Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ КОРПОРАТИВЛАРЫ: кемне сайларга (бәяләр)?

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен көз урак чоры булса, җырчылар өчен ул  җәен – Сабантуй, ә кыш көне – Яңа ел бәйрәмнәре. Тырышып эшләгәндә, алар бу чараларда машина алырлык акча эшлиләр, дип сөйлиләр... Әлбәттә, кемдер «мерс»лыкны, кемдер «Лада» бәясенең яртысын да тутыра алмаска мөмкин. Урып калсаң каласың, калмасаң – башка җырчы синең акчаңны «ура»...

Яңа ел киченә әзерләнәбез бит әле! Дуслар белән җыелып, матур итеп Яңа 2019 елны каршыламакчы! Сезнең дә Яңа елны матур итеп, рәхәтләнеп каршылыйсы килә торгандыр? Шуңа сезгә дә сөйлим!

Яңа ел корпоративлары якынча 15нче декабрь тирәләрендә башлана икән. Ул вакытта барысы да очсызрак була, җырчыларның заказлары да әллә ни күп булмый, диләр. Ә менә 25нән соң үткәрәсегез килсә, кесәгезнең калынрак булуы кирәк, бәяләр бермә-бер арта, диләр. Әле шунысын әйтергә онытканмын: Яңа ел кичәсен сентябрьдән үк хәл итә башларга тиеш булганбыз икән! Сез дә, минем кебек, алдан ук кайгыртмаган булсагыз – кызганыч.

Казанда, ресторанда каршыласак...


Ресторанда бер кешелек сый-нигъмәт (27–31нче декабрь көннәрендә) якынча 4 мең сумнан башлана, алып баручы якынча 30 мең сорарга мөмкин, ә җырчыларның бәясе үзгәрәк. Хәзер анысын да  барлап китәрбез:



Иркә – 30 мең! 3–4 җыр, кәефенең шәп чагына туры килсәгез, ул, котлау сүзләре ирештереп,  кәефегезне дә күтәрергә мөмкин. Татарстанның атказанган артисты белән Яңа ел каршылау өчен бу бәя болай кыйммәт тә кебек түгел инде...

 



Ландыш Нигъмәтҗанова – 30 мең! 3–4 җыр, танылган җырларын башкара, сезне дә җырлатып алырга мөмкин. Шәхсән минем Ландышның минуска җырлаганын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк... Чакыра калсагыз, кисәтегез инде – үзе җырласын.

 



Айгөл Рәхимова – 25 мең! 3–4 җыр, матур фигура, затлы күлмәк. Репертуарында «Менә кабат карлар ява» җыры да бар... Кочаклашып биергә менә дигән! Чакырсагыз да була.

 



Эльмира Сөләйманова – 25 мең! 3–4 җыр, моңлы матур җырлар һәм, әлбәттә, «Туганнар...» дип башланган бер-ике җөмлә. Аның репертуарында мәгънәле җырлар да, дәртле җырлар да җитәрлек.

 



Хәким (Гүзәлия кул астында эшләүче яшь башкаручы) – 15 мең! 3–4 үзенчәлекле җыр һәм бөгелмәле, сыгылмалы биюләр. Дусларыгызны кисәтеп куюыгызны сорыйм: Хәким бик үзенчәлекле егет. Котырып бии башласа, аптырап калмасыннар. Бәйрәмдә өлкәнрәк кешеләр булса, Хәкимне чакырмагыз. Аларга ошамаячак. Статистика шулай ди.

 



Алсу һәм Азат Фазлыевларның бәясе сөйләшүгә карап. Ничек сөйләшергә кирәклеген генә белмим...

 

Ә Рифат Зарипов банкетларда гомумән җырламый: «Күрәсегез килсә, концертка килегез!» девизы белән эш итә ул.

Башка җырчылар үз бәяләрен никтер яшерделәр. Әллә бик кыйммәт, әллә оялырлык дәрәҗәдә очсыз?! (Миңа калса, конкурентлардан курку көчлерәктер...)
«Лиана арифметикасы»на таянсак, 10 кешелек Яңа ел кичәсе 100 меңгә чыгарга мөмкин:

сый-нигъмәт – 10*4000 = 40 000;

алып баручы – 30 000;

җырчы – 30 000.

Тагын... юл бәясен санарга онытканмын икән. Шулай булгач, такси пунктын да өстәргә онытмагыз!..

Мәскәү Яңа елы ничә сумга төшә?


Әле бит Мәскәүдә Яңа ел каршыларга теләүчеләр дә бардыр! Андыйлар өчен Интернеттан гына булса да карап, рус шоу-бизнесының бәяләрен дә өйрәндем. Ресторан өчен, ким дигәндә, 100 мең кирәк булачак инде!!! Ә җырчыларга килгәндә...

Бу араларда бик популяр Ольга Бузованы Яңа ел кичәсенә чыгыш ясарга чакырасыгыз килсә, квартирагызны сата торсагыз йә банкка кредит алырга барсагыз буладыр. Җырчы (хәтерең калмасын) 2,5 млн сум сорый, ди. Ни дим инде? Җырлый белмәгәнен яхшы белә торып та, аның фонограммага авыз ачып торуын күрергә теләсәң, чакырырга мөмкиндер дә... Ярар инде, ярар! «Мало половин»ның биюе бар...



Рус җырчылары арасында корпоратив рейтингының беренче урынында Григорий Лепс тора. Җырчы 21нче декабрьгә кадәр 7,6 млн сумга чыгыш ясый. Ә аннан бәя 9 млн сумга кадәр күтәрелә. Бу бәя ничек барлыкка килгәндер – белмим. Шәхсән миңа, «Рюмка водки»ны акырып җырлаучы Лепс 1 млн га да яхшы гына батар иде кебек.

Мисал өчен, Филипп Киркоров шоу-балеты, затлы һәм төрле костюмнарын төяп килеп, шәп кич бүләк итүе өчен, нибары 6 млн сорый, ди. Ләкин Филипп абыйның, программасына карап, бәясе арта ала икән – 12 млн га кадәр...

Бу елның иң «чәйнәлгән» җырчысы Светлана Лобода да 6 млн тирәсендә әйләнә. Вера Брежнева исә 40 минутлык чыгышы өчен 3,7 млн сум сорый, ди. Аңлавыгызча, рус эстрадасы җырчылары 3–4 җыр белән генә чикләнми, бәяләре дә «тәмлерәк» шул. Кайберләре бер кич эчендә Мәскәү үзәгендә бер бүлмәле фатир алырлык акча эшли ала...

Яңа елны өйдә каршыласаң?


Шул 10 кеше белән бер буш фатирда җыелырга уйласак?.. Беренче чиратта, барысын да контрольдә тотучы, кемнең нәрсә өчен җавап бирәчәген билгеләүче кеше – җитәкче куярга кирәк булыр! Кем салат ясый, кем аның өчен продукцияне ала, кем җырлый дигәндәй...

Өйдә үткәргән Яңа елның беренче плюсы – күлмәкнең ул кадәр купшысы, кыйммәтлесе кирәк булмаячак. Ресторанга барыр өчен берне алсагыз, шул ук акчага өйдә үткәреләчәк Яңа ел өчен икене кыстырып кайта аласыз: берсен иске 2018 елда киясез, ә икенчесен,  төнге 12 тулгач, яңа 2019 елда.

Икенче плюс – сый-нигъмәткә, өстәл бизәлешенә нибары 5–6 мең китәргә мөмкин. Ләкин үзегезгә үк пешерергә, кисәргә, өстәлне зәвык белән бизәргә кирәк булачак. Кулланылган савыт-сабаны да юасы-урнаштырасы... Миңа калса, бу әллә ни зур мәсьәлә дә түгел – 10 кеше арасында берсе табак-савытны юса, икенчесе чайкаса, өченчесе тезеп торса... Калган 5–6 кешегә әле эш тә калмый.



Ә Яңа ел төненә бераз кәеф өстәп җибәрү өчен нишләргә? Бер-береңә карап кына утырып булмый бит инде... Җырчылар, мөгаен, өйгә килеп йөрмәс – сорамадым, әлбәттә. 1–2 меңне өстәсәгез, бәлки, килерләр дә, ләкин ул хакта бер дә ишеткәнем юк. Болай гына әйткәндә, шуларның җырларын куеп, җырлап һәм биеп алсагыз, уеннар уйнасагыз, дусларыгыз арасында җор теллерәк кеше дә булса – ул кичәне алып та барыр, алып та кайтыр. Телефоннарыгызны читкәрәк алып куйсагыз, тере аралашу да булачак.  Чын күңелдән әйтәм: яхшы кәеф белән шәп бәйрәм итәчәксез.

Яңа елның килеп җитүен белдереп, сәгать 12 тулгач, киенеп (ә ресторанда каршылаганда, моны эшләп булмас иде) чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнарга, салют атарга чыгарга да мөмкин. Үз кулларың белән эшләгән бүләк кадерлерәк булса, үзең тудырган Яңа ел кичәсе тагын да ныграк истә каладыр, минемчә.

Хәлләр менә шулайрак, иптәшләр! Без бер бәйрәмгә ярты машиналык акча чыгарабыз, ә җырчылар аны өч корпоративта чыгыш ясап кесәләренә сала! Бер карасаң, бәйрәмне матур уздырасы килә инде... Икенче яктан... Ул оливье салаты каршыбызда фонограммага җырлап торучы булмаса да  тәмле буладыр бит?.. Салатны бәйрәм табынына  үзең үк әзерләсәң, ул тагын да тәмлерәк булачак!

Ә сез килешәсезме минем белән?..

Лиана Мәрданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев