Логотип Идель
Бу – тема!

ВИЗУАЛЬЛӘШТЕРҮ ТАКТАСЫ: ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АША!

Без барыбыз да хыялланырга бик яратабыз. Ә ул хыяллар чынга ашсын өчен нәрсә эшләп була? Бер ысулын төгәл беләбез: үз хыялларыңны визуальләштерергә кирәк! Ничек? Бу бик җиңел – теләкләр тактасын булдырырга!  

Мәгънәсе нәрсәдә?

Теләкләр тактасы ул – синең визуальләштерә торган хыялың. Хыял теләсә нинди булырга мөмкин: сөйгән яр табарга, эт сатып алырга, «отличник» булырга... Әмма бер шарт бар: теләкләр тактасын ясаганчы,  башта исемлек төзергә туры киләчәк. Ә моның өчен син бу тормыштан нәрсә теләгәнеңне төгәл аңларга тиеш. Әлбәттә, 30 елга ук фаразлау кирәкми, якын киләчәк турында уйларга кирәк!

Ничек ясарга?

Хәзер тактаның үзенә әйләнеп кайтыйк. Монда барысы да гади: бу теләсә кайдан алынган фото яки рәсемнәр коллажы, яисә үзең ясаган рәсемнәр була ала.

1. Эшләү схемасы

Иң элек ватман яки магнитлы такта әзерлибез. Теләкләреңнең санына карап, кәгазь битен шулкадәрле өлешләргә бүлеп чык. Тик уртада, һичшиксез, синең фотосурәтең булырга тиеш. Әгәр телисең икән, теләкләреңне түбәндәге темалар буенча бүлә аласың:

– мәхәббәт

– уку

– уңыш

– дуслык

– материаль әйберләр

– сәламәтлек һ.б.

Хыялларыңны мөһимлеге буенча тезеп чык. Мәсәлән, беренче урында синең өчен мәхәббәт икән, аны исемлекнең иң башына яз. Әлбәттә, без барысы да хәзер үк булуын телибез, тик алай булмый, шуңа күрә өстенлекләрне билгеләргә өйрәнәбез.

2. Фотографияләр һәм рәсемнәр әзерләү

Хәзер иң кызыгы – рәсемнәр эзләү башлана. Әзер булыгыз: сезгә бик күп журналлар карап чыгарга кирәк булачак. Рәсем синең хыялыңны 100 %ка чагылдырырга тиеш, шуңа күрә әйбәтләп эзлә, хыялыңа туры килгән рәсемне тап. Мәсәлән, чыгарылыш кичәсендә ниндидер билгеле бер күлмәк киясең килә икән, шундый күлмәк фотосын куярга кирәк һ.б. «Ә минем хыялым бик үзенчәлекле булса нишләргә?» дигән сорау туадыр синдә... Бу очракта рәсемне үзең ясый аласың, чөнки синең хыялларыңны үзеңнән дә яхшырак белүче юк.

3. Тактаны җыю

Әзерлек этабын тәмамлагач, тактаны җыю процессына да керешергә мөмкин. Аны үз кулларың белән яки компьютерда ясарга була. Әйткәнебезчә, уртага үз фотографияңне урнаштырасың (фотода елмаеп торуың мәслихәт – сиңа уңай энергия кирәк бит), ә калган сурәтләрне темалар буенча яки мөһимлеге буенча тезә аласың.

Безнең фикерләребез һичшиксез материальләшә, шуңа күрә рәсемнәр астына хыялыңны язып та куйсаң, бу – теләкләрнең чынга ашу процессын тизләтәчәк кенә. Тактаң коры хыяллардан гына тормасын, тасмалар, бантлар һәм башка матур-матур детальләр белән бизә. Тактага гел карап торып, хыялларыңны әледән-әле искә төшереп тору мөһим!

Төп кагыйдәләр:

– хыяллар 2 ел эчендә чынга аша ала торган булсын. Шуңа күрә төгәл итеп яз: университетка укырга керергә, айфон алырга, тешләрне дәвалап бетерергә һ.б.;

– хыялларың абстракт булмасын;

 – хыял тактасы башка кешеләрнең күзенә күренмәскә тиеш, әмма үзеңнең аны еш күреп торуың зарур. Тактаны шкаф ишегенең эчке ягына элеп була яисә эш өстәле каршысына куярга мөмкин. Иң мөһиме – чит кешеләр бу такта турында белмәсен;

– тактаңны яңартып торырга онытма, чынга ашкан хыялларны  башкалары белән алыштыр.

Иң мөһиме хыяллан һәм ышан: хыяллар чынга ашарга ярата! 

Хыял тактасының иң зур плюсы ул – мотивация. Син хыялларыңны ниндидер дәрәҗәдә максатка әверелдерәсең һәм аңа ирешү юлларын эзли башлыйсың.

Айсылу ХАФИЗОВА

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев