Логотип Идель
Бу – тема!

УРАЗА ТОТУЫҢНЫ INSTAGRAMда КҮРСӘТЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Тиздән Рамазан ае башланып китә. Димәк, күңелләр тагын да нечкәрә. Яшьләр дә күбрәк дингә тартыла дигән сүз. Үзизоляция режимы булу сәбәпле, мәчетләргә йөрергә ярамаса да, Instagramда да үзләренең ураза тотуын, ифтарны ничек үткәрүе турында постлар да арта. Тик, бу айга аяк атлау белән, башта сораулар күбәя генә. Мондый гамәлләр дин тарафыннан рөхсәт ителгәнме соң?

Бу уңайдан сорауларыбызга Казанның “Иске Таш” мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов җавап бирә.

– Уразаны кайбер кеше «в тренде» булган өчен генә тота сыман. Күпләрнең Instagramы да Рамазан аенда бүген ураза тотуы, ифтарга кафега бару турындагы көндәлеккә әйләнеп бара. Элек әби-бабаларыбыз уразасы турында сөйләп йөрмәгән, бу гамәлне Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен эшләгән. Яшьләрнең мондый адымы, модага ияреп, ураза тотуы дөресме?

– Моннан 30 ел элек хаҗга барырга юллар ачылган вакытта акчалы егетләр хаҗга яки кече хаҗга бару турында безгә мөрәҗәгать итә башлады. Аларның Европада, Америкада булганнары бар, ә Мәккәгә кызык өчен барырга теләделәр. “Боларның хаҗлары кабул булырмы икән?” дигән шик туды бездә. Ләкин теләкләрен кире какмадык. Чөнки кабул итүче без түгел, ә Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгалә төрле юллар белән кешеләрне дингә кайтара. Бу егетләр хаҗны бик авыр кичерде, чөнки алар хәмер эчәргә, кино-концерт, дискотекаларга йөрергә ияләшкән иде. Бу егетләр соңрак аңлы рәвештә хаҗга бару өчен тагын мөрәҗәгать итте. Бер мәртәбә моны тойгач, адәм баласының күңеле шунда тарта. Анда барган егетләр бүген зур кешеләр булды, гаиләләре, балалары дин юлында, мәчетләр салды.

Яшьләрнең шушындый форматта уразаларын алып баруларына берничек тә каршы килеп булмый. Чөнки ул – дингә зур пропаганда. Яшьләр бергә җыелганда, мәдрәсәдә укыган бер егет вәгазь сөйли, Инстаграмда йөзләгән-меңләгән кеше аларны карый, аларга ияреп, дингә тартыла.

Пәйгәмбәребез (с.г.в.) һәрбер гамәл ниятенә карап кабул ителер, дип әйтә. Ният – нечкә материя. Тыштан күренмәсә дә, бөтен әйбер шуңа бәйле. Мисал өчен, ике кеше мәчеткә бара. Берсенең нияте – Аллаһ ризалыгы өчен намаз уку, икенчесенең – дусты белән күрешү. Икесе дә мәчеткә барса да, берсе шушы адымыннан әҗер ала, ә икенчесе – юк. Кемдер шушы уразага Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын, савап алу, дәрәҗәгә ирешү, җәннәтле булу өчен керсә, ул әҗер-савап ала. Кемдә мондый ният булмаса, ул кешедә мондый әҗер-савап булмаска мөмкин.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Ифтар с родными?? На столе: - свежий салат; - овощной торт; - закуски с сёмгой; - лангет из говядины; - запечённая курица с картошкой; - каннеллони с мясным фаршем; На десерт: - бисквитный торт с ягодами; - тирамису (без него никак?) Если нужны какие-нибудь рецепты-пишите? #ифтар#ифтар_с_кариной2019#рамадан2019#едимдома#идеянаифтар#рецепты#bourgenbresse#франция

Публикация от France?? - Russie?? (@madame_dzueva)

Уразаның нигезендә ният ята. Без иртә белән сәхәр ашаган вакытта Аллаһ ризалыгы өчен таң атканнан кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән тыелып тору ниятен кылмасак, безнең бу фәкать диета гына була. Әгәр адәм баласы фигураны рәтләү ниятен куйса, аның уразасы булмый.

Instagramга ураза тоту рәвешен нинди ният белән куясың бит! Әгәр ниятең “Карагыз, мин ничек ураза тотам” дигән икән, уразаң да юкка чыгарга мөмкин. Чөнки бу – рия, кешегә күрсәтү өчен кыла торган була. Әгәр ниятең “Әле яңа гына дингә килүче, уразага керүче яшьләргә мисал итеп, уразаны ничек җиңел итеп үткәрергә икәнлеген күрсәтәм” дигән дәрес һәм нәсыйхәт буларак күрсәтәбез икән, әлбәттә, бу – нур өстенә нур.

Ният һәм ихласлылык дигән төшенчә югала күрмәсен. Ә бүген ул бик тиз югалырга мөмкин. Чөнки кешедә мактану-масаю урын күп. Кеше үз киемен, кайда ял иткәнен күрсәтергә тырыша. Ә бу дингә бер дә хас гамәл түгел. Ураза – Аллаһы Тәгалә тарафыннан иң дәрәҗәле гамәлләрнең берсе, чөнки аны күрсәтеп булмый, анда рия юк. Хаҗга барган, намаз укыган күренә, ә ураза күренми. Шуңа күрә аны Аллаһ ризалыгы өчен тотарга тырышсагыз, анда күбрәк ихласлылык булса, бу вакытта аның кабул булуы, әҗер-савабы да хисапсыз булыр иде.

– Яшьләр арасында дингә аңлы рәвештә килү – сирәк күренеш. Төпле адымнар ясау өчен, иң беренче нәрсәдән башларга кирәк?

– Сабый баланың беренче адымы да ныклы булмый. Бала гаиләдә дини тәрбия алып үсмәсә, башлангыч чор сыгылмалы була. Ислам дине күпкырлы. Коръәни Кәримдә шундый аять бар. Анда “Аллаһ юлына хикмәт, матур вәгазьләр белән өндәгез, әгәр бәхәсләшсәгез, матур кыяфәттә бәхәсләшегез”, диелә. Дингә чакыру яки аның презентациясе күпкырлы. Кемдер – аның чисталыгына, кемдер – киемнәренә, кемдер – намазга, кемдер сөйләшүгә мөкиббән китәргә мөмкин. Кемне нәрсә җәлеп итә бит.

Мин 12 яшемдә Оренбургның үзәк мәчетендә булып, беренче тапкыр намаз укыганнарын күрдем. Анда бабайлар, азан яңгырагач, өйлә намазын укыды. Камәт төшкәч, бөтенесе бер сафка тезелеп баскач, мин өнсез калдым. Бу миңа шуның кадәр көчле тәэсир итте ки, аларның сафларына кереп басасым килде. Икенче көнне мин әни белән ападан моның нәрсә икәнлеген сорадым. Минем шулар арасында рөкүгъ, сәҗдә кылуның ләззәтен аңлатып бетерә алмыйм хәтта!

Яшьләр диннең берәр ягын эләктереп ала яки берәр ягына кызыга. Намазга, ураза, ифтарга кызыгып кереп китүчеләр дә бар. Бу – үзенә күрә башлангыч чор. Соңыннан төпләп дини тәрбиягә керү өчен өндәп баручы кирәк. Дингә чакырабыз да, көймәгә утыртык та, океанга чыгарабыз. Җитешсезлегебез – дингә кергән яшьләргә көймәләрендә кая йөзәргә күрсәткән навигатор юк. Дөнья сорауларына китап укып кына җавап биреп булмый. Йә кеше сынып китә, йә дингә ныклап керешә. Кем ниятен, тырышлыгын куйса, аңа Аллаһы Тәгалә юл ача, вакытын, укытучысын тудыра. Әгәр “кирәкми” дигән ният куйсаң, Аллаһ динсезлеккә юл ача.

«Цветочно-букетный период» дигән төшенчә диндә дә бар. Рәсүлебез бер хәдисендә “Һәр эшнең башында Аллаһы Тәгаләдән көч-куәт бирелә”, дип әйтә. Әмма аның билгеләнгән бер вакыты бар. Аннары Аллаһы Тәгалә аны ала. Мисал өчен, яңа эшкә керешкәндә, кеше канатланып йөри, башта директоры беренче көнне аның белән чәй өстәле артында кара-каршы утырып сөйләшә. Өч айдан соң шул кешене күреп, аннан эше турында сорасаң, “Әй, шул ук инде”, дип теләмичә генә җавап кайтара. Егет белән кыз яр буенда йөргәндә, мәхәббәтләре шулкадәр куәтле була. Ә 4 ай никахлашканнан соң сорасагыз, аларның андый ук матур яр буе түгел, ә упкынга килгән кебек булалар.

Аллаһ Тәгалә бу көч-куәтне зур эшне башлап җибәрү өчен бирә. Әгәр мондый илһам булмаса, кеше гаилә кормый, эшкә бармый, укырга керми... Тик аннан соң үзеңә тырышырга кирәк. Гаиләдә дә һаман-һаман мәхәббәт хисләре булмый. Гаилә кордыгыз, хәзер инде үзегез көч туплап, иман белән, сабыр итеп дәвам итегез. Аннары бала туды, яңадан көч-куәт килә, аннан соң яңадан сүрелә ул. Кайвакытта кими, кайвакытта үсә. Син сабыр булып кала аласыңмы?

Диндә дә шулай ук. Аллаһы Тәгалә көч бирә. Әмма көч биргән вакытта син бу әйбернең мәгънәсен аңлап өлгерәсеңме? Бу дин бөек, әмма авырлыгы да була. Сабыр булып калган кешегә Аллаһы Тәгалә тагын да зуррак дәрәҗәләр бирә. Әгәр дингә ихлас күңелдән кереп китәргә тырышсаң, Аллаһы Тәгалә сине үзенең ярдәменнән калдырмый.

– Яшь егетләр арасында җомга намазына йөрүче шактый. Араларында туры юлдан бармыйча (мисал өчен, зина кылып), һәр җомга намазына барулары турында социаль челтәрдә искәрткән, аннары гадәти юлыннан баруны дәвам итүчеләр дә бар. Моңа дини күзлектән ни дип җавап бирер идегез?

– Адәм баласы – бик нечкә дә, зәгыйфь тә, көчле дә, акыллы да, шул ук вакытта гыйлемсез дә, үзен-үзе аңламаган, Аллаһы Тәгалә генә белгән бер зат. Әгәр белсә, ул Аллаһы Тәгаләне чынлап таныган була. Без үзебезне бик аз беләбез. Рәсми медицинага – 4000 ел. Вирус чыкты, тик аңа дәва таба алмыйбыз. Бу – физиология буенча, әмма рухи яктан да шул ук хәл. Әгәр берәр әгъза үз функциясен үти алмый икән, ул – авыру. Ә калеб (җан) Аллаһы Тәгаләне ярату өчен бирелгән. Әгәр кеше Аллаһны яратмый икән, бу калеб – авыру.

Дин ул иң әүвәл Аллаһка булган мәхәббәт. Ә без безгә бүләк биргән кешене яратабыз. Әгәр уйласак, Аллаһы Тәгалә безгә бөтен нәрсәне биргән: дөньяны, галәмне, тәнне һәм башкаларны. Сине шушы дөньяга чыгарган, сиңа акыл, гыйлем биргән. Аңа булган мәхәббәтең калебеңдә булмаса, адәм баласының динендә зәгыйфьлек була. Шуңа күрә гыйбадәт кылуга караганда, кемгә гыйбадәт кылуны өйрәнү мөһимрәк. Без бит башта “намаз укы”, дип әйтәбез. Ә кемгә намаз укыйбыз без? Кемгә табынабыз? Ул нинди зат? Аны исем-сыйфатлары нинди? Боларны белмибез.

Диндә иң авыр мәcьәлә – калебтә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт тудыру. Бу – диннең нигезе. Диннең ләззәте бар. Диннең ләззәтен “дөнья җәннәте”, дип әйтәләр. “Кем дөнья җәннәтенә кермәде, ахирәттә ул җәннәткә кермәс”, дип әйтәләр.

Мисал өчен, бездә дофамин, серотонин дигән гормоннар бар. Болар – бәхет, тормыш, ярату, кәеф гормоннары. Кеше ни өчен чәй-кәһвә эчә? Чөнки дофаминны арттыра. Ни өчен уразада ифтардан соң кеше сөйләшә, кәефе күтәрелә башлый? Чөнки дофамин барлыкка килә. Бүген кешеләргә дофаминга бәйлелек бар, ул аларга кирәк. Зур гипермаркетларда иң зур чират кая? Фаст-фуд рестораннарына. Чытыр-чытыр итеп, зыянлы ризык ашап утыруның дофамины күп. Бүген – кеше дофаминга табынган заман.

Диннең дә дофамины бар. Иртәнге намазны адәм баласы ихлас күңелдән укыса, аңа Аллаһы Тәгалә шулкадәр зур дофамин бирә. Ныклы ихласлы булсаң, намаз начар гамәлләрдән дә  куәтлерәк ләззәт бирә. Шуңа күрә бүгенге көндә көрәш бара. Диндә – Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәтең, калебеңдә Аллаһка якынлык булмаса, дөньяның гөнаһлы ләззәт дофаминнары сине үзенә табындыра башлый. Шуңа бик аз кеше генә диннән дофамин таба. Аны тоя алмаган бер көнне намаз укып, икенче көнне гөнаһка төшеп, бер көнне җомгага барып, аннан соң гөнаһка керә. Болар икейөзле монафыйкка әйләнә. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Монафыйклар Кыямәт көнендә җәһәннәмнең иң төбендә булырлар”. Шуңа күрә диндә ихласлык кирәк, дингә ныклап ябышырга кирәк. Аллаһы Тәгалә моны җавапсыз калдырмый. Дофамин да, серотонины да, ләззәте дә була, сынавы да була, әлбәттә. Әмма әгәр дә син ныклык күрсәтсәң, Аллаһы Тәгалә сине саклый.

Кеше хаталана да, намаз да укый, намаз укый да, тагын хаталана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында бер кеше әйтә: “Әй, Рәсүлебез, бу кеше көндез намазларын укый, ә төнлә караклык кыла. Нишләргә соң?” дип сораган. Пәйгамбәребез “Намазында булсын әле бу”, ди. Ягъни хаталанса да, намазда калсын. Көннәрдән бер көнне намаз укуы аны гөнаһыннан тыяр. Коръәни Кәримдәге бер аятьтә “Дөреслектә, намаз фәхешлек, гөнаһлардан тыяр”, диелә. Ә нинди намаз тыя ала? Ихлас. Шуңа күрә намазның ихласлыгын арттыр, аңа әһәмият бир, югары дәрәҗәгә күтәр. Ул бөтен гөнаһларыңны тыярга ярдәм итәр. Бу – бердәнбер, иң хәерле юл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мәгьнәле фикерләр язылган. Мәкаләң өчен , Алинә, рәхмәт! Рамил хәзрәт - искиткеч гыйлемле кеше. Һәр әйткән сүзен дәлилләп, мисаллар китереп, укучыга мәгълүманты чәйнәп бирә.