Логотип Идель
Бу – тема!

ВИЧлы ЯШҮСМЕРЛӘР: БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУ, ӘММА СОҢГЫСЫ ТҮГЕЛ!

«Буллинг сүзе бүген шулкадәр популярлашып китте ки, яшүсмерләрнең күбесе моңа дучар була. Үзләре, мондый хәлгә калып кыерсытылганнар проблемалары белән бүлешергә курыкмый. 1 март исә Бөтенроссия дискриминация белән көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Казанда яшүсмерләр өчен “ВИЧеринка” узды.

Әлеге чараны Россиядә яшәүче ВИЧлы кешеләргә ярдәм итә торган Светлана Изамбаеваның хәйрия фонды оештырды. Биредә дискриминация белән очрашкан, ВИЧ-уңай яшүсмерләр үзләренең тормыш тарихлары белән бүлеште. Алар арасында ВИЧка тапшырган анализлары уңай, тышкы кыяфәте үзенчәлекле, бит тиресе яки артык авырлык проблемалары булуы аркасында мыскыллауга дучар булган егет-кызлар булды. Яшүсмерләр белән аралашырга дип Казан блогерлары, Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов та килгән иде.

Public-talk вакытында яшүсмерләр үз тарихлары белән бүлеште. Шулай ук ”ВИЧеринка”да яшүсмерләр өчен сексуаль тәрбия белән бәйле мастер-класслар узды. Аларга җенси юл аша күчә торган авырулар, шулай ук саклану чаралары, шул исәптән презервативлар турында да, сөйләделәр.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

– Мин бирегә министр буларак кына түгел, ә әти буларак та килдем. Минем сезнең аркылы үз балаларымның нәрсә белән очрашырга мөмкинлеген ишетәсем килә. Сезгә теләктәшлек күрсәтеп, шуны әйтергә телим: сез бәхетле булсын, яшьтәшләрегез кебек үк тигез мөмкинлекләргә ия булсын, үзегез булырга курыкмасын өчен без барысын да эшләячәкбез. Бу – бик нечкә мәсьәлә. Яшүсмерләрне яклау, аларны проблемалардан саклап калу өчен аңа башың белән чумарга кирәк. Без дә бу мәсьәләгә кушылачакбыз.

Моңа кадәр яшьләр министры журналист һәм блогер Юрий Дудьның ВИЧ турындагы фильмын караган иде. Соңрак үзе дә ВИЧка тест узып, ВИЧ-уңай булган кешеләрне дискриминацияләмәскә чакырды.

Чыннан да, яшүсмерләр өчен катлаулы мәсьәләләрне олылар белән бергә утырып фикер алышу кебек форматтагы чаралар бик сирәк күренеш. Биредә олылар аларны тәнкыйтьләмичә, тыймыйча, аларга адекват мәгълүмат бирә алды.

 

Фотолар - Татарстан яшьләр эшләре министрлыгыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев