Логотип Идель
Бу – тема!

ВПР: КЕМ ЯЗА ДА КЕМ ЯЗМЫЙ?

11нче сыйныф укучылары БДИ, дип курыкса, 9нчылар ТДИ, дип калтырана. Тик кечерәк сыйныф укучыларын да сынаулар көтә. Сүзем Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) турында.

Быел ВПРны 4-7 һәм 11нче сыйныф укучылары язачак. Рособрнадзор инде әлеге сынауның кайсы көннәрдә узасын билгеләгән. Аңлатып үтик, Бөтенроссия тикшерү эшләре –укучыларның аерым фәннәрдән белемнәрен ФГОС таләпләре буенча тикшерү өчен оештырылган йомгаклау контроль эше. ВПР өчен бедәм расписание, биремнәр һәм бәяләү таләпләре каралган.

Бөтенроссия тикшерү эшләре 5 март – 25 апрель аралыгында узачак. 4-6нчы сыйныфларда әлеге эшне язу мәҗбүри. 7 һәм 11нче сыйныфларга аны язу-язмауны мәктәп үзе хәл итә.

ВПРны кем кайсы фәннән яза?


4нчы сыйныф укучылары – рус теле, математика, тирә-юньне өйрәнү;

5нче сыйныф укучылары – рус теле, математика, биология һәм тарих;

6нчы сыйныф укучылары – рус теле, математика, биология, тарих, җәмгыять белеме һәм география;

7нче сыйныф укучылары – рус теле, математика, биология, тарих, җәмгыять белеме, география һәм инглиз теле;

11нче сыйныф укучылары – география, физика, химия, биология, тарих һәм чит тел.

Биредә ВПРның үрнәкләре белән танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев