Логотип Идель
Бу – тема!

УМАРТА КҮЧЕННӘН КАЧКАН ПОЧТАЛЬОН... /ВИДЕО/

"Татмедиа" җәмгыяте "Татарстан почтасы" белән берлектә инде 8нче тапкыр "Почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре" бәйгесен үткәрә. Чараның шартлары бик гади — почта хезмәткәрләре газета-журналларга язылучылар санын арттырырга тиеш. 

Соңгы елларда язылучылар саны кимү тренды күзәтелсә дә, тапкыр почтальоннар укучылар җәлеп итү үзенчәлекләрен әйбәт белә. Үз эшен яратып башкарган кешегә уңыш та һәрчак юлдаш була. "Авыл җирлегендә иң әйбәт почтальон" номинациясе җиңүчесе Гөлсөяр Урманова бу яртыеллыкта 150 кешене "Кайбыч таңнары" район газетасына яздырган. Бу узган яртыеллыктан 43 процентка артыграк дигән сүз. Берьюлы 213 хуҗалыкка  хезмәт күрсәтүче Гөлсөяр ханымга бервакыт хәтта умарта күче дә һөҗүм иткән! Хезмәтенә зур җаваплылык хисе белән каравы, эшен сөюе аны шушы зур җиңүгә алып килде.

"Кече шәһәрнең иң әйбәт почтальоны" булып Тәтештән Людмила Борисова танылды. Людмила ханым почтольон булып инде 20 ел хезмәт куя. Авылда аны белмәгән, хөрмәтләмәгән кеше юк: һәрчак ачык чырай, тәмле чәй белән каршы алалар. "Мин әле открыткалар, хатлар ташыган вакытымны да хәтерлим!" - ди Людмила үзе.

"Иң әйбәт почта элемтәсе бүлекчәсе" исеме Мамадыш районының Келәүш авылыныкы булса, "Журналларга яздыру буенча иң шәп тираж" Арча районы Ашытбаш авылы почта бүлекчәсенә насыйп булды.



"Татмедиа" җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин барлык конкурста катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.

- Татарстан — Рәсәйдә иң күп укучы төбәкләрнең берсе. Почтальоннар — безне халык белән тоташтыручыларыбыз ул.  Күпсанлы кешеләр белән эшләү дә түземлек, зиһен һәм өлгерлек сорый торган хезмәт. Күрсәткән тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! - дип җиңүчеләрне бүләкләде.

Шулай ук аларга 15 һәм 30 мең күләмендә акчалата бүләк тә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев