УТЫРЫП ЭШЛӘП АРДЫҢМЫ? БАСЫП ЭШЛӘ!
Басып эшләү яки белем алуның үз файдалы яклары бар. Белмәсәң, укы һәм бел.
Өстәл артында утырганда безгә бик уңайлы кебек тоелса да, бу алай түгел. Без, үзебез дә аңламастан, бөкрәя, ияккә таяна, аякны аякка салып утыра башлыйбыз.
Шушы рәвештә бер—ике сәгать утырсаң, арка, аяклар ойый. Ә көн дә шулай утырсаң, арка торышы, күз күреме бозыла, сәламәтлеккә бәйле башка проблемалар барлыкка килә.
Шуңа күрә табиблар башып һәм утырып эшләү (уку)ны чиратлаштырырга тәкъдим итә. Бу вакытта организмда ниләр була соң?
– Актив вакытта безнең организм тестостеронны күбрәк, кортизолны азрак җитештерә. Нәтиҗәдә баш яхшырак эшли башлый. Катлаулы мәсьәләләр дә җиңелрәк чишелә.
– Сколиоз барлыкка килү ихтималы кими. Арка һәм муен туры килеш тора.
– Мускуллар тонуста була, чөнки басып торганда кеше гел хәрәкәтләнеп тора.
– Артык калорияләр яна.
– Йөрәк-кан тамыры авырулары барлыка килү ихтималы кими.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
Нет комментариев