Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ ДӘВАМ ИТӘ!

Якынлашып килүче Яңа еллар белән, дустым!

Чистый саташкан икән бу дип уйлый күрмә. Смартфоныңдагы календарьга кереп тә карама – син Яңа елны дөрес берничә көн элек вакытлы һәм дөрес билгеләп үттең. Ә шулай да – якынлашып килүче Яңа ел белән, дустым!

Дөнья йөзендә меңләгән халык яши, аларның дистә меңләгән традицияләре, бәйрәмнәре бар. Яңа ел – шундыйларның берсе.

Әйтик, бездә, Россиядә, Яңа елны 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр. Әмма һәрвакытта да болай булмаган. 1700 елга кадәр Яңа елны Юлий календаре буенча 1 мартта билгеләп үткәннәр. Ә менә Петр I исә үзенең “яңарыш патшасы” данына тугры калып, әлеге бәйрәм көнен дә үзгәртә – аның фәрманы буенча Россия Яңа елны Европадагыча 1 гыйнварда каршылый. Әмма бу вакытка Европа инде Григорий календаренә күчеп өлгергән була, шуңа күрә бездә 1700 елны 10, 1701–1800 елларны – 11, 1801–1900 елларны – 12, ә 1901–1918 елларны 13 көнгә “соңарып” каршы алалар. 1918 елның 1 (14) февралендә Совет Россиясендә Григорий календаре кабул ителә, һәм 1919 елны ниһаять 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр. 14 гыйнварда Иске Яңа елны каршы алу традициясе нәкъ менә 1919 елга барып тоташа.

Иң кызыгы – иске Яңа елны Россия, элеккеге СССР һәм Югославия дәүләтләреннән кала Җир шарының тагын бер ноктасында бәйрәм итәләр. Пембрукшир графлыгында (Бөекбритания, Уэльс) Гуон Вэлли дигән бәләкәй, әмма бик горур авыл бар икән. Һәм менә анда бик тә үзсүзле кешеләр яши, диләр. Бөекбританиянең инде ничә гасыр Григорий календаре буенча яшәвенә һәм Яңа елны 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итүенә дә карамастанын, биредә Яңа ел тантанасын 13 гыйнварда үткәрәләр (ул Хен Галан дип атала). Бу көнне балалар борынгы уэльс телендә җырлар җырлап, бер йорттан икенчесенә тәм-том җыеп йөриләр.

Кытайдагы Яңа елның билгеле бер көне юк. Гадәттә ул Григорий календарендәге 21 гыйнвар һәм 21 февраль аралыгындагы берәр көнгә туры килә. Бу Кытай календаренең ай циклларына бәйле булганга шулай килеп чыга. Әйтик, 2019 елда кытайлар Яңа елны 5 февральдә бәйрәм итәчәк. Аларда бу дата Яз бәйрәме дип атала.

Яңа елны без күнеккән вакыт аралыгында билгеләп үтмәүче илләр исемлегендә россиялеләр ял итәргә ярата торган Таиланд та бар. Тайлар әлеге бәйрәмне 13 апрельдә билгеләп үтә икән. Әлеге көн ел алмашыну һәм яңгырлар сезоны башлануны символлаштыра.

Иң күңеллесе мөгаен, Һиндстандыр. Монда төп яңа елларны гына да 4 тапкыр билгеләп үтәргә мөмкин. Европалылар өчен традицион булган Яңа елны (1 гыйнварга каршы төндә) нигездә эре шәһәрләрдә генә бәйрәм итәләр, ә менә илнең төрле өлкәләрендә, төрле этник төркемнәрдә Яңа ел башлану төрле көннәргә туры килергә мөмкин. Әйтик, Андхра-Прадешта – 26 март, Көнбатыш Бенгалида – 13 апрель, ә Тамил Надуда – 14 апрель бәйрәм көннәре санала. Бенгал Яңа елы – Холи бәйрәме (әйе-әйе, безгә яхшы таныш Холи буяулары тантанасы – әлеге Яңа елның бер өлеше) яз башына туры килә.

Яңа елны көз көнгә “калдыручы” илләр дә бар. Әйтик, Эфиопия. Әлеге илдә 11 сентябрьдә яңгырлар сезоны тәмамлана, һәм эфиоп халкы бәйрәм итәргә тотына. Җирле Яңа ел тантанасы Энкутаташ дип атала. Биредә чыршыларны бизәмиләр, ә алардан биек учак җыеп, ут төртәләр. Төп учакның янган башы кайсы якка төшсә, шул якта киләсе елның иң мул уңышы булачак, дип юрый эфиоплар.

Тагын бер көзге Яңа ел – яһүдләрнеке. Монысы Рош ша-Хана дип атала һәм сентябрь яки октябрьда бәйрәм ителә. Нәкъ менә шушы көндә Адәм яратылган һәм оҗмах бакчасыннан куылган, дип саныйлар Израильдә.

Үткән Яңа еллар белән сине, дустым, һәм якынлашып килүче Яңа еллар белән!

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев