Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ДӘРЕС: ТАТАРСТАННЫҢ ҺӘР БАЛАСЫ СУДА ҮЗЕН БАЛЫК КЕБЕК ХИС ИТӘЧӘК!

8нче сыйныфны тәмамлаганда, күп кенә укучыларның умыртка баганасы кәкрәя. Бу исә мәктәптә физик культура белән шөгыльләнү өчен вакытында шартлар булдырылмауга бәйле. Мәктәпне тәмамлагач, балаларга сәламәтлеген яхшыртырга туры килә. Шуңа да башлангыч сыйныфларда йөзү дәресләрен кертү аеруча кирәклеге көн кебек ачык. Бу балаларның суда үз гомерләрен һәм башка кешеләрнең гомерен саклап калу өчен дә мөһим.

Владимир Сальников, Бөтенроссия йөзү Федерациясе президенты:

Йөзү бит ул ләззәт алу гына түгел, ә сәламәтлек, тормышны тәэмин итү дә. Йөзә белмәү аркасында ел саен 260 мең кеше үлә. Моннан 8 ел элек Универсиада белән башланып киткән импульс үзенең җимешләрен бирә. Казанның Су спорты төрләре сараенда да хәзер дөньяда иң масштаблы ярышлар уздырыла. Татарстанда төзелгән бассейннар саны елдан-ел арта. Җитмәсә, мәктәп янындагы бассейннар пәйда була.

 

“Балалар спорты ятим бала түгел”

31 октябрьдә Казанның 183нче номерлы гимназиясендә “Балалар спорты” партия проектының республика иҗтимагый советы утырышы булды. Әлеге чара өчен нәкъ менә шушы мәктәп сайлап алынуы да юкка гына түгел. Инде икенче елын эшләп килгән гимназиядә нәкъ менә йөзәргә өйрәтү программасын тормышка ашыралар да инде.

Ольга Павлова, Россия Дәүләт думасы депутаты, “Балалар спорты” федераль проектының Татарстандагы координаторы:

– Рөстәм Миңнеханов үзенең юлламасында, быелдан башлап, спорт федерацияләренә үз җайланмалары, методикасы, финанслары белән бергә мәктәпләргә бару бурычын куйды. Шулай итеп, бу мәктәпләрдә спортның артта калган төрләрен торгызып, аларга лаеклы урын алырга булышу максатыннан эшләнелә. Безнең балалар сәламәт, мул тормышта яшәргә тиеш. Бүген “Балалар спорт” проектында бөтен федераль юл картасын тормышка ашырабыз. Балалар спорты ул – ишек ярыгыннан апа-абыйларның спорт белән шөгыльләнгәнен карап торган ятим бала түгел. Ул – безнең яраткан балабыз, безнең киләчәгебез.

“Кызларымны йөзәргә өйрәттем”

“Всеобуч по плаванию” программасы нигезендә Татарстанның 2-4 сыйныф укучыларын йөзү күнекмәләренә өйрәтәләр. Бассейны булган һәм әлеге программа буенча эшләгән мәктәпләрдә атнасына өч тапкыр уздырылган физкультураның өченче дәресендә яки дәрестән тыш вакытта йөзү дәресләре уза. Хәзерге вакытта проектта республиканың 930 гомумбелем бирү учреждениесендә 71 меңнән артык бала шулай итеп йөзәргә өйрәнә икән.

Программаның төп бурычлары: баланы мөстәкыйль рәвештә суда торырга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү, физкультура тәрбиясенең мөмкинлекләрен арттыру. Дәресләр мәктәпләрдәге – 44, шулай ук өстәмә белем бирү оешмаларындагы – 4, муниципаль районнардагы 42 бассейнда уза. Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый күрсәткеч юк икән. Былтыр республикада 10 бассейн ачылган. Хәзер Казан, Нурлат, Мөслми, Биектау районнарында бассейннар төзелә. Укучыларны Макаренко программасы буенча өйрәтәләр.

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Спорт министрының беренче урынбасары:

– Без зур ярышларны уздыргач, шундый фикергә килдек: балалар-яшүсмерләр спортыннан башка булмый. Ул – спортка тартуның нигезе. Шуңа да йөзәргә өйрәтүне мәктәп эскәмиясеннән башлау кирәк. Казанда узган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатыннан соң, йөзү белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Мин үзем дә ике кызымны йөзәргә өйрәттем. Чөнки алар су акваторияләренә барганда, тыныч йоклыйсым килә. Былтыр суда 68 кешене югалттык. Аларның күбесе – яшьләр. Республикада йөзү буенча мәктәп лигаларын булдыруга старт бирергә кирәк. Без моңа өлгереп җиттек.

Йөзәргә бушка өйрәнеп була!

Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче мәктәптә “Всеобуч по плаванию” программасы буенча укыталар. Биредә физкультура атнасына – өч тапкыр уздырыла. Мәктәпнең өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары Виктория Хәлилова әйтүенчә, башлангыч, урта сыйныфларда өченче дәрес – йөзү дәресе. Шулай итеп, хәзерге вакытта 42 сыйныфтагы укучы 1262 кеше атнага бушлай йөзүгә өйрәнә. Нәтиҗәләре дә күзгә күренә торган:

1 нче сыйныф ахырында – укучы судан курыкмаска, суга чумарга, калкарга өйрәнә;

2нче сыйныф ахырында – 25 метрлык дистанцияне йөзеп уза;

3нче сыйныф ахырында – суда уздырылган эстафеталарда ярыша;

4 нче сыйныф ахырында – 50 метрлык дистанцияне йөзеп уза;

урта сыйныфларда – брасс, кроль, баттерфляй стильләре белән йөзәргә өйрәнә;

өлкән сыйныфларда – суда ГТО нормаларын тапшыра ала.

80 яшькә җитәргә теләсәң – йөз!

Киләчәктә Татарстанда, бу спорт юнәлешен арттыру максатыннан, мәктәп спорт клублары, Президент спорт төрләре, ГТО фестивале буенча йөзү ярышларын уздыру да күздә тотыла. Кайбер балаларга йөзү киләчәк тормышка юллама да була ала. Шулай итеп, алар профессиональ спортны сайлап, кечкенә чемпионнардан зур җиңүчеләргә кадәр үсеп җитә.

Россия Президенты халыкның гомерен 80 яшькә кадәр арттыру өчен шартлар булдыру бурычын куйган. Шунысы да бар: Россиянең “Мастерс” категориясендә йөзү буенча 93 яшьлек россияле Ольга Кокорина дөнья ярышларында җиңүчеләр пьедесталына менә икән! Ә мәктәпләрдә йөзү фәне кертелгәч, Татарстан балалары, олыгая төшкәч, шундый уңышка ирешә алмас, дип кем әйтә ала?! Шуңа, Ленин бабай сүзләрен бераз үзгәртсәк: “Укырга, укырга һәм йөзәргә дә өйрәнергә!”.

Бу – кызык!

– Хәзерге вакытта Татарстанда 234 бассенй бар.

– 45 районның 38ендә бассейн эшли.

– Бүген бассейн белән тәэмин ителеш республикада – 20, 83 процент (ил буенча бу күрсәткеч – 9,9%).

– Татарстанда бер бассейнга 17 мең кеше туры килә, Россиядә – 32 мең кеше.

– Республикада су спорты төрләре белән 33 058 кеше шөгыльләнә.

– Йөзү шәхси спорт төрләрендә беренче урын алып тора, ә гомуми команда төрләрендә – 4нче урынны.

– Йөзү спортын 43 спорт мәктәбендә үстерәләр.

– Спорт мәктәпләрендә 8016 кеше йөзү белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев