Логотип Идель
Бу – тема!

ВОЛОНТЕР БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатында эшләячәк волонтерлар әзерлеккә кереште. Бу эссе көннәрдә мәктәп парталары артында утырырга авыр. Тик дөнья чемпионатына үз өлешеңне кертәсең килсә, волонтер укуларына йоклап кала алмыйсың, әлбәттә. Бүген Казанның “Җәлил” яшьләр-яшүсмерләр үзәгендә ирекле булышчыларга тренинг форматында кирәкле белем бирә башладылар.

WorldSkills дөнья чемпионаты дәвамында волонтерлар 20гә якын функциональ юнәлешкә бүленә. Алар – транспорт, кунакларны каршы алу һәм озату, протокол, медиклар, волонтерлар штабы, ярыш компетенцияләре һәм шәһәр волонтерлары. Иң авыры – атташе позициясе. Чөнки мондый волонтер теге яки бу ил җыелмасына беркетелә. Алар, ярышлар тәмамланганчы, көн, дими, төн, дими, чит ил делегациясен озатып йөри. Аларның ял итәргә дә вакытлары калмый. Коммуникация, оештыру мәсьәләләрен хәл итәсе бар әлеге яшьләрнең. Бу эмоциональ яктан да иң авыр позицияләрнең берсе икән. Хәзергә чемпионат өчен 100 волонтер-атташе иләк аша уздырылган. Аларны сайлап алганда, тәҗрибәләренә игътибар итәләр.



 

- Уку вакытында 30-40 кешелек төркемнәрдә кырыкка якын тренинг узачак. Алар көн аралаш үткәрелә. Тик барлык катнашучылар теркәлү процедурасы аша уза. Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән мондый укуларны “Җәлил” яшьләр-яшүсмерләр үзәгендә һәм “Маяковский” иҗади киңлегендә оештырабыз. WorldSkills милли чемпионаты волонтерлар өчен тест чарасы була. Анда волонтерлар эше дә сынала, – ди Спорт һәм социаль проектлар дирекцияcе генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

Казанның 126нчы гимназиясенең 11нче сыйныфында укучы Альбина Сысоеваның бу – беренче тәҗрибәсе. Әлеге укуларда катнашу өчен чакыру хаты моннан бер атна элек килеп төшкән аңа. Моңа кадәр ирекле булышчы булу мөмкинлеге тумаган. “Бу – минем өчен яңа баскыч. Әлеге чарадан мин яңа танышулар, яңа тәҗрибәләр көтәм. Безне барыбызны да сайлап алдылар. Мин чемпионат вакытында “Казан Арена” стадионында эшләячәкмен. Тамашачылар белән бер дулкында булып, аларны урыннарына утырырга булышачакмын, юл күрсәтәчәкмен, күңелен күтәрәчәкмен. Бу эш минем өчен бик мөһим, мин аңа бик омтылам”, – ди Альбина.



Бүген уздырылган гомуми модульдәге тренинглар ориентация һәм компетенция юнәлешенә бүленә. Бу белем бирү блогы биш сәгатькә исәпләнгән. Шушы вакыт дәвамында укучылар презентация, практика, интерактив, индивидуаль форматта шөгыльләнә.

126нчы гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Илнар Нуркаев инде күптәннән волонтер булып карарга теләгән. Моңа кадәр Казанда узган дөнья чемпионатларында катнашырга да теләге булган, ләкин барып чыкмаган. Башкортстанның Чакмагыш районыннан Казанга күченеп килү белән бу егет волонтерлар рәтенә кушылган.

- Соңыннан, волонтер булыр өчен нишләргә кирәклеген төшенә башладым, чараларда катнаштым. Яңа кешеләр белән таныштым, ул вакытта инглиз телен аңлый башлыйсың. Чит ил кешесе белән икәүдән-икәү генә калган, күңелеңдә инглиз теле сүзләрен эзлисең, шулай итеп әкренләп өйрәнәсең. Чемпионатта мин штаб волонтеры булып, менеджерларга ярдәм итәчәкмен, – ди Илнар.

Моңа кадәр ул зур чараларда транспорт юнәлешендә волонтер булып эшләгән. Машина йөртүчегә чит ил кешесе белән аралашырга ярдәм иткән. Яңа кешеләр белән аралашу, дуслар табу, чит ил кешеләре белән танышу, тәҗрибә туплау – волонтерлыкта төп максаты шул аның. 11нче сыйныфта укып, БДИга әзерләнергә туры килсә дә, мондый дөнья чарасын калдырырга җыенмый ул.


Гомумән алганда, дөнья чемпионаты уңаеннан оештырылган волонтерларны укыту дүрт этаптан тора: ориентация (май-июнь), компетенцияләр (май-июнь), функциональ тренинглар (июль-август) һәм объектта тренинг (август).

Элек волонтер булып эшләп, соңыннан җитәкче, төрле чараларда Татарстан делегациясе җитәкчесе, тренерларга әверелгәннәр дә бар икән. Кем белә, бәлки, әлеге яшьләр арасында да шундыйлар булыр?!



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев