Логотип Идель
Бу – тема!

«УКЫТУЧЫНЫҢ КӘГАЗЬ ЭШЕН КИМЕТЕРГӘ КИРӘК!»

Мәктәп укучылары җәйге каникулның бер аен ял итеп бетерсә дә, укытучыларның әле һаман урак өсте. Бүген алар Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре республика киңәшмәсенең милли мәгариф секция пленар утырышына җыелды. Əлеге практика инде ике ел кулланыла икән. Аны июньдә үк уздырып куеп, август аена кадәр укытучыларның тынычлап ял итүен телиләр. 

Татарстанның милли мәгариф системасында уңышлар күп булса да, утырышта бик күп четерекле мәсьәләләргә тукталдылар. Халык та бит юкка гына “Чирен яшергән үлгән”, дип әйтми. 

Татар телен өйрәнүчеләр кими 


Бүген туган тел ирекле сайлап алу нигезендә ата-аналарның гаризалары буенча укытыла. Хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә 5 телдә белем бирелә, 7 тел өйрәнү предметы булып тора, якшәмбе мәктәпләрендә 23 милләт тел һәм мәдәният өйрәтелә. 2018-2019 уку елында укучыларның 69 проценты ана теле буларак – татар, 29 проценты – рус телләрен сайлаган. 

Әти-әнинең кайсы телне сайлавы күп факторга бәйле. Бу туган тел укытучысы алдына зур бурыч куя. Укытуны нәтиҗәле алым кулланып, мавыктыргыч итеп оештыру – көн таләбе. Әлбәттә, факторлар арасында туган телгә мәхәббәт, гаиләнең, укытучының мөмкинлекләре бар. Республикада ана телен өйрәнү торышы җентекләп анализланганы. Татарстанның 43 проценты укучысы - татар телен татар сыйныфлары һәм татар төркемнәрендә, ә 57 процент рус төркемнәрендә дәүләт теле буларак өйрәнә. 

– Бер караганда, бу куанырлык саннар түгел. Яртысыннан күбесе үз телен чын мәгънәсендә яратып, тирәнтен итеп өйрәнергә әзер түгел. Кызганыч, ана телен өйрәнүдә төркемнәр туплау механик рәвештә башкарыла. Рус телендә белем биргән мәктәпләрдә татар төркемнәре кими, милли мәктәпләрнең күбесендә татар телен татар төркемнәре өчен булган дәреслекләрдән өйрәнүе ачыкланды. Бу сорауга формаль карамасак иде. Әлеге ситуациядә сөенерлек урын юк, – дип ассызыклый Татарстан Мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин. 


Казанда ничек? 


Республика башкаласына килгәндә, биредә 324 балалар бакчасы, 188 мәктәп, 48 өстәмә белем бирү учреждениесе эшләп килә. Анда 200 мең бала белем ала. Шуларның 58 проценты татар телендә укый. Математика, физика, химия, биология, география, җәмгыять белеме, Татарстан тарихыннан шәһәр олипиадалары татар телендә уза икән. Әнә, Казанның 2нче татар гимназиясен тәмамлаган Рамил Баһавиев, татар мәктәбендә укып та, БДИны иң югары балларга тапшырып булганлыгын дәлилләде. Бу мисалларны Казан Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов китерде. 

Тик аннан соң чыгыш ясаган Татарстан Мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин милли мәгариф өлкәсендәге бер генә проблеманы да читләтеп узмады. Аның фикеренчә, җәмгыятьтә туган каршылыкларга карамастан, телне саклап калу – төп бурыч. 

Хәзерге вакытта Татарстанда туган телләрне укыту буенча үрнәк уку программалары төзелгән. Бу – яңа буын укыту-методик комплектлары. Мисал өчен, 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән, 24 басма уку әсбабы буларак кулланыла. 


Татар балалалар бакчаларында татарча белмиләр 


Агымдагы елда 2015 балалар бакчасының 824е рус һәм татар телләрендә эшли, 1008 татар төркеме бар. Татар телендә белем биргән балалар бакчаларына да таш ыргыттылар. Бу, әлбәттә, тикмәгә генә түгел. Чөнки баланы татар балалар бакчасына биргәннән соң, сабый туган телен оныта икән ләбаса. Менә сиңа парадокс. Бу мәсьәләне дә ныклы дилбегәгә алырга җыена министрлык. 

Ә милли мәктәпләрнең күбесе татар статуслы булса да, рус телендә укыта. Моның турында күп шелтәләр килә икән. Шулай итеп, балаларда ана телендә фикерләү дәрәҗәсе, татар телен фән буларак укыту кими. Бу мәәлә дә кабыргасы белән тора, дип саный урынбасар. 

Республикада 42 татар гимназиясе эшли. Бу эштә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе, Яр Чаллының 2нче, Алабуганың 2нче, Бөгелмәнең 14нче гимназияләре татар гимназияләре үрнәк булып тора. Тик яхшы дәрәҗәдә эшләгәннәргә дә тыныч кына белем бирергә ирек кылмыйлар. Кайбер ата-аналар, бертуктаусыз мәктәпне гаепләп, алар өстеннән шикаять яза. Кайбер әти-әниләр, татарча укыту алып барылса, башка мәктәпкә күчерү белән дә куркыта. «Бу очракта баласыз калу да куркыныч. Икенче яктан, статусны югалту да начар. Биредә урталыкны табарга кирәк. Россия мәктәпләре өчен әзер рецепт бөтенләй юк! Үзегез аңлап эшләргә, шул ук вакытта позициягез ныклы булырга тиеш», – ди Илсур Һадиуллин. 


Авыл мәктәпләрен япмаска! 


Хәзерге вакытта республикадагы 700 татар мәктәбе эшли. 2018-2019 уку елында 96 мәктәптә биш һәм аннан да азрак бала белем алган. 1 сентябрьдән, авыллардагы демографик хәлгә бәйле рәвештә, 10 уку йорты эшчәнлеген тулаем, 7 уку йортыныкын вакытлыча туктачаклар.  

– Бу мәгариф системасының проблемасы гына түгел, авыл язмышы. Ни генә әйтмәсеннәр, әгәр мәктәп бар икән, авыл саклана. Бер бала булсын, уку йортын ябарга кирәкми. Татарстан Президенты тарафыннан да авылларны саклап калу бурычы бар. Шуңа күрә башлангыч мәктәпләр эшләргә тиеш. Быел да 25-30 бала булган төп мәктәпне башлангычка калдыру турында да мөрәҗәгатьләр булды. Без моңа каршы. Саклап калу эшен бергәләшеп башкарырга тиешбез. Бу эштә мәктәп җитәкчеләренә актив булырга кирәк, – ди урынбасар. 

«Кәгазь боткасы булмасын!» 


Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов та мөгаллимнәрнең кәгазь боткасы кимүе яклы. 

— Безнең төп бурыч - укытучының кәгазь-отчёт эшен бетерү. Монда президиумда утыручыларның да гаебе бар. Чөнки укытучының кәгазь эше минималь дәрәҗәдә булырга тиеш, калганнарын барысын да сайттан алсыннар. Кирәкмәгән кәгазь  сорап, мөгаллимнең башын катырырга кирәкми. Укытучының төп эше – балалар белән шөгыльләнү. Бу мәсьәләне хәл иттерәчәкбез. Моңа без үзебез гаепле, — ди депутат. 

Аның бу фикерен секциядә катнашучы мөгалимнәр дәррәү кубып алкышлады. Авырткан урыннарына тигән мәсьәләнең түрә тарафыннан аңланылуы күңелгә бераз булса да өмет өсти шул. Чөнки 21нче гасыр укытучысы баланы укытырга вакыты калмый: аннан минут саен әле бер отчет, әле бер документ, әле бер уку планын сорыйлар. 


Ир-ат укытучылар булсын! 


Татарстан мәктәпләренең күбесендә хатын-кыз укытучылар белем бирә. Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, уку йортларына ир-ат укытучыларны кире кайтарырга кирәк. “Алар белән шөгыльләнергә, сайлап алырга, стипендия булдырырга, хезмәт хакларын арттырырга кирәк. Әгәр болай барсак, сезнең белән генә тәрбия барып чыкмый”, - ди депутат гүзәл затларга. 

“Әти-әниләрне катнаштырмагыз!” 


Укыту программаларын мәктәпләр үзе сайлап алырга тиеш. “Кызганыч, кайбер мәктәпләр, бу эштә ата-аналарны катнаштырып, аларга кул күтәрттерә. Телне укыту өчен сәгатьләр булмаган укыту программасын сайлап алып, ата-анага сылтап калдыра. Программасны раслаганда, әти-әниенең бер генә катнашы да юк. Сез сайлап аласыз, аларны катнаштырмагыз! Анда берничә укыту программасы тәкъдим ителә. 3, 4нче укыту программасында туган тел каралган. Яңа укыту программаларының бөтенесендә дә туган телне өйрәнү булачак. Әгәр сез туган тел булган программаны сайламасагыз, ата-аналарны Конституция хокукыннан мәхрүм итәсез. Кызганыч, моңа үзебез гаепле. БДИ аркылы, балаларга татар теленнән 2нче сыйныфтан грамматика керттек. Аларны элек кызыксындырырга кирәк, ә без башына мәҗбүриләп грамматика керттек, рус балаларына имтиханнар тапшыртып, нәфрәт тудырдык. Хәзер шуның җимешен татыйбыз. Бу эштә вакыт таләп ителә. Акрынлап, ата-аналарны җәлеп итеп, кызыксындырырга кирәк”, - ди Илдар Гыйльметдинов. 


Ашатуны – бушлай! 


Мәктәптәге туклануга да туктап узды Илдар Гыйльметдинов. Аның фикеренчә, башлангыч сыйныфларда укучылар бушлай кайнар аш белән тәэмин ителергә тиеш. Якын арада моңа кагылышлы үзгәрешләр федераль законга кертеләчәк. Бу күбесенчә федераль бюджет исәбенә булырга тиеш. Моның өчен, 140 миллиард сум акча таләп ителә, шуның 100 миллиарды федераль бюджеттан булса, калганын төбәк табарга тиеш була. Чыннан да, бүген бу мәсьәлә дә көн кадагында. Кем ашый, кем ашамый, кем ике тапкыр туклана. “Без балаларны аера алмыйбыз, бөтенесе дә бертигез булыра тиеш”, - ди депутат. 

Соңгы мәсьәлә булып ике сменада эшли торган мәктәпләргә тукталды ул. Хәзерге вакытта Татарстанда 60 якын мәктәп ике сменада эшли. Әгәр вәзгыять шулай дәвам итсә, мондый система тагын 40 ел шулай дәвам итәргә мөмкин. Шуңа да монда яңа мәктәпләр төзү кирәклеге көн кебек ачык. 



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА 


Илнар МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев