Логотип Идель
Бу – тема!

ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ /КОТЛАУЛАР/

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Әгәр йөрәк түреннән килгән хисләреңне сүзгә әйләндереп әйтергә аптырап йөрисең икән, без тәбрикләү текстлары тәкъдим итәбез. 

1.

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

2.

Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр - безнен көчле терәк,
Гаиләбезнең бар яме.
Бәйрәм белән ир-егетләр,
Тик изге бүләкләрем!
Чын күңелдән сезгә булсын
Миннән саф теләкләрем.
Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!
Көтеп торсын өегездә,
Сезне иң-иң якыннар.
Гаиләгезгә һичкайчан да
Кермәсеннәр салкыннар.
Мәхәббәтле һәм шатлыклы
Бәйрәмең котлы булсын!
Бүләкләрдән,теләкләрдән
Күңелеңә нур тулсын!

3.

Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.
Без барыбыз да шул теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Тормышта сез ныклы терәксез,
Безнең өчен һәрчак кирәксез.

4.

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул - тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул - солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны,
Һәм бөтен солдатларны.

5.

Сине 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек белән тизрәк хезмәтеңне тәмамлап кайтуыңны телим. Кызарып баеган кояшның балкуы матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә? Тормыш юлы гел такыр гына түгел, бәлки шулай булуы хәерлегә дә. Алай яшәве мәгънәлерәк, күңеллерәк бит. Син шулардан тәм, ләззәт табып алга омтыл. Мәхәббәтең ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетең ташып торсын.

6.

Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар коне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, әшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!
Ирләр булыйк -
мәхәббәттә жинелгәндә,
чигенгәндә.
Кайгы хәм шатлык килгәндә.
Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә.
Акыл хәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә...
Ирләр булыйк - ир булгач та, картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында
Күк гөмбәзен иңебездә
бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
Бәйрәм белән!!!

7.

Ирләр көне диләр буген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!
Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Үстерегез, баланы.
Әтиле йорт - куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә күрәдер.
Гомер юлы бик тиз утә,
Менэә шунысы аяныч
Шул кыска гомерләрдә сез,
Булыгыз ла, таяныч.

8.

Ватан - ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләр — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев