Логотип Идель
Бу – тема!

УКЫТУЧЫЛЫК – ЙОЛДЫЗЛАРГА ИЛТӘ ТОРГАН ЮЛ

Үземнең кечкенә чагымны хәтерлим. Төнге күккә карап, очарга, бер киңлектән икенчесенә эләгергә (бүгенгедән – үткәнгән, аннан киләчәккә сәяхәт итәргә) хыяллана идем. Миллиардлаган нәни утлар, минем хыялларымны кузгатып, киләчәктә кем булырмын икән, дип уйларга мәҗбүр итә иде.

Балачак – ул Нәни принц һәм Төлке яши торган планета. Анда һәрчак йолдызлар кабынган була һәм йолдызлар һәр баланың күңеленә сихри җылылык иңдерә. Балачак – ул гомерлеккә саклана торган хатирәләр.

Мәктәптә укыганда, йолдызларга җитү һәм белем алу өчен, бик күп авырлыклар үтәргә туры киләчәген аңладым. Хәзер, еллар үткәч, гимназиядәге авыр дәресләрне искә төшерәм һәм эчтән генә рәхмәт әйтәм. Сыйныфыбыз искиткеч үзенчәлекле иде һәм миңа бик күп дуслар бүләк итте. Соңрак «Сәләт» лагерьлары чоры башланды. «Сәләт»тә һәрчак бердәмлек рухы, белемнәребез белән уртаклашасы килү теләге яшәде. «Без бердәм, без көчле – «Сәләт»кә без рәхмәтле» сүзләре һәр баланың күңелендәге хисләр чагылышына әйләнде. «Сәләт» мохите һәм сәләтлеләр белән аралашу мине ике төп хакыйкатькә өйрәтте: көчләп тагылган нәрсәнең киләчәге юк. Икенчесе: сүз – ул орлык. Ташка эләксә, шытып та чыга алмаячак, йомшак туфракка утыртылса, яхшы һәм игелекле җимеш бирәчәк.

Студент елларында дөрес тормыш рәвеше алып баруны пропагандалый башладым һәм, Студентлар советы рәисе вазыйфасына алынып, актив тормыш позициясен булдырырга тырыштым. Шул вакытта туган илем һәм кече ватанымның тарихы белән ныклап торып кызыксыну барлыкка килде. Берсендә, XX гасыр башында булган Рус фетнәсе һәм офицер Деникин турындагы кызыклы бер тарихка юлыктым. Деникин «Яу кырында туганнарны, кардәшләрне үтергән өчен офцерларны бүләкләргә хакым юк», – дип белдерә һәм бөтен төр бүләкләүләрдән баш тарта. Бу тарих белән танышкач, әдәп-әхлакның нигезе хисләр түгел, еллар дәвамында тупланган принциплар булуына инандым. Бер генә мәсьәлә дә (халыкара, милли, дини, икътисади булсынмы ул) әхлаклы кешене әдәпсез кыланырга мәҗбүр итә алмый. Бу хакыйкатьне аңлагач, мин гражданин-укытучы булырга хәл иттем. Әхлаклык – бүгенге көндә балаларга тәкъдим итә ала торган иң төп кыйммәт. Ләкин үзеңдә булмаган байлыкны башкаларга биреп булмый. Бу хакта да онытырга ярамый. Шуны истә тотып, һәрдаим үземнең педагогик осталыгымны камилләштерергә тырышам. Татарстан республикасының фәнгә гашыйк балалар һәм яшьләрне, аларның гыйльми һәм рухи яктан үсешенә йөз тотып эшли торган яшьләр сәясәте проектларын тормышка ашыруда катнашам. Миңа калса, бу гражданлык һәм  әхлакый активлык күрсәтүнең менә дигән ысулы. Гражданин-укытучы булу ул әле әдәпле булу дигән сүз генә түгел. Гражданин-укытучы үзендә батырлык һәм сабырлык кебек сыйфатларны да булдырырга тиеш.

Күктәге йолдызларны күзәтеп, үземнең балачак хыялларымны искә төшереп утырганда, кисәк кенә бер хакыйкатьне аңладым: көн саен тарих дәресләрендә мин укучыларым белән бергә үткәнгә әйләнеп кайтам икән. Ә киләчәккә сәяхәтне, кечкенә-кечкенә адымнар белән булса да, без бергәләшеп башкарабыз. Әйләнә-тирәбезне камилләштерергә тырышуыбыз, яхшы гамәлләр кылуыбыз һәм милләтебезнең якты киләчәгенә ышанычыбыз безне киләчәккә алып бара.

Еш кына В.Маяковскийның сүзләре искә төшә:

«Тыңлагыз!
Әгәр йолдызларны кабызалар икән –
димәк, бу кемгәдер кирәк?
димәк, кемдер аларның булуын тели?..»

Эмиль Ирек улы Шәйдуллин,
Казан шәһәре, 155нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев