Логотип Идель
Бу – тема!

УРМАНГА - УТЫН ТӨЯП! ТУЛАЙ ТОРАККА ҖЫЕНАБЫЗ

Август та җитә. Абитуриентлар тиздән кая укырга кергәнен беләчәкләр. Аның белән беррәттән, кайсы тулай торакка эләккәнеңне дә чамаларга була. «Общага»га барганда, үзең белән нәрсәләр алып барырга? Артыгын төясәң, күп була. 1-2 сумка гына күтәрсәң, аз кебек. Баштан узган студент елларын искә алып, узган "тәҗрибәләргә" танып, “Ялкын” сиңа бүген үз киңәшләрен бирә.

Кием


“Җылы - сөяк сындырмый, салкын - җанны тындырмый”, ди минем әби. Шуңа, беренче чиратта, җылы киемнәр ал. Җиңелчәрәкләрен аз гына алсаң да була. Җәйдән соң көзгә дә ерак түгел, көздән соң кыш та тиз килә. Шорты-майкалар киярлек һава торышы булмый. Душка йөрер өчен артсыз аяк киеме (шлепанцы) кирәк булуын да онытма.
Стандарт киемнәр җыелмасы:

∨​ укырга йөрер өчен киемнәр;

∨​ тулай торакта кияр өчен киемнәр:

∨​ пижама;

∨​ эчке кием;

∨​ аяк киемнәре;

∨​ носкилар;

∨​ сөлгеләр (зур сөлге, бит, кул һәм аяк өчен).

Савыт-саба


Монда инде нәрсә кирәк, дип саныйсың, шуны аласың. Булачак яшь хуҗабикәләр әллә нинди кирәк-яракны да алырга мөмкин. Күп очракта әлеге дә баягы күршеләр ярдәмгә килә инде. Мисал өчен, өлкәнрәк курсларда вафли пешерер өчен табаны күрше кызларыннан алып тора идек. “Укучы остазын да уздырган!” дигән сүзләрне ишетү үзенә күрә рәхәт иде.

Тагын бер лайфхак: гадәттә, тулай торакта ризыкларны кул астында нәрсә бар шуның белән пешерәсең. Кыстыбый пешергәндә, уклау урынына банка  ише нәрсә дә ярап куя.
Стандарт савыт-саба:

∨​​ кәстрүл (аш пешерергә);

∨​​ таба (йомырка яки бәрәңге кыздырырга);

∨​​ кружка (2әү булса, яхшырак);

∨​​ аш кашыгы, бал кашыгы, чәнечке, пычак;

∨​​ кечкенә куна тактасы;

∨​​ тәлинкәләр.

Нәрсәне дә булса оныткансың икән, куркыныч түгел. Шәһәр кибетләрендә ни генә юк. Шулай да, барысын да алдан, авылдан килгәндә үк, алып килсәң, үзеңә җайлырак була. Җитмәсә, авыл-районнарда әйберләрнең бәяләре дә арзанрак.

Электр җайланмалары


Электр плитәләрен тулай торакка күтәреп йөри торган заманнар күптән артта калды инде. Һәр “общага”да газ плитәсе бар хәзер. Тик күбесендә духовка гына юк. Ярар, анысына кайгырма. Запеканка, өчпочмак, бәлешләрне әниең янына кайтканда ашарсың. Җитмәсә, әле күпмесе үзең белән “төялеп” тә килә бит аның! Шуңа әни янына кайтасың гына килеп торыр.
Стандарт электр җиһазлары:

∨​​ Электр чәйнек
(Тулай торакларда электр чәйнекләр тыелган. Тик бу язылмаган канунга коммендант яки вахтер гына игътибар итә. Шуңа тикшерү менгәндә, электр чәйнекләрне һәм башка тыелган әйберләрне еракка яшереп яшәүчеләр дә бар. Һәрвакыт кайнар чәйле буласы килү теләген хәтта тәртип бозучылар рәтенә керү мөмкинлеге дә тыялмый.);

∨​​ Үтүк;

∨​​ Ноутбук яки компьютер (алардан башка хәзер бер студент та яши алмый. Бер бүлмәдә 3 компьютер булу – хәзер гадәти хәл);

∨​​ Озынайткыч (удлинитель);

∨​​ ИБП (источник бесперебойного питания);

∨​​ Суыткыч
(Тагын бер лайфхак: гадәттә, чыгарылыш сыйныф укучылары тулай торактан киткәндә, бергәләшеп алган суыткычларын сатарга яраталар. Мондый игъланнар һәрвакыт вахта янында эленеп тора. Курыкмыйча шалтырат. Бүлмәдәшләрең белән кушылып, аны арзан бәядән алырга мәмкин. Җитмәсә, суыткыч тулай торакта гына булгач, башка җирдән китерү өчен акча да түлисе булмый.);

∨​​ Фен (кызлар бу әйбердән башка тора алмыйдыр);

∨​​ Яктырткыч лампа (бүлмәгездә берәрсе бары тик караңгылыкта гына йоклый ала һәм утны сүндерергә куша икән, төннәрен дәрес әзерләгәндә лампа ярдәмгә килә).

Интернет


Интернетсыз – ике кулсыз. Аны модем аша да тоташтырып була. Чыбыклы интернет кертү яки вай-фай роутер куйдырту мөмкинлеге дә бар. Моның өчен бары тик элемтә челтәренә барып гариза язу гына кирәк.

Кызыклы факт: 1996-2003 елларда август айларында беренче курс студентлары интернетка тоташмый торган була. Хәзер алар 1 сентябрь җиткәнне дә көтми, салонга интернет тоташтырырга чаба. Ләкин интернетны уен өчен түгел, уку өчен кулланырга кирәклеген онытма, дустым! Әти-әнидән башка тора башлагач, үзеңне үзең контрольдә тота белү кирәк ул.

Документлар


∨​ паспорт;

∨​ хәрби билет (булса);

∨​ медицина иминиятләштерү полисы;

∨​ 086/у формасы буенча медицина белешмәсе;

∨​ СНИЛС;

∨​ ИНН;

∨​ хезмәт кенәгәсе (булса);

∨​ медицина картасыннан өземтә (хроник авыруларың булган очракта).

Акча


Тулай торакка урнашканда, бер ел яшәү өчен алдан түләп куясы була. Яшәү бәяләре төрле җирдә төрлечә. Шуңа аларны син укыячак вуз студентларыннан алдан ук белешеп куюың яхшы.

Ашарга, яшәргә, транспортта йөрергә, уку әсбаплары алырга – бу чыгымнар турында да онытма. Иң мөһиме - әти-әниең тир түгеп эшләгән акчаны сакчыл итеп тотарга әзерлән.

Уку әсбаплары


Мәктәптәге дәфтәрләрнең кирәк булып чыгуы бар. Мисал өчен, миңа татар, инглиз телләре, тарих буенча дәфтәрләрем бик ярдәм итте. Димәк, мәктәптәге иске дәфтәрләреңне ташларга ашыкма әле син.

Булган сүзлекләреңне дә алырга онытма! Теләгең булса - матур әдәбият алсаң да була.

***

Яңа йортка кергәндә, иң беренче булып мәчене кертү гадәте бар. Тулай торакка хайваннар алып керү тыела. Бүлмәңә кергәндә, уйларың позитив булсын! Шул җитә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев