Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛДА - МЕҢ ДӘ БЕР ШӨГЫЛЬ

Татарстан Республикасы – бик кунакчыл төбәк. Яңа ел бәйрәмендә дә чит ил һәм Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр өчен төрле кызыклы урыннар, программалар һәм шөгыльләр инде күптәннән әзерләнеп куелган. Әлбәттә, син дә алардан рәхәтләнеп файдалана аласың. “Яңа елның озын ялларында нишләргә?” дигән сорау берәүне дә аптырашта калдымасын.


Яңа елга туристлар өчен Россиянең иң кызыклы шәһәрләре исемлегендә Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән генә калышкан Казанның “йөрәге”, әлбәттә, Кремль. Биредә кунакларны даими эшәп килүче музей-күргәзмәләрдән тыш (аларның эше хәтта 31 декабрь һәм 1 гыйнварда да тукталмаячак), музей биналарында үтәчәк Яңа ел тамашалары көтә. Әйтик, “Манеж” күргәзмә залында «Дед Мороз и все, все, все!» тамашасын күрми калу һич тә мөмкин түгел. Квест формасында төзелгән сәяхәттә сиңа Кар кызы һәм Идел буе халыкларының мифологияләре каһарманнары Кыш бабайның урланган тылсым җиһазларын табарга ярдәм итәчәк.

«Эрмитаж-Казан» үзәге «Яңа ел тәм-томнары» экспозициясен тәкъдим итә. Күргәзмәнең исеме җисеменә туры килүен нәкъ менә сиңа күреп белергә кирәк булачак.

Гадәттәгечә, һәрбер теләгән кешегә җәяүле яки автобус экскурсияләрендә йөрү мөмкинлеге бар. Экскурсияләр шулай ук Яңа ел тематикасына туры килерлек итеп яңартылган.

Иң актив һәм күп белергә омтылучыларга интерактив фәнни-популяр «Фабрика снежинок», «Секретная лаборатория Деда Мороза: Перезагрузка», «Новогоднее приключение в музее» программалары бик кызыклы һәм файдалы тоелачак.

Казанда бәйрәм көннәрендә карарга, булырга кирәк урыннар бихисап. Мисал өчен, 29-31 декабрьларда Петербург һәм Бауман урамнарында, ә 2-7 гыйнвар көннәрендә Бауман урамының Кремльга якын чатында үтәчәк «КышДаКар-фест». Әлеге чара кысаларында урам буйлап ярминкә рәтләре куелачак. Бу ярминкәдә республикалылар һәм Татарстан кунакларына төрле милли ризыклардан авыз итәргә, сувенирлар сатып алырга һәм остаханәләрдә катнашырга мөмкинлек биреләчәк. Бәйрәмнең иң-иң дигән вакыйгасы – борынгы рецепт буенча казылыктан шурпа пешерү. Моннан тыш сыр ясау осталыгына төшенергә, Татарстан фермерлары җитештергән сырлардан авыз итәргә дә була.



Яңа елны Кыш бабаеннан башка күз алдына китерү мөмкинме соң? Ә Кыш бабай соңгы 10 елын кайда яши? Дөрес, Арча районының Яңа Кырлай авылында. Төрле әкияти персонажлар белән очрашу, кызыклы конкурс-квестларда җиңеп чыгу, остаханәләр, бер дигән сюжет, бүләкләр – Кырлайга кадәр 80-90 чакрым юлны кайту боларга гына торадыр?

Шәһәрдән, андагы ыгы-зыгыдан туючылар бармы арагызда? Боровое Матюшинога ашык, дустым. 4 гыйнвар көнне монда сноукайтинг (һава еланына ябышып, кар буенча сноубордта шуу, төрле күнекмәләр ясау) буенча зур фестиваль узачак.

Актив ял күңелеңә ятмыймы? Ә синең әле Татарстан тәвә кошларын күргәнең бармы? Алайса, Биектау районындагы Ямаширмә авылындагы тәвә кошы фермасына сәяхәт синең өчен бер дигән ял булачак.

Татарстанның туризм өлкәсендә алдынгы районы – Кама Тамагы. Ә монда-а-а – ниләр генә юк! Кышкы балык тоту, чаңгыда йөрү, саф һавада шашлыклар, бозлы-карлы елга киңлекләре. Җәйге Кама Тамагы белән чагыштырырлык түгел, әлбәттә, әмма шулай ук игътибарга бик тә лаек.

Туристларның җәй көне күпләп бара торган тагын бер юнәлеше – Болгар. 2018 ел Болгар өчен шактый истәлекле ел булды. Биредә XIV гасырда төзелгән Ак пулат үрнәше буенча торгызылган 5 йолдызлы «Кол Гали Резорт Энд Спа» отеле ачылды. СПА (кызлар, тыныч булыгыз!) отельнең уң як канатында урнашкан һәм аерым гидромассаж зоналы һәм панорама тәрәзле 25 метрлы бассейн, балалар өчен бассейнлы махсус аквазона, термаль зона, тренажерлар залы, тоз бүлмәсе, косметологик кабинет (кызлар, дим!), кислород һәм витаминлы эчемлекләр бары, фин саунысы белән җиһазландырылган.

Болгарның барлык туристик “ништяклары” бәйрәм көннәрендә ачык. Шуңа өстәп кунаклар өчен «Бөек Болгар әкиятләре» интерактив экскурсион программасы һәм 3-6 гыйнвар көннәрендә «Үткәннәр белән кышкы очрашулар» театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә.

Зөя утрау-шәһәрендә төп игътибар – Раштуаны тиешенчә һәм җиренә җиткереп бәйрәм итү. 2-7 гыйнварда – «Зөядә күңел ачулар» интерактив уен программасы һәм 6-7 гыйнварда «Зөя җирендә Раштуа колядкалары» тамашасы моның өчен менә дигән мөмкинлек.



Саф һава, энергия туплаган килеш Казанга кайтып, башкала паркларында күңел ачарга, үзең өчен яңа шөгыльләр өйрәнергә дә була. Әйтик, Черек күлдә көн саен диярлек фигуралы шуу һәм керлинг буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Беренчесенә осталыклары яхшы гына булучылар шактый күренгәләсә, керлинг исә Татарстан гына түгел, Россия өчен дә яңа күренеш. Гомумән, Черек күлне һәвәскәр керлингчылар өчен җыелу, һөнәри серләр бүлешү һәм дустанә уеннар уздыру урынына әверелдерү планнары бар икән. Хуп!

Казанның бер генә парк, бер генә бакчасы да бәйрәмнән читтә калмаячак. Яңа ел, каникул көннәрендә башкала паркларында тагына ниләр карарга, нинди чараларда катнашырга мөмкин булуы хакында тулырак – монда.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

“Ялкын” сиңа актив булырга, ялларны кызыклы һәм файдалы үткәрергә чакыра.❤?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев