XII «ҺӨНӘР» ФЕСТИВАЛЕ: «КӨТЕЛГӘННӘН ЯХШЫРАК»
1-6 декабрь көннәрендә Казанда «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узды. Фестиваль дәвамында Татарстанның 11 коллевтивы тарафыннан тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр хозурына барлыгы 16 спектакль тәкъдим ителде. Дистә елдан артык тарихы булган фестивальне оештыру вазыйфасын икенче ел рәттән Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры башкара.
Кызганыч, пандемия сәбәпле, бу елгы фестиваль кысаларында бары тик республикабыз коллективлары гына катнаша алды. Шуңа да карамастан, программа көчле иде. Фестиваль көннәрендә спектакльләр күрсәтелүдән тыш, белем бирү программасы да оештырылды. Татар китабы йортында театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр Владимир Спешков (Чиләбе), Айсылу Кадыйрова (Казан), Надежда Стоева (Санкт-Петербург), «Петербургның театраль журнал» мөхәррире Оксана Кушляева (Санкт-Петербург), Нияз Игъламов (Казан), режиссёр Айдар Җаббаров белән мастер-класслар, очрашулар уздырылды.
Кичә фестиваль кысаларында соңгы ике спектакль уйналды: Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Екатерина Гроховская сәхнәләштергән «Мио, минем Мио» күрсәтелсә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым» спектакленең премьерасы гөрләде.
Гүзәл Сәгыйтова, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының директоры: «Һөнәр»нең географиясенә үзгәрешләр кертелсә дә, бу аның сыйфатына йогынты ясамады. Фестиваль хәтта без көткәннән яхшырак та узды. Узган елдан аермалы буларак, бу ел спектакльләрнең барысын да диярлек карарга җитештек, һәрберсе өчен борчылып тордык. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан барлык спектакльләргә нәтиҗә ясалды. Сораулар тудырганнары да булды, бик ошатканнары да бар. Иң мөһиме – яшь режиссёрларның белгечләрдән файдалы киңәшләр ишетүе. Бу елгы фестивальнең тагын бер яхшы ягы – күп кенә яшь режиссёрларның фестивальдә катнаша алуы. Узган ел күбесе килә алмады, чөнки ел азагы мәшәкатьле чор бит. Бу елгы вәзгыять исә моңа «рөхсәт бирде». Режиссёрлар тәнкыйтьчеләр белән күрешсә, безгә, директорларга, режиссёрлар белән күрешү өчен бер форсат бу. Мин инде бер-икесенә киләчәктә безнең театр белән хезмәттәшлек итү өчен «кармак та салып куйдым». Яшь режиссёрлар эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да яңача күзаллыйлар. Ә тамашачыга сыйфатлы, кызыклы спектакльләр тәкъдим итәсе килә. Басуда чәчәкләр төрле булган кебек, театр да төрле булырга тиеш. Татарстанда исә кайсы гына театрны алма, һәрберсе үзенчәлекле. Соңгы елларда сыйфат аеруча яхшырды. Монда, һичшиксез, читтән килгән режиссёрларның да эш нәтиҗәсе бар.
Миләүшә Ризванова, яшь режиссёр: «Һөнәр» фестивалендә катнашу теләге инде студент чагымда ук күңелемдә йөрде. Укуны тәмамлаганга 3 ел узды. Казанда булмасам да, социаль челтәрләр аша фестиваль белән һәрчак кызыксынып тордым. Бу елны катнашу насыйп булды. Эшне без июльдә планлаштыра башлаган идек, «Калеб» җыены вәкилләре белән танышу да шул чакта булды. Репетицияләр исә сентябрьдә башланды. Алар гадәттә төнлә үтәләр иде, чөнки катнашучы кызларның күбесе – училище студентлары. Беренче тапкыр «Тагун» спектакле ноябрьдә күрсәтелде. Һәм «Һөнәр» фестивале программасына кертеләчәге билегеле булды. Бу минем өчен көтелмәгән зур вакыйга, олы бәхет. Мин фестиваль кысаларында күрсәтелгән һәр спектакльдән соң фикер алышуларга да калдым. Мөгаен, башка режиссёрларга карата әйтелгән тәнкыйтьне тыңлап утыруларым үземнең спектакльдан соң булган тәнкыйтькә мораль әзерләнү дә булгандыр. Аларның һәр фикере белән килешәм. Дөрес, бик күп сүзләрен әйтмичә калдырдылар, тәүге эшем булгач, үпкәләтүдән курыктылар булса кирәк. Һәрбер анализдан соң алга этәрүче, юл күрсәтүче мәгънә барлыкка килә. «Һөнәр»дә катнашуыма мин чиксез шатмын, бу – тәҗрибә мәктәбе. Аның тәме әле озакка барачак.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев