Логотип Идель
Бу – тема!

УРМАННАР БЕТӘ?

Җир шарында барлыгы күпме агач бар? Агачларны кисүнең бүгенге көн темплары гына сакланса да Җирдә ничә елдан агачлар бетәчәк? “Ялкын” планетадагы кислород чыганакларына ревизия үткәрә.

2015 елда иярченнәр ярдәмендә төшерелгән югары сыйфатлы фотосурәтләргә нигезләнеп, галимнәр Җирдә үсүче агачларның саны якынча 3 триллион икәнлеген ачыклаган. Әлеге “сан алуга” кадәр планетабызда нибары 400 миллиард агач үсә дип саналган. Әмма яңа фотолар ярдәмендә тикешеренүчеләр Амазонка елгасы үзәнендәге меңнән артык мәйданчыктагы агачларның тыгызлыгын исәпләп, элеккеге саннарның күпкә ким икәнен ачыклаган. Шушы регионда гына да 390 миллиардтан артык агач үсә икән. Әмма шатланырга шулай да иртәрәк әле.

Кешелек үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ел саен 200 мең км2 урман кисә. Бу 15 миллиардка якын агач дигән сүз. Әлеге коры саннар артында 100 000 нән артык хайван һәм үсемлекләрнең үлемнәре дә яшерелгән. Агачларны бетерү бунча лидерлар арасында – Канада, Бразилия, АКШ, Индонезия, ә “горур” беренчелекне Россия яулап алган (үз табигатебезнең ресурсларын юкка чыгарырга яратуыбыз буенча безгә дөньяда, гомумән, тиңнәр юк).

Галимнәр кешелек үз тарихында планетага нинди зыян китергәнен дә санап чыгарганнар. Алар фикеренчә, 11,7 мең ел элек тәмамланган плейстоцен дәвереннән соң башланган кешелек цивилизациясенең хуҗалык итү чоры вакытында Җирдәге урманнар саны 45%ка кимегән. Кайчандыр урманнар коры җирнең 14%ын каплап торган булсалар, хәзер бу сан 6% кына тәшкил итә.

Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә елга ике тапкыр макулатура җыялар. Ә бу чыннан да агачларны саклап калуның нәтиҗәле ысулы.

Бер агач үзенең гомере буена зур булмаган гаиләгә ел буена җитәрлек кислород эшләп чыгара. Ә бер агачны саклап калу өчен нибары 80 кг макулатура җитә (1 кешегә 5 кг исәбеннән санасаң, бер сыйныф та тапшыра алырлык күләм бит бу!). Бер тонна макулатура исә 13кә якын агачны саклап калып, 4000 кВт/сәг электр уты, 3 м3 туфрак, 26 000 л су һәм 240 л ягулыкны экономияләп калырга ярдәм итәчәк.

Макулатура җыеп тапшырудан тыш гомумән кәгазь куллануга уйлабрак якын килергә кирәк. Әйтик, мөмкин булган кадәр кәгазь эшләнмәләреннән баш тартырга, электрон китап, журналлар укырга, документларның да электрон версиясен файдалану яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев