Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛГА ӘЗЕР БУЛ!

Сизәсеңме, Яңа ел исе килә? Кибет киштәләрендә дә, урамда да, сәүдә үзәкләрендә дә, күңелләребездә дә Яңа ел рухы хакимлек итә. Әлеге тылсымлы бәйрәм үзе белән нидер алып килер, нидер булыр, тормышлар үзгәрер кебек, килешәсеңме? Үзгәрер дә, әгәр дә без тәкъдим иткән әлеге исемлеккә күз салсаң ;-)

Яңа елга кадәр әле шактый вакыт бар, ул килеп җиткәнче безгә дә аны каршы алырга әзер булырга кирәк бит инде, әйеме? ?? Шуңа күрә бу эшне хәзердән үк башларга тәкъдим итәбез.

Яңа елга күлмәк алабыз


Аннан башка Яңа ел кәефе туыдыру кыенрак булыр ул. Аларны барлауга бәйрәмгә кадәр 2-3 атна кала тотынырга кирәк, чөнки 31е килеп терәлгәндә бәяләр эт шикелле “тешли” башлый.

Сәламәтлекне кайгыртабыз


Витаминнар эчәбез, төрле үләннәрдән чәй әзерлибез. Яңа ел көнендә авырып ятып булмас бит инде? ;-)

Яңа ел каникулларын алдан планлаштырып куябыз


Яңа елның башы яңа кичерешләргә бай булсын дисәң, ана алдан уйлап кую кирәк.Аның һәр көне файдалы да, кызыклы да үтсә, шәп бит. Чаңгы,  тимераякта шу, китап укы, яхшы фильмнар кара, дусларың белән очраш, урамда йөр, кыш бабай тәгәрәт. Нәрсә өйрәтеп торабыз соң әле, болай да яхшы беләсең бит инде ;-)

Барлык үпкәләреңне оныт


Яңа елга иске үпкәләр (орган турында сүз бармый :D ) белән чыкмыйбыз. Кайчандыр сине үпкәләтүче, рәнҗетүчеләрне кичер, аларга саулык-сәламәтлек телә һәм тирән итеп сулыш ал да, алга таба атла.

Бүләкләр турында да онытмыйбыз


Бу эшне эшләргә бер атна гына җитми дә җитми инде. Иң яхшысы: шушы көннәрдә кемгә нәрсә бүләк итәрәгә теләвең турында исемлек төзе һәм караштыргалап йөри башла. Аннан тыш бүләкләрне матур итеп төреп тә бүләк итсәң, аларны кабул итү икеләтә рәхәт булыр!

Әҗәтләреңне кайтар


Әҗәт дигәндә, күз алдында акча гына тотылмый. Ул кемгәдер биргән вәгъдә дә, кемнәндер алып торган әйбер дә булырга мөмкин.

Рәхмәтләр исемлеге төзибез!


Үтеп баручы елга син ни өчен рәхәтле – шул турыда озыы-ыы-ын бер исемлек яз әле.

Яхшылыклар эшлибез


Яхшылык дигәндә әбигә юл аша чыгарга булышу да, сыйныфташыңа ул аңламаган теманы аңлату да күздә тотыла.

Шугалакка юл тотабыз


Күңелле компания белән ава-түнә, көлә-көлә тимераякта шуудан да күңеллерәк тагын ни бар икән?

Чыршыны бизибез


Чыршы бизәү – Яңа ел алңыннан эшли торган иң күңелле эшләрнең берсе инде ул.

Кулдан берәр нәрсә эшлибез


Чыршыны бизәдеңме? Әйә хәзер кулдан да берәр уенчык ясап эл инде. Шулай ук үзең шарф яки бияләй бәйләсәң дә яхшы булыр. Тагын бүләк итәсе бүләкләрең янына үзең ясаган тәбрикләмә (открытка) дә менә дигән бүләк булыр.

Эшлисе эшләрне эшлибез


Быел эшли алган нәрсәне киләсе елга калдырма. Калган эшкә... кар ява шул!

Киләсе елга эшли эшләр исемелег төзибез


Язган нәрсә тизрәк чынга аша. Монысы инде галимнәр татафыннан күптәннән расланган нәрсә. Шуңа күрә каләм һәм бер бит алабыз да, барлык хыял-максатларны кәгазь битенә төшерәбез!

Күңелле һәм файдалы Яңа ел аллары сиңа!❤?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев