Логотип Идель
Бу – тема!

ВИТАМИНЛЫ ҖӘЙ: БАКЧАДА ИҢ ФАЙДАЛЫ ЯШЕЛЧӘ, ҖИЛӘК-ҖИМЕШ НИНДИ?

Витамин һәм микроэлементлар организмны ныгытып кына калмый, ә артык авырлык, стресс һәм психик авырулардан да саклый. Шуңа күрә бу язмадагы мәгълүмат белән танышабыз да, җәй буе яшелчә, җиләк-җимеш ашап, организмны ныгыта башлыйбыз.

Шәхсән минем үземне кыяр турындагы мәгълүмат шаккатырды. Җәем кыяр ашап узар, ахрысы... Ә сезнең?

Бакча җиләге

С витамины

Тимер

В9 витамины

А витамины

D витамины

Бакча җиләге күз авыруларына каршы көрәшә, организмны ныгыта, тән тиресен иртә картаюдан саклый, гемоглобинны күтәрә. Җәйләрен бакча җиләге ашап уздырган кешеләрнең нервылары күпкә тынычрак була, ди белгечләр.

Алма

С витамины

Р витамины

Цинк

Кальций

Магний

Имтиханнар чорында күп итеп алма ашарга кирәк икән, дуслар. Алмадагы файдалы элементлар баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, уйлау сәләтен һәм хәтерне яхшырта. Өстәвенә белгечләр алманың салкын тиюдән дә файдасы барлыгын ачыклаганнар.

Кара карлыган

С витамины

А витамины

Е витамины

Марганец

Тимер

Кара карлыган – калория дәрәҗәсе иң түбән булган җиләк-җимешләрнең берсе. Күпме ашасаң да тазармыйсың, димәк. Төнгә каршы да рәхәтләнеп ашарга мөмкин. Карлыганның салкын тию, грипп ише авырулардан дәвалау сәләтен дә исәпкә алсак, аның кыйммәте бермә-бер арта.

Кыяр

К витамины

Калий

А витамины

Е витамины

В1 витамины

Кыярның 95 %ын су алып тора. Шуңа күрә ул матдәләр әйләнешенә уңай йогынты ясый, организмны яшәртә. Алай гына да түгел, артык авырлыктан да саклый. Юкка гына кыярны  «организм санитары» дип атамыйлар, күрәсең.

Помидор

А витамины

В1 витамины

Магний

Фосфор

Натрий

Помидор иммунитетны ныгыта, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан саклый. Һәркемгә мәгълүм үзенчәлекләренең берсе – ашыйсы килү теләген басуы һәм арыганлыкка каршы көрәшүе. Әмма аны күп ашарга ярамый, ди белгечләр. Бавырга авырлык килүе бар.

С витамины – иммунитетны күтәрә, организмны стресслардан саклый, онкологик авырулар куркынычын киметә.

Тимер – мускуллар эшчәнлеген яхшырта, организмны начар микроорганизмнардан саклый, организмны кислород белән баетуда зур роль уйный.

В9 витамины – тән тиресен яхшырта, чәч һәм тырнакларны ныгыта, матурайта. Моннан тыш, баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, психик авыруларга профилактика чарасын үти.

А витамины – күз авыруларыннан саклый, сөякләрне, тән тиресен, чәч һәм тырнакларны ныгыта.

D витамины – онкологик авырулардан, депрессия, артык авырлыктан саклый.

Р витамины (рутин) – капиллярларны ныгыта, аллергия, инфекцион авырулардан саклый.

Цинк – матурлык микроэлементы. Тән тиресе, чәч һәм тырнаклар өчен файдалы. Моннан тыш, нерв системасын да ныгыта.

Кальций – сөяк һәм тешләрны ныгыта, кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый.

Магний – нерв системасының тотрыклылыгы өчен җавап бирә. Гомер озынлыгына да йогынты ясый.

В1 витамины – баш мие эшчәнлеген, хәтерне, игътибарны яхшырта, авыртуларны киметергә ярдәм итә.

 

Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев