Логотип Идель
Бу – тема!

ВУЗГА КЕРҮ ӨЧЕН МИНИМАЛЬ БАЛЛАР АРТКАН!

Быелгы чыгарылыш укучыларына башларын тагын да бәрә-бәрә укырга туры киләчәк. Чөнки күп кенә вузларга керү өчен минималь баллар арткан. Димәк, койрык – бозда, баш бары тик уку турында уйларга тиеш.

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы укырга керү өчен кирәк булган БДИ минималь балларын 252 вуз өчен арттырган. Алар Рособрнадзор билгеләгән баллардан югарырак. Әлеге мәгълүмат 2020-2021 елга университет сайтларында кабул итү кагыйдәләре белән бергә урнаштырылган. Министрлык үзенә караган вузларында БДИ балларын үзгәртергә хокуклы.

Хәзерге вакытта, мәктәптә кулга аттестат алыр өчен, Рособрнадзор билгеләгән балларга ориентлашырга кирәк. Мисал өчен, 2020 елга рус теленнән минималь балл – 36, профиль математикадан – 27, физика, химиядән – 36 балла, әдәбияттан – 32, җәмгыять белеменнән – 42 балл.

Алдан әйтеп үтелгән 252 вузга керү өчен минималь баллар мондыйрак: математикадан – 39, рус һәм инглиз теле, география, әдәбият, физика, химиядән – 40, биология, информатика, тарихтан – 42 балл. Иң югары минимум  балл җәмгыять белеменнән – 44. Һәр вуздагыаерым белгечлекләр өчен балларның “сетка”сы эшләнелгән.

Марина Боровская, Россиянең Мәгариф һәм фән министры урынбасары:

– Бездә минималь балларны 50-60 баллдан югарырак итеп билгеләгән 7 вуз бар. Шунысы да бар: бу бюджетка да, түләүле уку бүлегенә дә кагыла. Тагын 20-30 вуз үз абитуриентларына минималь баллны 40-50 балл дәрәҗәсендә куйган.

Бездә 50гә якын әйдәп барган университетлар төркеме дә формалашты. Алар, иң әзерлекле һәм сәләтле абитуриентларны сайлап алу максатыннан, БДИның минималь балларын югары дәрәҗәдә билгели. Хәзер мондый яңа кагыйдәләр министрлыкның бөтен системасында кулланылачак. Алар бакалавриат һәм специалитет программаларына укырга керүче студентларга кагыла. Ягъни хәзер түләүле бүлеккә укырга керү өчен дә, тиешле минимумны җыярга кирәк.

Әлеге үзгәрешләр абитуриентларның 10-12 процентына кагылачак. Хәзер укучы, теләге булган очракта, көллият яки техникумда урта һөнәри белем бирү программасын сайлап, аннары гына вузга керә алачак.

Мондый “балл чикләре” вузларның үзләренең тәкъдиме белән булдырылган. Беренче ел нәтиҗәләре буенча кайсы вузларның бу эшне уңышлы ерып чыгуын белеп булачак.

“Российская газета” газетасы материаллары буенча

фото Сәләтлеләр Университеты сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев