Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛГА БҮЛӘКЛӘР: 7 ТЕКӘ ИДЕЯ

Көтеп алган бәйрәмгә нибары бер атна калып бара! Ә син бүләкләр әзерләп өлгердеңме? Креатив вә иҗади, заманадан калышмаучы, гаджетлар сөюче дусларыңа кәттә бүләкләр сайлыйсың килсә, түбәндәге киңәшләргә колак сал. Күпчелеген кибетләрдән эзләп йөрисе дә юк - интернет аша заказ биреп була.  

1. Портатив колонка.


Яраткан җырларыгызны бергәләп тыңлау өчен менә дигән җиһаз! Смартфонга bluetooth аша тоташа, үзе кечкенә һәм җыйнак. Шик тә юк -  дустыңның күңеленә хуш киләчәк!


2. Татар телендә өстәл уены.


Әйе-әйе, андыйлар да була! Мондый креатив бүләк барчагызга файдалы булыр - шактый гына кышкы кичләр шушы уен артында узар.


3. Power-bank.


Иптәшең дә, үзең кебек, һәрвакыт хәрәкәттә булса, смартфонына еш кына заряд җитми каладыр. Син бүләк иткән җиһаз, һичшиксез, тиз арада аның якын дустына әвереләчәк.


4. Иҗади дустыңа - креатив скетчбук. 


Сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән - төсләре һәм язулары төрледән-төрле, бәясе арзан. Рәхәтләнеп сайла!


5. Чыбыксыз заряд станциясе.


Әлеге җиһаз көннән-көн популярлаша бара. Иманыбыз камил, дустың да аның турында хыялланадыр.  Өр-яңа технологияләрне күзәтеп баручылар өчен менә дигән бүләк.


6. Моменталь фотокамера.


Телефонга төшергән фотолар еш кына югала, сөртелә, ә бу камера секунд эчендә матур гына кечкенә карточкалар чыгарып бирә. Иң кызыклы мизгелләрне саклау өчен шәп әйбер!


7. Җыела торган фонарь.


Маҗаралар сөючеләр өчен файдалы һәм креатив җиһаз. Кирәге чыкмый калмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев