Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS-2020: КАЙЧАН? КАЙДА? НИЧЕК?

6-21 сентябрь көннәрендә “Яшь профессионаллар” (WorlSkills Russia) - 2020 чемпионатының финалы узачак. Быел ул 8нче тапкыр үткәрелә. Аны теләгән һәркем карый ала. Тулырак безнең язмада.

- Ярышларның ничек узганын теләгән һәркем карый ала, - диде матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, - көн дә 4 сәгать дәвамында Youtubeта чемпионаттан мизгелләрне күрергә мөмкин. Быел финал башкачарак уза. Сайлап алу турларының күпмедер өлеше дистанцион форматта узды. Финал да өлешчә шундый форматта үтәчәк.

Рафис Борһанов узган ел Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионатыннан соң эшче һөнәрләргә караш үзгәрде, дип саный:

- Узган елгы чемпионаттан соң эшче һөнәрләр тагын да популярлашты дип саныйм. Көллиятләрнең кайберләрендә бер урынга 6 кеше дәгъва кыла. Мәсәлән, педагогика көллиятендә студентларның уртача аттестат баллы “5”тән бераз гына түбән, - ди ул.

Чара шактый зур масштаблы булыр, дип көтелә. Ул көллиятләрдә һәм махсус үзәкләрдә үтәчәк. Татарстанда бәйгеләр 45 урында оештырыла. Аларның 24 – Казанда, 21е - республиканың башка пунктларында.

“ТРда һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин чемпонат турында:

- Быел 158 компетенциядә 206 кеше катнашачак, - ди, - быелгы чемпионатка өметләребез бик зур, бүгенге көндә зур әзерлек бара.

Тумышы белән Менделеевск шәһәреннән булган 17 яшьлек Айрат Шәрәфетдинов әлеге хәрәкәткә инде 2016 елда ук кушылган икән:

- 5 сыйныфта укыганда миңа химик анализлар белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Озак та үтми Казанда узган бәйгедә без 1 урынны яулап кайттык. Берничә ел элек Казанга күченеп килдем, максатым үз компетенциямдә яңа уңышларга ирешү иде. Укытучым миңа үземне башка юнәлештә сынап карарга тәкъдим итте һәм ул миңа күбрәк ошады. Мин катнаша торган компетенция “космик системалар инженериясе” дип атала. Ныклап әзерләндек, нәтиҗәдә республикада 1 урынга лаек булдык. Аннан Россия буенча 4 урынга чыктык. Быел да Татарстан буенча беренчелекне яуладык. Россиякүләм ярышларда да җиңүгә өметебез зур, - ди яшь катнашучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев