Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫНДА НИШЛӘРГӘ?

Яңа ел каникуллары якыннарың белән күңелле яллар уздырып, яңа көчләр җыяр өчен бирелә. Бәйрәм ялларын кызыклы үткәрер өчен, без сиңа берничә идея әзерләдек! Алар сиңа ошар дип өметләнәбез.

1. Башка ил традицияләре көне

Теләсә кайсы илне картадан сайла да, бер көнгә шул илгә сәяхәт кыл (өйдән генә). Үзеңне бер көнгә генә булса да башка ил кешесе итеп хис итү өчен күп кирәкми. Бүлмәңә флаглар ясап эл, ул илнең милли төсләре кергән киемнәрне ки, традицион ризыклар әзерлә, милли әкият геройлары һәм гореф-гадәтләр белән таныш, шул илнең фильмнарын кара.

2. Кулинария яңалыклары

Әле бер тапкыр да ашап карамаган экзотик җиләк-җимеш, яшелчә, ярмалар һәм башка продуктлар сатып ал да, якыннарыңа алардан төрле ризыклар пешер. Экспериментлар ясарга курыкма!

3. Кышкы күңел ачу чаралары

Гел өйдә генә торырга димәгән. Яңа ел каникулларында кышның барлык күңел ачу чараларыннан да файдаланып калырга кирәк. Үзең яшәгән урындагы парк, скверларга бар. Боздан ясалган тау, тимераякта шу, дусларың белән кайнар шоколад эчеп, берничә сәгать саф һавада йөрегез. Шулай ук бәйрәм ялларында, һичшиксез, шәһәр, районнарда төрле ярминкәләр, концертлар, фестивальләр үткәрәчәкләр. Аларда да катнашырга онытма.

4. «Кышкы пати»

Барлык якын дусларыңны өйгә җыеп, «кышкы пати» оештыр. Яраткан фильмнар, кызыклы өстәл уеннары, кайнар эчемлекләр, музыка һәм күңелле сөйләшү сезне тагын да якынайтачак.

5. Тематик квестлар

Дуслар яисә якыннарың белән Яңа ел каникулларында төрле квестларга барыгыз. Күбрәк компания җыелса, күңеллерәк булачак. Шулай ук квестны үзең генә дә оештырып була. Бу турыда интернеттан укып, күбрәк белә аласың.

6. Кыш Бабай бул

Күршеләреңнең, якыннарыңның ишек төбендә теләкләр язылган открыткалар яки кечкенә Яңа ел сувенирлары – магнитлар, брелоклар, тәм-томнар калдыр. Бу аларга күңелле эмоцияләр бүләк итәчәк.

7. Яңа ел фильмнары һәм мультиклар киче

Бу кичне тик үзеңә генә багышла. Тәмле әйберләр сатып ал да, ноутбугыңны кушып, үзең теләгән фильм яисә мультикны карап, рәхәт атмосфера тудыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев