Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS ҖИҢҮЧЕСЕ: АБУ-ДАБИДА ДА ҖИҢӘРБЕЗ!

Җиңү шатлыгын татырга өлгермәделәр, инде кабаттан – нон-стоп реҗимында. Сүзем WorldSkills V Милли чемпионаты җиңүчеләре турында. 21 майда республкиа җыелмасы, Краснодардан Казанга кайтып төшеп, бөтен республиканы шаулаткан иде. Ә бүген инде алар октябрьдә Абу-Даби шәһәрендә узачак WorldSkills дөнья чемпионатына әзерләнә! Казан медицина көллияте студенты Айгөл Гарипова да – шундыйлар рәтендә.

Хәзер дә бер минут та буш вакыты юк аның. Көнлек планы сәгате-минуты белән язылып куелган.

– Бүген мин күнекмәдә идем, авыруларның яраларын бәйләдек. Хәзер инглиз теле буенча дәресләргә барам. Ул 1,5 сәгатькә сузылачак. Дөнья чемпиоанты октябрьдә генә булса да, аңа кадәр әзерлек бер дә туктамыйча барачак, – ди Айгөл.

Теләк барысына да ирештерә!


Гаиләләрендә табиблар булмаса да, 19 яшьлек Казан кызы Айгөл булачак һөнәрен инде күптәннән сайлап куйган була. Шәфкать туташы булу теләге көчле булган да, максатына таба атлый ул.



Хәер, WorldSkills ярышларына очраклы рәвештә килеп эләкмәгән ул. 2016 елда беренче тапкыр «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясендә катнышып, республика дәрәҗәсендә икенче урынны яулаган. Студент кызның дусты былтыр республика ярышларында беренче урынны яулаган була. Ул да бу бәйгенең никадәр кызыклы булуы белән кызыксындыра.

Быел инде, ничек тә булса, Татарстан күләмендә беренче урынны алу теләге белән янган. Айгөлнең максаты да шулкадәр көчле була ки, бик тырыша ул. Күнекмәләрдә дә шактый тырышлык куярга туры килә аңа. Иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр бара торган дәресләрдә тир түгеп эшләргә туры килгән Айгөлгә.

– Беренче чиратта, көчле теләк булырга тиеш, дип саныйм мин. Катнашучылар арасында төрлеләре бар иде, әлбәттә. Күнекмәләрдә булып та, нәрсәгә, нинди максат белән килгәннәрен аңламаучылар да булды. Әмма минем мотивация бик зур иде. Шуңа да бирешмәдем,– дип сөйли 4нче курс студенты.

Пациентны тоя белә


Әзерлек вакытында Айгөл һәрбер бирем буенча төпле мәгълүмат алырга тырыша. Укытучылары да яхшы була аның: киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Студент кызга төрле хастаханәләрдә өйрәнә, белеем туплый. «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясе авыр хәлдәге авыруларга ярдәм итүне дә күздә тота. Шуңа Айгөлгә республика онкология диспансерында да булырга туры килә. Анда ул сырхауларга ярдәм итә. Аның фикеренчә, иң мөһbме – үзеңнең пациентыңны тоя белү. Бу очракта эшләү дә җиңелләшә.



Ашыгыч ярдәм күрсәтү, укол кадау – мондый биремнәрсез дә булмый, әлбәттә. Әлеге компетенциясендә Айгөлгә шәфкать туташы булып эшләргә генә түгел, авыруларны тәрбияләргә дә туры килгән. Мисал өчен, авыр хәлдәге сырхау кеше хастаханәдән чыккан вакытта аларны ничек итеп карарга, билгеле бер авыру булганда, аңа ничек тукланырга, ничек юындырырга, урын-жирне жыярга – Айгөл боларның барысына да төшендергән.

“Бары тик шәфкать туташы гына булам!”


Айгөл киләчәген үзе сайлап алган һөнәрдән башка күз алдына да китерми. Югары белем алу теләге дә бар аның. Әмма табиблыкка түгел, шәфкать туташы юнәлеше буенча белмнәрен ныгытырга тели ул. «Минемчә, пациент белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә шәфкать туташы табибтан мөһимрәк, дип уйлыйм», – ди ул.

– Пациентларыма авырлык китерсәм, миңа тагын да кыенрак. Кешенең ярасын бәйләгәндә, авырттырсаң, миңа икеләтә читен. Чөнки минем кешеләрнең хәлен җиңеләйтәсем генә килә. Икенче яктан, авыруларны дәвалагач, син аларның хәлен яхшыртканыңны аңлыйсың. Кешеләр белән аралашу, аларга яхшылык кылу миңа рәхәтлек бирә, – ди Айгөл.



WorldSkills хәрәкәте турында күбрәк кеше белсен иде дигән теләктә студент кыз. Республикада бары тик квалификацияле шәфкать туташларының гына эшләвен тели ул. Ә WorldSkills моңа күп мөмкинлекләр ача. Чөнки монда бары тик кагыйдәләр, билгеләнгән нормалар буенча эш итәләр. Күнекмәләрне күбрәк узган саен, синең тәҗоибәң дә арта, дөрес итеп дәвалау серенә дә төшенәсең. Айгөл фикеренчә, WorldSkills хәрәкәте аша һәр яшь кеше үтәргә тиеш, дип саный.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев