Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ ӨЧЛЕГЕ

Яңа елны күпләр бәйрәм табыны өчен көтеп ала һәм хөрмәт итә. Чыннан да, бу кадәр затлы тәм-том, гади көннәрдә күрелмәгән ризыкны әле тагын кайчан ашыйсың!

Әмма төрле сораштырулар күрсәткәнчә, кибеттә нинди генә ашамлык тулып ятмасын, россиялеләр Яңа елны барыбер “классик өчлек”сез күз алдына китерә алмый икән. Димәк, РФ гражданнары фикеренчә, Яңа ел ул – оливье, шуба салатлары һәм мандариннар.




Оливье салаты француз повары Люсьен Оливье хөрмәтенә аталган. XIX гасырда бәхет эзләп Россиягә килгән пешекче башта төрле рестораннарда эшли, ә көннәрдән-беркөнне үзенең сәләте белән бай сәүдәгәр Яков Пеговны әсир итә, һәм аның ярдәме белән Мәскәүдә затлы ресторан төзеп, шуны җитәкли башлый, андагы бер дигән ризыкларның рецептларын иҗат итеп, тарихка да кереп кала.



Оливьеның 1860нчы еллар уртасына төзелеп беткән “Эрмитаж“ рестораны бинасы бик затлы, зәвыклы килеп чыга. Ул чагында Россия өчен бу әле сирәк күренеш була, хәлле клиентлар күпләп йөри “Эрмитаж”га. Шулай берсендә Люсьен яңа салат иҗат итә. Бик тырыша ул байларга ярарга: боҗыр һәм кыр тавыгы итен кыздырып сала, тәлинкә кырыена пешерелгән кысла ите, бозау теле һәм уылдык тезә. Иҗат җимешенең уртасын зәвык һәм зур осталык белән бәрәңге кисәкләре, йомырка һәм корнишоннардан (вак, тыгыз, кетердәп тора торган кыярлар) җыелган тау бизәп торган. Люсьенның тагын бер сәләте – телеңне йотарлык майонез ясау. Нәкъ менә шушы майонез ярдәмендә салатка йомгак тәме кертелгән дә. Әлеге салатны мсье Оливье “Киек итеннән салат” дип атаган. Даны үзен иҗат итүче даныннан да артык булган салат ничек килеп чыккан соң?

Ресторанына килүчеләрнең тотышын игътибар белән күзәткән Люсьен. Һәм ул бер әйбергә игътибар иткән: кайбер кунаклар салатның тышкы кыяфәтенә әллә ни игътибар бирмичә, китерелгән композицияне шундук кашык белән болгатып бетереп, тәмләп ашаганнар. Менә шунда аңлап ала да Люсьен Оливье россиялеләрнең серле күңелен. Безнең көннәрдә дә Яңа ел табынының кадерле кунагы булган, оригиналь рецепты инде ничәмә-ничә тапкыр үзгәртелгән Оливье салаты (кышкы, итле, башкала салаты, киек итеннән салат буларак та билгеле) әле дә күпләрнең яраткан ризыгы.




Шуба, шуба астында сельдь балыгы салаты килеп чыгышы белән сәяси вәзгыятькә рәхмәтле булырга тиеш дигән имеш-мимешләр шактый. 1918 елда, илдә фаҗигале хәлләр үстерелә барганда уйлап табыла шуба. Теләсә нинди вак кына мәсәлә, сакланмыйча әйтелгән сүз дә сугыш, талашка китергән заманнарда популяр трактирлар хуҗасы Анастас Богомиловта үз биналарында гына булса да талашуларны туктатып тору теләге уяна. Моңа ничек ирешергә? Әлбәттә, яңа, берәүгә дә билгеле булмаган ашамлык уйлап табарга!

Аристарх Прокопцев исемле пешекчесе алтын куллы кеше була. Үзенең хуҗасына биргән фикерен хуплап, “дөнья ашамлыгы” уйлап таба ул. Яңа салатның һәрбер өлеше ниндидер сәяси мәгънәгә ия була: сельдь балыгы пролетариатны аңлатса (эшче кеше бик яраткан бу балыкны), бәрәңге һәм суган – крестьяннарга сәлам, чөгендер исә инкыйлабның кызыл байрагына ишарәләгән. Әлеге катламнарны тоташтырп торучы майонез гына нәрсәне аңлаткан – билгесез. Исеме нинди булырга тиеш икән соң мондый “сәяси”азыкның? Әһә, болай итик, дип уйлаган пешекче: Ш.У.Б.А. булсын әле бу (“Шовинизму и Упадку – Бойкот и Анафема”). Яңа салатны нәкъ якынлашып килүче 1919 ел алдыннан тәкъдир итәләр. Аны трактирга килүчеләр шундук үз итеп өлгерәләр – сугышулар да кими төшә хәтта. Шуннан бирле шуба кигән балык Яңа елның даими юлдашына әверелә дә инде.




Мандарин агачының туган ягы – Көньяк-көнчыгыш Азия. Мондый исемне биеклеге 2 дән алып 8 м га кадәр җитә торган агачка кытайлар биргән. Алар тәмле җимешкә җирле аксөякләр атамасын кушканнар – мандариннар шулкадәр кыйбат булган, гади халыкка алар татымаган. Мандарин җимешләре шактый озак – 6-8 ай дәвамында өлгерә, бер уңыш 600 данә тирәсе мандарин китерә.

Европага мандариннарның эләгү вакыты XVI-XIX гасырлар дип фаразлана. Европалылар апельсинннарны кебек үк, мандариннарны да шундук үз итә. Сүз уңаеннан мандарин дип бары тик саргылт төстәге җимешләрне генә атыйлар. Куе кызгылт сары төстәгеләрен танжерин дип атау дөрес. Әмма Россиядә мондый бүленеш популярык казанмый.

Россия дигәннән, безнең илдә мандарин – чагыштырмача яңа кунак. Әле 50 нче елларда да аның ни икәнен белмәгәннәр. Горбачев чорына кадәр дә мандарин бары тик Яңа ел табыны вакытында алына торган була. Хәзер исә мандариннарның ниндие генә юк – яфраклысы, кечкенәсе, вагы, баллысы, ачырагы, төрле илләрдән китерелгәне.

Мандариннар сәламәтлек өчен дә бик файдалы: калий, магний, кальций, минерал тозлар, эфир мае, Р, В1, В2, К, D витаминнары, бета-каротин тулып ашкан җимештә. Мандарин суы тын беткәндә, бронхлар авырулары вакытында үтә файдалы.

Шунысы да кызык: мандаринның кабыгы җимешенә караганда файдалырак та әле. Ашказаны эшчәнлеген яхшырту, шулай ук бронхлар авыртулары вакытында кулланырга мөмкин аны.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев