Логотип Идель
Бу – тема!

ВОЛОНТЕРЛЫК: закон да бар, бул гына!

2013 елгы Универсиада Казанда волонтерлыкка юл ачты. Татарстан һәм бөтен дөньядан җыелган 20 мең волонтер шул вакытта Россиядә волонтерлар тарихына чын-чынлап нигез салды, дисәң дә була. Бүген волонтерлар республикабызда дөнья күләмендәге спорт чараларында гына түгел, шәһәр, төрле оешмаларда үткәрелгән чараларда да актив катнаша. Син – волонтермы? Ә үз хокукларыңны яхшы беләсеңме соң?

2018 ел – Россиядә Волонтерлар елы, дип игълан ителгән иде. Ул да үзенең җимешләрен бирми калмаган. Мисал өчен, 2019 ел башына Татарстанда волонтерлар оешмалары составында 57 832 кеше исәпләнә. Ә мондый оешмаларның саны 1028гә җитә.

Бүген Татарстан волонтерларының күбесе «Добровольцы России» бердәм мәгълүмати системасында теркәлү белән кызыксына икән. Чыннан да, әлеге порталда ирекле булышучылар юнәлешендәге яңалыклар, волонтер оешмалары, конкурслар, укыту, мөмкинлекләр турында язылган. Биредәге календарьда исә бүген һәм якын арада төбәкләрдә булачак конкрет чараларда волонтер буларак катнашу мөмкинлеге турында язылган.

Хәер, волонтерлар эшчәнлеге хәзер сүздә генә түгел. Чөнки Россиядә волонтерлык һәм ирекле булышучылар турында закон кабул ителгән иде. Бүген бездә “волонтер” һәм “ирекле булышучы” төшенчәләре бертигез хокукка ия.

Россиядә волонтер мәгълүмати, консультация, методик ярдәм алырга мөмкин. Ә үзен актив күрсәткәннәргә бүләкләр тапшырыла. Закон буенча хакимият органнары да кул кушырып утырырга тиеш түгел. Алар волонтерлык өлкәсендә бердәм мәгълүмати системаны формалаштыруда катнаша, ирекле булышучылар белән берлектә социаль әһәмияткә ия булган мәсьәлләрне хәл итә, волонтерлар өчен программалар булдыра, аларга булышлык күрсәтә. Волонтер оешмалары исә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарын ярдәм алырга, ирекле булышчылар эшчәнлегендә катнашу мөмкинлеге турында сөйләргә хокуклы.

Волонтерларга форма, җиһазлар бирелергә, аларны ашатырга, юл чыгымнарын түләргә, тормыш һәм сәламәтлекләрен имниятләштерергә, шәхси куркынычсызлык чараларын бирергә һәм психологик ярдәм күрсәтергә тиешләр, дип тә язылган әлеге законда.

Татарстанда Волонтерларны үстерү үзәге дә булачак. Монысы төгәл билгеле.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әйткән сүзе аткан ук кебек, нәкъ әйтемдәгечә. Димәк, республикабызда волонтерлык эшен системага салачаклар. Ирекле булышчыларны укытачаклар, алар белән эшләүдә махсус белгечләр булачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев