Бу – тема!
"УКЫТУЧЫҢНЫ КОТЛА!" ФЛЕШМОБЫ СТАРТ АЛА!
Әгәр син:
· мәктәптә укыйсың
· яраткан укытучыңны шатландырырга телисең
· иң күп «5»леләр турында хыялланасың икән ;-)
димәк, бу флешмоб нәкъ синең өчен!
Катнашу өчен:
· укытучыңның шәхси фотосурәтен яки икегез бергә төшкән фотоны
· Instagram аккаунтын (булган очракта)
· аңа җиткерәсе теләкләрне, бәйрәм котлавын
безгә юлларга кирәк.
Барлык котлаулар сайтыбызда һәм инстаграмда чыгачак. Иң оригиналь котлаулар исә «Ялкын»ның октябрь санында урын алачак!
Фотоларны һәм котлауларны бер хат итеп, yalkin@bk.ru адресына 16 сентябрьдән дә соңга калмыйча җибәрү шарт.
Башкалар бүләк эзләп, баш ватканда, синең иң шәп бүләгең турында без инде кайгырта да башладык!
Ашык, вакыт чикле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев