булмавы” дип әйткән.

Без дә үз тикшеренүебезне уздырырга һәм иң яхшы, иң начар бүләкләрне ачыкларга булдык. Җаваплар белән танышып үтик:

“Шымытыр белән әлбә бирсәләр, кәефем төшәчәк...”

Илһамия Бәдретдинова, канцелярия эшләрен башкаручы, 22 яшь:

- Кечкенә чакта Яңа ел бәйрәмен яратмадым. Чөнки мин һәр Яңа ел төне саен авырый идем. Кыш аенда кибетләргә бик тәмле хөрмәләр кайта иде, менә шуларны ашап, ел саен косып авырта идем. Шуңа күрә бүләк бирер алыр алдыннан уйларга киңәш итәм: кешенең аңа аллергиясе юк микән? Бәлки, ул аңа килешмидер?

Үземә эштә премия һәм кыска эш көне бирсәләр, бик тә шат булачакмын! Ә менә “шымытыр белән әлбә” бирсәләр, кәефем бик тә төшәчәк...

Булат Нуриәхмәтов, укучы, 17 яшь:

- Кечкенә чакта музыкаль синтезатор биргән иделәр. Шул истә калды! Бу уен коралында беренче тапкыр музыка уйнап карау белән истә калгандыр инде. Бүләккә кәнфит, шоколад бирсәләр куначакмын. Ә инде үземә оашмаган кием (мәсәлән, оверсайз штаннар) бирсәләр, кәефем төшәчәк.

Ләйсән Галәветдинова, экономист, 32 яшь:

- Иң истә калган Яңа ел бүләге дигәндә, уйларым студент елларына барып тоташа. Беренче курс. Декабрьнең соңгы көннәренең берсе иде ул. Казаннан авылга кайта торган автобуска утыргач, дус булып йөргән авылдаш егет: "Мин бүген синең өчен Кыш бабай", - дип, билет алып бирде. Көтелмәгән бүләк! Күңелемдә якты хатирә булып сакланды бу вакыйга. Ә хәзер инде уйламаганда-көтмәгәндә 31е көнне эштән саллы гына премия килеп төшсә, вәт шәп булыр иде! Акчаның беркемгә, беркайчан артыгы булмый. Ә болай Кыш бабай сурәте төшерелгән оекбашларга да сабыйларча сөенер идем! Алдагы Яңа елда мин биргән бүләк быел үземә әйләнеп кайтса, кәефем төшәчәк. Бер карасаң, әллә ни начарлыгы да юк, ә икенче яктан, ул кеше өчен үземне "әллә бар, әллә юк" кебек хис итәчәкмен.

Рөстәм Шәмсетдинов, дизайнер, 24 яшь:

- Иң истә калган бүләк оекбаш булды. Ни өченме? Чөнкианд “Наглость - второе счастье” дип язылган иде. Йорт җиһазлары кибетенә сертификат бирсәләр, бик шат булачакмын, чөнки өйгә әйберләр кирәк. Ә менә Яңа елга акча бүләк итсәләр, кәефем төшәчәк. Яңа елдан могҗиза көтәсең бит!

Рафаэль Галимҗанов, инженер, 48 яшь:

- Мин нинди бүләк бирсәләр дә сөенәм. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Ни генә бирсәләр дә, кәефем төшми. Иң мөһиме – чын күңелдән бирсеннәр. Ә менә бер бүләк тә бирмәсәләр, кәефем төшер иде.

Гүзәл Идрисова, укытучы, 22 яшь:

- Иң истә калырлык бүләкне узган ел кабул иттем. Агачтан эшләнгән, исемем язылган чыршы уенчыгы иде ул. Иң кызыклысы - мин аны кем бүләк иткәнен белә алмадым. Белеп, зур рәхмәт әйтәсем килгән иде. Матур, файдалы бүләкләр яратам мин. Туган көнемә бүләкләргә якыннарыма еш кына "заказ бирәм", нинди бүләк теләгәнемне әйтәм. Ә Яңа ел бүләгенең сер булып калганын яратам. Шулай да тузан җыеп утырырдай, ел символларын кабул итәргә яратмыйм. Ул символларнын блокнотларга, дәфтәрләргә төшерелгәннәре дә бар бит. Алар күпкә файдалырак (көлә).

Илүзә Исмәгыйль, мәктәп укычысы, 16 яшь:

- Бүләк түгел, сиңа күрсәтелгән игътибар мөһим. Шуңа күрә нәрсә бирсәләр дә ярый. Әмма йөзем яисә бадәм чикләвеге (миндаль) кушылган ризык бирсәләр, күңелсезләнер идем, чөнки боларның икесен дә яратмыйм. Ә иң истә калган бүләк – чыбыксыз колакчын (беспроводной наушник). Ике ел элек бүләк ителгән иде, әле дә эшли. Бик уңайлы һәм сыйфатлы җиһаз булып чыкты. Соңгы вакытта прагматик булырга тырышам. Шунлыктан янәдән берәр портатив аккумулятор бирсәләр, сөенер идем. Тагын плёнкалы фотоаппаратка нык шатланачакмын.

Гөлшат Әхмәтова, студент, 19 яшь:

- Яңа елга бирелгән бүләкләрнең иң истә калганы - тимераяклар. Мин ул вакытта бик кечкенә идем, тик башка кешеләргә карап, минем дә тимераякта шуасым килде. Әтиемә бу теләгем турында әйттем. Көннәрнең берендә ишектә кыңгырау тавышы чыңлады. Тиз генә киендем дә,чыгып киттем. Баскыч төбендә бүләк тора, ачып карасам...тимераяклар. Бу вакытта миннән дә бәхетле кеше булмагандыр!

Яңа елга миңа нәрсә генә бирсәләр дә, сөенәчәкмен, чөнки бүләк бирүче кеше аны чын йөрәгеннән бирә.

 

Тагын нинди нәтиҗәләр ясалды?

Тагын без уздырган сораштыруда иң начар бүләкләр исемлегендә савыт-саба, теге елгы календарь, сувенирлар, үлчәү бар. Яхшы бүләкләр дип телефон, акча, тәмле әйберләр, каһвә, премия, пижама, сәяхәткә юллама, стоматологка карта, шоколад аталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев