Логотип Идель
Бу – тема!

УЛ СИҢА КИЛЕШМИ: КОСМЕТИКА ТУРЫ КИЛМӘҮ БИЛГЕЛӘРЕ

Еш кына тире проблемаларында эчке органнар авырулары түгел, ә косметика гаепле булырга мөмкин. Шуңа күрә яңа крем, тониклар һ.б. чаралар белән файдалана башлаганчы, яхшылап аларның составын өйрәнү кирәк. Язмада кайбер косметиканың сиңа туры килмәвен дәлилләүче берничә төп билге белән таныштырабыз.

Яну

Теләсә нинди косметика сөрткәндә бит тиресе яну чарада агрессив ингредиентлар булу турында сөйли. Тиренең инфекцияләрдән саклаучы киртәсе бозылу спирт, кислоталар, ретинол, С витамины күп булу аркасында күзәтелергә мөмкин.

Корылык һәм тире кытыршылану

Чара артык агрессив йогынты ясаса, ул тирене ярсытырга мөмкин. Ә бу үз чиратында аның коруына китерә. Бу халәт шулай ук тиренең «иммунитетын» төшерә, шунлыктан биттә кызыл таплар һәм бетчәләр күбәя.

Тимгел

Аларның сәбәбетырналу яки инфекция. Ул тиренең билгеле бер яисә берничә җиренең төсе үзгәрү белән тасвирлана. Кайбер косметикада аллерген ингредиентлар, ислемайлар бар. Нәкъ менә шулар тимгелләрнең үсешенә этәргеч бирергә мөмкин. Синдә бернәрсәгә дә аллергия булмаса да, косметиканы кулланганчы, аны кулыңа сөртеп кара. Реакция булмаса, аның белән файдаланырга ярый дигән сүз.

Майлы тире һәм бетчә

Агрессив косметика тирене корыту аркасында, махсус бизләр тирене дымландыру өчен, тагын да күбрәк май эшкәртә. Шунлыктан биткә бетчәләр дә чыга башлый.

Кычыткан бизгәге

Кычыткан чаккандагы кебек кычытып торучы таплар бер чыга, бер бетә торган авыру бу. Ул, косметиканы сөрткәннән соң, ярты сәгать чамасы узуга, чыга. Кычыткан бизгәге – куркыныч авыру, шуңа күрә аның беренче билгеләре күзәтелгәч үк, косметиканы юып төшереп, дерматологка хәбәр итү киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев