Логотип Идель
Бу – тема!

ВАЛЕРИЯ КОТОВА: «МИНЕМ ӨЧЕН ҺӘРБЕР ҖИҢҮ МӨҺИМ!»

Әлеге язма героена 6 сыйныфтан ук журналистика «җене кагылган». Ул - дистәләгән бәйгеләрдә җиңүче. Әйтик, «Созвездие – Йолдызлык», «WorldSkills», «Алтын каләм – Золотое перо» һ.б... Алай гына да түгел, бүгенге көндә ул инстаграмдагы шәхси битендә блог алып бара. Ул гел яңалыкка омтыла, өендә утырырга һич яратмый! Әйе, сүзебез Арча районында яшәүче Валерия Котова турында.

Исеме: Валерия Алексей кызы Котова

Туган көне: 10.11.2005

Укый: Арчаның беренче санлы мәктәбенең 10 сыйныфына бара

Инстаграмы: kotovaleriya_

– Валерия, журналистика белән кайчаннан кызыксына башладың? Кем яисә нәрсә этәргеч бирде?

6 сыйныфка күчкәч, мин журналистика түгәрәгенә йөри башладым. Бирегә әбием алып килде. Башта радио һәм басма журналистика серләренә төшендем, төрле радиотапшырулар алып бардым. Соңрак үземне телевидение өлкәсендә сынап карарга булдым. Репортажлар төшереп, төрле бәйгеләрдә көч сынадым. Һәрбер чарада актив булырга тырыштым.

Киләчәктә тормышыңны журналистика белән бәйлисең киләме?

– Әйе, әлбәттә! 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан федераль (Идел буе) университетына журналистика факультетына укырга керергә телим. Аның өчен күбрәк белем, тәҗрибә тупларга тырышам.

Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең, нинди хоббиларың бар?

– Журналистика минем киләчәгем генә түгел, ул – минем хобби да! Шунлыктан, буш вакытымда яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Мәсәлән, журналист һөнәре турында язмалар укыйм, төрле кызыклы интервьюлар карыйм, үземнең инстаграмдагы шәхси битемә постлар язам.

Нинди зур җиңүләрең бар? Кайсы бәйгеләрдә актив катнашасың?

Минем өчен һәрбер җиңү мөһим!  Алар арасында иң зурлары: 2019 елда Мәскәү шәһәрендә журналистика өлкәсендә беренче алтын медалемне алдым, үземнең фильмны җибәреп, Артек лагерена юллама оттым. Ул да минем өчен, һичшиксез, бик зур уңыш! Шулай ук World Skills чемпионатында, «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә 2 нче урынга лаек булдым.

Журналистика өлкәсендә кумирларың бармы?

– Мин рус һәм татар журналистларының тапшыруларын карарга бик яратам. Ә менә иң яратканнарына, ягъни кумирларга килгәндә, алар – Дмитрий Комаров, Александр Гордон һәм Зәмирә Рәҗәпова.

Белгәнемчә, син инстаграмда блог алып барасың. Ничек кызыксынып киттең? Хейтерларың бармы?

– Башта мин үземнең битемне якыннарым өчен генә алып бардым. Ләкин, сәләттә «Медиа Биләр Форум»да булганда, «Мин Блогер» конкурсында катнашырга булдым. Аның өчен блог алып бардым: төрле постлар яздым, сторизлар төшердем. Әлеге бәйгедә җиңү яулаганнан соң, кызыксынуым тагын да артты. Шуннан бирле блог алып барырга тырышам. Хейтерларга килгәндә, алар һәрбер өлкәдә дә бардыр дип уйлыйм, шулай ук миндә дә. Мин аларга игътибар итмәскә тырышам!

Булачак журналистларга нинди киңәшләр бирер идең?

– Булачак журналистларга һәм үземә киңәшем: күп укыгыз, оялмыйча, барлык әйләнә-тирәдә булган нәрсә белән кызыксыныгыз, төрле чараларда катнашыгыз һәм күп күләмдә тәҗрибә туплагыз!

Блиц-сораштыру:

Басма матбугатмы яисә телевидениемы?

– Телевидение

Йокымы, әллә инде иртә таңнан сюжет төшерүме?

– Иртә таңнан сюжет төшерү. Чөнки мин яраткан эшем вакытында йокламаска да әзер!

– Үз-үзеңне нәрсәдән башка күз алдыңа китерә алмыйсың?

Үз-үземне иҗаттан башка күз алдыма китерә алмыйм

Синең начар сыйфатларың?

Барлык кешене якын күреп, яныма якын китерәм дә, соңыннан кайберләреннән зыян күрәм…

Нәрсәдән бик каты куркасың?

Иң каты курыккан әйберләремнең берсе ул – елан!

– Татар телендә иң яраткан һәм иң яратмаган сүзең?

– Иң яратканы – «мәхәббәт», ә иң яратмаганы – «аңгыра»!

Валериягә зурдан-зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез. Киләчәктә аны данлыклы журналистлар рәтендә күрербез дип ышанып калабыз!

Алсу КАСЫЙМОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев