Логотип Идель
Бу – тема!

ВУЗЛАР ЮГАРЫ БЕЛЕМГӘ "ӨСТӘП" ҺӨНӘР ДӘ БИРӘ

Университетта укып, эшче профессияләренә өйрәнеп буламы ул? Әйе, була. Яшь кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дип санаган егет-кызлар яз айларында укуларын башлады да инде. Бушлай уздырыла торган курсларда фотограф, пешекче-кондитер, чәчтараш, кран машинисты, тракторчы, тегүче, плитка ябыштыручы кебек һөнәрләрне үзләштереп була. Теләгең генә кирәк!

Студентларга бу төр уку өчен түлисе юк, өйрәтәм, дигәндә, белемне генә алып өлгер. Яшьләрне төрле профессияләргә укыту Татарстан студентлары өчен яңалык түгел. Әлеге курслар – белем бирүнең өченче дулкыны инде. Татарстан Министрлар кабинетының 2013 елдагы карары нигезендә Яшьләр эшләре һәм спорт; Хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыклары белән берлектә хезмәт отрядларында торучы студентларны эшче профессияләргә укыту башланган иде. Узган елларны егет-кызлар бетончы, ташчы, арматурчы, электр монтажчы һөнәрләренә төшенде. Ләкин башка еллардан аермалы буларак, быел студентлар башка төрле профессияләр алу мөмкинлегенә ия.



Зилә Гыймазова, Татарстан студентлар отрядларының яшьләр эшләре буенча белгече:

– Иң элек студентларга төрле тармакларны үз эченә алган исемлек бирелә. Һәр хезмәт отряды үзенә кызыклы булган юнәлешне сайлап ала. Сайлап алынган юнәлешләргә карап, без нинди профессияләргә укыту буласын билгелибез. Белгәнегезчә, отрядлар төрле уку йортлары каршыларында оеша. Шуңа да бездә бары тик студент отряды составына кергән студентлар гына укый ала. Эшче професияләргә КФУ, архитектура-төзелеш, медицина, технологик, техник университетларында, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем алучы студентлар төшенә.

Шунысы кызык: эшче профессияләргә укыту Татарстан районнарында да җәелдерелә башлады. Мисал өчен, хәзер Казан студентлары гына түгел, Яр Чаллы шәһәрендә белем алучылар да бу һөнәрләрне үзләштерә ала.

Мондый курсларга йөрергә теләүчеләр бик күп икән. Ә урыннар саны чикле. Шуңа да сайлап алганда, иң актив булганнарга, үзләрен уңай яктан гына күрсәткән студентларга өстенлек бирелә.

Студентлар әлеге курсларда лекцияләр язып утыру, теоретик өлешне өйрәнү белән генә чикләнми. Монда практик күнекмәләрен дә ныгыталар. Мәсәлән, пешекче-кондитерлар төрле ризыклар пешереп караса, тегүчеләр үзләренә матур күлмәк-итәкләр тегә. Ә чәчтарашка укучылар дәресләргә дусларын-танышларын алып килеп, аларны модель буларак сыный.

Курсларның дәвамлылыгы сайлап алынган юнәлешеңә бәйле, 1 айдан алып 3 айга кадәр дәвам итә. Сәгатьләргә күчерсәк, бер курс 160 сәгатьтән алып 480 сәгатькә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Белемне яхшы үзләштерүчеләр махсус таныклык та ала. Әлеге документ аларга киләчәктә эшкә урнашканда, ярдәм итәчәк.
Белешмә:

Республикабызда студентларның хезмәт отрядлары Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Чистай, Бөгелмә, Яшел Үзән шәһәрләрендә оешкан. Яшьләргә Татарстанның төзелеш, авыл, урман хуҗалыгы, энергетика, сервис, транспорт тармакларында, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуда ихтыяҗ зур. Студентлар республика гына түгел, Россия күләмендәге проектларда да катнаша.

Ел саен отрялардагы яшьләрнең саны арта. Мисал өчен, 2010 елда шушы отрядлар ярдәмендә 9136 кеше эшкә урнашса, 2012 елда – 10321 кеше эшле була. Соңгы елларда студентлар арасында бу оешма тагын да популяр була башлады. Ник дигәндә, 2015 елда отрядлар ярдәмендә 11468 кеше үзенә эш таба, ә былтыр бу сан 11660ка җитә.



 

 

 

 

 

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев