Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯҢА ДУЛКЫН»: КАЛЕБ ЯҢА ИСЕМНӘР ЭЗЛИ!

«Калеб» яңа буын җыены чираттагы «Яңа дулкын»га яшь иҗатчыларны чакыра. Әгәр син шигырьләр язасың, яшь иҗатчылар белән танышырга, үз укучыңны табарга телисең икән, рәхим ит! «Яңа дулкын» нәкъ сине көтә.

2010нчы елда килгән беренче дулкын безне Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина белән таныштырды. 2016нчы елгы икенче дулкын безгә Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сәлахова һәм башка яшь шагыйрьләрне алып килде. Ул елны язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова күпчелек шигырьләрнең мәхәббәт темасына булуына хафаланган иде. «Мәхәббәт белән генә дөньяга чыгып булмый, милләт язмышын күтәрергә кирәк», – дигән иде ул яшь шагыйрьләрнең иҗатына үз бәясендә. Ә яшь журналист Илгиз Шәкүров «Аңлашылмый торган, әмма татар телендә язылган шигырьләре өчен рәхмәт аларга!» дип, кызыклы нәтиҗә ясап куйган иде.

Әле генә булган кебек тоелса да, бу кичәдән соң инде күпме вакыт узган. Әдәбият яңа исемнәргә сусады, ул синең йөзеңне күрергә, синең тавышыңны ишетергә тели. «Яңа дулкын» сине көтә!

Шигырьләреңне 15нче сентябрьгә кадәр kalebtatar@gmail.com адресына юлла.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

15 сентябрьгә кадәр шигырьләреңне kalebtatar@gmail.com адресына җибәр. «Яңа дулкын»га кушылырга 35 яше тулмаган һәркемнең мөмкинлеге бар. "Яңа дулкын" яшь шагыйрьләрне табу, аларны үзара таныштыру һәм иҗатларын укучыларга җиткерү максатыннан янәдән уздырыла. Соңгы "Дулкын" 2016 елда Камал театрының кече сәхнәсеннән кузгалды — хәзер без Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина, Эльнар Байназаров, Гөлүсә Шиһапова һ.б. беләбез. Аннан алдагысы — 2010 елда килгән иде. Ул "Дулкында" Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева белән таныштык. Ә 2020 елның "Яңа дулкын"ны үзе белән нинди исемнәр алып килер икән? Дулкынны кузгатабызмы? #калеб #калебтатар #яңа_дулкын #яңадулкын2020

Публикация от Калеб (@kalebtatar)

 

Фото Азатлык сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев