Логотип Идель
Бу – тема!

ОЯЛЧАН АЛМА: «УЛ 3 КЫЗ БЕЛӘН БЕРЬЮЛЫ АРАЛАША»

«Мин ошатып, аралашып йөргән егет минем һәм тагын 2 кыз белән (мин белгәне) берьюлы аралаша. «Ошыйсың», – ди. Аңа ышанырга да, ышанмаска да белмим. Нишләргә?»

Аноним, 16 яшь




Динара Зиннәтова, Вконтактедагы «Чё гуглит татар кызы» төркеме җитәкчесе:

– Беренчедән, шуны ачыкларга кирәк: егет ул кызлар белән ничегрәк аралаша? Җаен табып, читтән күзәтеп кара әле. Бәлки, алар арасында дустанә мөнәсәбәт кенәдер? Яисә, шаяру формасында, егетнең үзеннән белешә аласың. «Күп кызлар белән аралашасың, ахры?», «Син Инстаграмда сторислар карыйсыңмы ул? Кемнәрнеке кызык?» һ.б. шундый «кыек» сораулар бирергә була.

Икенче момент: егет синең ошатып йөргәнеңне беләме? Әгәр дә сез чыннан да бер-берегезне ошатып йөрсәгез, ситуациягә ачыклык кертергә кирәк. Аңа булган мөнәсәбәтеңне җиңелчә генә булса да сиздерергә вакыт дип уйламыйсыңмы?

Олег Миняев, аспирант, 25 яшь:

– Очрашып йөрү һәм аралашу – икесе ике нәрсә. Бу очракта кызларны 2 төргә аерырга була.

Беренчесе – «минем белән йөрсәң, башка кызлар белән аралашу турында оныт» диючеләр.

Икенчесе – дуслыкны һәм мәхәббәтне аера белгән, егетенә башка кызлар белән дә аралашырга рөхсәт иткән кызлар.

Шушыннан чыгып, егетнең башка кызлар белән дустанә мөнәсәбәттә генә аралашырга мөмкин булуы турында нәтиҗә ясап була. Шуңа күрә сиңа ашыкмаска киңәш итәр идем. Аның белән ешрак аралаш, үзе турында күбрәк белергә тырыш. Бу егетнең башка кызларга да «ошыйсың» сүзләрен әйткәнен ишетүгә дә әзер бул. Авыр булмасын өчен, үзеңне алдан ук әзерлә.

Алсу Фролова-Талибуллина, психолог:

– Әлеге аралашуның максатын ачыкларга киңәш итәр идем. Үзең нәрсәне күз алдында тотасың: вакытны кызыклы уздырунымы, гади дуслыкнымы, әллә үзеңә киләчәктә тормыш иптәше сайлау максатыннан аралашырга телисеңме? Әгәр җитди мөнәсәбәтләр корырга ниятләсәң, егетеңнең дә теләге җитди булырга тиеш.

Егетнең «ошыйсың» сүзенә нинди мәгънә салып әйтүен сорау мөһим. Ни өчен аңа берничә кыз белән аралашу кирәк? Әлеге сорауларны биреп, егетнең ниятләрен дә белергә була.

Әгәр дә инде ул барлык кызлар белән дә бер үк максатны күз алдында тотып аралаша икән, монда сиңа үзбәяң (самооценка) турында уйланырга кирәк. Үзбәяңне күтәрергә тырыш, һәм күп проблемалар, менә күрерсең, үзеннән-үзе юкка чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X