Логотип Идель
Бу – тема!

ВУЗ ТӘМАМ - ЭШКӘ КАЯ БАРАСЫ?

Июнь ае студентлар өчен дә, укучылар өчен дә – урак өсте. Мәктәп укучылары кайсы вузны сайларга белми баш ватса, вуз тәмамлаганнар кая эшкә урнашырга белми. Ә бер карасаң, бу – бик җитди проблема бит …

Татарстанда күптән түгел 10 мең студент арасында эшкә урнашу темасына кагылышлы сораштыру уздырганнар. Эшкә урнашканда, төп каршылык нәрсәгә бәйле соң? Эш тәҗрибәсе булмау, студентларның алган белемнәре сыйфатлы булмау, хезмәт хакы аз булу һәм эшлекле стильдә аралаша белмәү – төп барьер шушы.

15 мең – азмы, күпме?


Шул ук вакытта яшьләрнең авылардан китүе дә сер түгел. Моның төп сәбәпләре:

– территорияләрнең җәлеп итмәве (33,4 %)

– урыннарда профессиональ яктан студентлар алган профессиягә ихтыяҗ булмау (25 %).

Татарстанның 2500 укучысы нәкъ менә шулай дип бәя биргән. Өлкән курста укучыларның 80 % элеккеге кагыйдәләрне кайтару яклы. Алар дәүләт кичәге студентларны эш белән тәэмин итәргә тиеш, дип саный. Шулай итеп, аларга беренче эш урынын табу белән дә проблема булмас иде.



Студентлардан кала, 423 предприятие вәкилләрен дә сораштырып узганнар. Алар яшь белгечкә бары тик 15 мең сумга кадәр акча түләргә әзер икән. Тик бүген 15 мең сумга яшь кеше көн итө аламы соң?

Марат Бариев, Россия Дәүләт Думасы депутаты, физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты әгъзасы, Россия спорт союзы вице-президенты:

– Әлбәттә, бу бик аз. Яшь кешегә 15 мең сумга кадәр акча вәгъдә итеп, эшкә җәлеп итү кыен. Бу бит ике мининаль хезмәт хакыннан да азрак. Эш белән тәэмин итүчеләр дә бу очракта белгечтән нәрсә теләгәннәрен уйлап эш итәргә тиеш. Үзен квалификацияле, дип санаган белгеч мондый эш урынына бармаячак. Бу бит – 250 доллар. Бер айга бүлсәк тә, бу бер көнгә 10 доллардан да кимрәк чыга. Мондый түбән хезмәт хакын башка илләрдә табуы кыен. Бездә «Яшьләр бөтенесен берьюлы тели», дип әйтә. Ләкин 15 мең сум андый ук зур «хотелка» түгел инде. Әгәр эш белән тәэмин итүче оешманың киләчәге турында уйласап, яшьләрне кызыклы хезмәт хакы яки социаль шартлар белән җәлеп итәргә тиеш.

Студентларга жәйгә урын бар


Республикабызда җәйге каникуллар вакытына студентларны эшкә урнаштыру белән Татарстанның студентлар отряды үзәге шөгыльләнә. Күпмедер күләмдә алар да бу проблеманы хәл итәргә тырыша.

Ринат Садыйков, Республика студентлар отряды үзәге директоры:

– Татарстан буенча без студент яшьләр белән эшлибез. Студентларны үз системабыз аша эшкә урнаштырабыз. Без, гадәттәгечә, төзелеш отрядлары составында бөтенроссия тәзелешләренә җибәрәбез. Студентларыбыз «Восточный» космодромына, Ямал ярымутравына, Санкт-Петербург, Брянск, Калининград, Чиләбе шәһәрләренә бара.

Бүген Татарстанда төзүчегә укыганнар БДБ илләреннән килеп эшләүчеләр белән бик зур көндәшлектә. Аңлашыла инде, эш белән тәэмин итүчегә чит ил кешесен алу җайлырак, чөнки аларның хезмәт хакына булган таләпләре дә түбән. Әгәр 44нче федераль законга үзгәрешләр кертелсә, бу очракта студент отрядлары отар иде.



Медицина отрядлары Татарстан хастаханәләрендә эшли. Шулай ук Краснодар крае, Кырым республикасындагы лагерьларда да хезмәт куя. Проводниклар отрядлары да бик популяр икән. Алар яхшы хезмәт хакы алып, Россия буйлап сәяхәт тә итә. Студентларның сервис отрядлары, зур чаралар узганда, спорт ярышларын әзерләүдә булыша. Бүген алар Конфедерацияләр Кубогы вакытында «Казан Арена» стадионында тренер составы, җанатарлар, кунакларга хезмәт күрсәтә.

Шунысы да бар: теге яки бу юнәлештәге студент отрядларын формалаштырганда, студентларның белем ала торган профильләрен исәпкә алалар. Мисал өчен, төзелеш отряларын туплаганда, КДАТУ, Казан профессиональ педагогик көллияте, Казан төзелеш көллияте студентлары алына.

Киләчәктә студентлар отрядлары эшен үзгәртергә җыеналар. Шуңа да алар бүген республикада булган предприятиеләр нигезенә таянып эшләнелә. Кече предприятиеләр булдырып, аларда студентлар практика уза алу мөмкинлеге булса, ничек шәп булыр иде! Теге яки бу белгечлеккә укыганда, теоретик белемнәрен шушы предприятиеләрдә ныгыта алыр иде. Шулай итеп, яшь белгеч, эш белән дә тәэмин ителер иде. Шушындый механизм буенча эшләячәк отрядлар уку йортларындаггы әзерлек сыйфатын да арттырачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев