Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕН ЭЗЛИБЕЗ: КАЗАНДА ФОТО ӨЧЕН МАТУР УРЫННАР ИСЕМЛЕГЕ

Бәйрәм алдыннан күпләр Яңа ел белән кәефен фотоларда саклап ясап калырга омтыла. Андый фотолар ясар өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Иң мөһиме, яхшы кәеф, дусларыгызны, якыннарыгызны яки яраткан кешегезне үзегез белән ияртүегез. Төп урыннарны алдан сайлап куегыз, шулай ук, кисәтеп куясым килә, һава торышын да истән чыгармагыз!

Ә хәзер инде сорау тора: кая барырга?

Сезнең гидыгыз буларак, мин Казанның иң матур фотозоналарын тәкъдим итәргә телим. Бәлки, кайсы булса да сезнең йөрәгегезне яулар.

1. Кремль урамы 9 йорттагы «Bakery» исемле кафе. Минемчә, анда бик матур, атмосфералы фотолар ясап була. Караңгы вакытта, әлбәттә матуррак, мин үзем төнге Казанны яратам, әмма көндез дә бу фотозона бик үзенчәлекле күренә.

2. Бауман урамын бизәп торучы, «Блисс-cafe» янында урнашкан чыршы.

Андагы колонналар, зур, массив ишекләр безне башка илгә илтә сыман. Инстаграм челтәрегезне яңа фотолар белән баетыр өчен бу бик яхшы урын дип саныйм.

3. Лядской бакчасындагы ике объект. Беренчесе – шул парктагы фонтан янында кызыл төстәге фургончик. Ул Яңа елның атмосферасын тудыра кебек. Шулай ук, анда каһвә алып, җылынырга да була.

Икенчесе – «Марусовка» ресторанының фото локациясе.

4. Ә менә бу елда Гоголь урамы чатында урнашкан, яңа Trend shop кибетенең фото урыны мине әкият дөньясына биләп алды. Андагы локация дә үзенең яңалыгы белән актуаль булып тора.

5. Пушкин урамы, 10 йорт адресында урнашкан «Сласти» ресторанының ихатасы.

Анда җәй айларында да бик күңелле. Нидән дисезме? Керә-керешкә ихатаның бизәлеше Париж урамының бер почмагын хәтерләтә. Андагы рәсемнәр сезне битараф калдырмаячак. Шулай ук, андагы агачтан ясалган чыршы да ихатаның бизәлешенә үзенчәлекле ямь өстәп тора.

Ә хәзер КФУ студентларының җавап-фикерләре белән танышып үтик:

Алия АЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев