Логотип Идель
Бу – тема!

УРЛАНГАН БҮЛӘК ШАТЛЫК КИТЕРӘМЕ? ЕГЕТ-КЫЗЛАР ФИКЕРЕ

Казанда шушы көннәрдә бер егет кибеттән зур йомшак аю урлаган. Болай гына түгел. Йөргән кызына бүләк итеп, аны шатландыру булган аның максаты. Әлеге егет белән нәрсә булып беткән? Аның бу гамәлен аклап буламы? Егетләрнең кызларын шатландыру өчен нинди юләрлекләр кылганнары бар? “Ялкын” егетләрдән һәм кызлардан сораштыру уздырды.

Кибеттән кызыңа дип аю урласаң, ни була?

Казанда 31 яшьлек ир-ат чәчәк кибетеннән 5 мең сумлык йомшак аю урлаган. Сатучы букет ясаган арада ул: “Карый торам”, - дип аюны кулына ала. Аннан кибеттән чыга һәм номерсыз машинасына утырып китеп бара.

Полиция хезмәткәрләре ир-атны бер тәүлектән соң тоткарлаган. Ул гаебен таныган. Үзе сөйләвенчә, аюны йөргән кызына бүләк итәргә теләгән, сатып алырга акчасы булмаган. Аңа карата җинаять эше ачканнар... Әле ярый аюны бүләп итеп өлгермәгән булган...

Егет-кызлар авызыннан:

Әлеге хәл бездә дә кызыксыну уятты. Бу егет урынында булсалар, башка егетләр ни эшләр иде? Кызлары өчен аларның нинди юләрлекләр кылганнары булган? Ә кызлар бу турыда ни дияр? Шушы сорауларга җавап эзләдек.

Чулпан Гарифуллина, 21 яшь:

- Егетнең бу гамәлен аклап була! Яшьлек теләсә нинди юләрлекне дә аклый ул. Ихлас юләрлекне, кысадан чыкмаганны! Сөйгән ярым миңа күз яше генә бирде... Үземнең аңа галстук бүләк иткәнем булды.

Камил Рәшитов, 33 яшь:

- “Во имя девушек” күп юләрлекләр кылына инде ул. Минем тарафтан да кылынды. Әмма сөйлисем килми. Сер булып калсын.

Айзилә Ситдыйкова, 24 яшь:

- Үлеш (көлә). Чарасызлыктан урлаган булса, кызганыч инде... Бәлки, алар бәхәсләшкәннәрдер?

Э.Имамиева, 23 яшь:

- Моны аклап булмый! Кызга бер минутлык шатлык ясау өчен әйбер урлап йөрмиләр бит инде! Бу юләрлек түгел, ә акылсызлык! Иң истә калганы: бер егет минем акчага премьера көнне кино карап, попкорн ашап ял итеп кайткан иде. Минем белән бергәләп. Бик истә калды! Бик сөендем!

Айсылу Хафизова, 22 яшь:

- Урланган аю белән йоклый алмас идем мин (көлә). 18 яшь тулган көнемдә иптәш егет төнге 12дә килде дә: "Чык әле 5 минутка гына", - дигән смс җибәрде. Әнигә: “5 минутка гына”, - дип чыгып киттем. Урамда минем хәтле аю тоткан "ул" көтеп тора иде. 18 яшьлек кызга аю бирсәләр, шул җитә инде. Ә ул: “Тагын бер сюрпризым бар”, - дип күземне бәйләде дә, машинага утыртып алып китте. Беренче уй курку,

качу юлларын эзләү турында түгел, беренче уй - "әни үтерә"! Ниндидер йорт янына килеп туктадык, шуннан йортның түбәсенә алып менде, ә андагы хозурлык… Кайткач әни кирәкне бирде инде.

И.Л: 27 яшь:

- Урлауга ук барганым булмаса да, бер юләрлек кылганым булды. 18 яшьтә бит эшнең ахырын уйлап тормыйсың. Кыз янына машинада барырга дип җизнинең яхшы машинасын качып кына алып чыгып киткән идем. Барышлый бәрдердем... Ул чакта бер дә күңелле булмады. Хәзер искә алырга кызык. Акчасын әле 3 ел элек кенә түләп бетердем (көлә).

Рүзия Мортазина, 23 яшь:

- Мондый эш өчен баштан сыйпап булмый инде... Ну бу бит шууу-уу-ундый мило! Юләрлеккә килгәндә, берсендә Интернет аша аралашып, аннан мине күрер өчен Мәскәүдән бирле килүләре шаккатырган иде.

C. Т, 49 яшь:

- Бәйрәмгә затлы бер кафега баргач, ирләребез шунда үсеп утырган розаларны өзеп безгә бүләк иттеләр. Алар курыкмады. Без бик курыккан идек.

Ләйсән Галәветдинова, 32 яшь:

- Аклап була, минемчә. Сөйгәнен сөендерү теләге бик зур, ә мөмкинлеге һәм акыл ягы сайрак булган, күрәсең. Яшьлеге-юләрлеге белән җинаять юлына басканын аңлап та бетермәгәндер. Аның каравы, шәп сабак алгандыр, дип ышанасы килә. Мин үзем, мәсәлән, андый юләр адымга баручы егетләрдән тизрәк качу ягын карыйм. Чөнки тормыш ул бәйрәмнәрдән генә тормый. Төрле чак була. Андый кеше көннәрнең берендә артыңа егылып китәрлек "сюрприз" да әзерләргә бик мөмкин.

Г.Х., 30 яшь:

- Мәктәптә укыганда бер егет белән йөргән идем. Шул, мине сөендерәм дип, безнең күршеләр бакчасыннан лалә чәчәкләре җыеп чыккан иде. Күргән булсалар, артын кычыткан белән чабалар иде. Бәхетенә, беркем дә күрмәде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев