Логотип Идель
Бу – тема!

УКЫТУЧЫГА КУПАЛЬНИКТА ФОТОГА ТӨШӘРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Консерватив карашлы кешеләр, әлбәттә, “ярамый!” дип җавап бирер. Ә менә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен махсус әзерләнгән әхлак кодексының яңа редакциясе мөгаллимнәргә интернетка купальниктан фото урнаштыруны тыймый.

Укытучыларның интернетта үз-үзен тоту кагыйдәләре язылган документны Россиянең Мәгърифәт министрлыгы һәм россиякүләм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы белгечләре әзерләгән. Хәзерге вакытта бу документның Россия төбәкләренә җибәрелгәнлеге дә билгеле.

Документның тулы атамасы - “Мәгариф тармагы хезмәткәрләре өчен һөнәри әхлак нормалары турында якынча нигезләмәләр”. Белгечләр аны мәктәптә норматив актлар, коллектив һәм тармак килешүләре төзегәндә кулланырга киңәш итә.

Бу – беренче шундый документ түгел. Әхлак кодексының иске варианты 2014 елда ук әзерләнгән булган. Быел исә мәгариф учреждениеләренә аның яңартылган вариантын тәкъдим иткәннәр.

УКЫТУЧЫЛАРНЫ ДОКУМЕНТ ЯКЛЫЙ

Әлеге документ турында зурлап сөйләмәсләр дә иде, мөгаен. Әмма, әхлак кодексының яңа басмасына яңа пункт өстәлгән. Ул укытучыларның интернетта үз-үзләрен тотышына бәйле. Пункт озын түгел. Укытучыларга бары тик “балаларның үсешенә, камилләшүенә зыян китерә торган мәгълүмат” урнаштыру гына тыела. Беренче чиратта, бу – порнография, суицид ысуллары, исерткеч эчемлекләр куллануны пропагандалау, әшәке сүзләр куллану һ.б.

– Кызганыч, узган уку елында укытучыларны  интернетта һөнәри этиканы бозуда гаепләү белән бәйле шау-шулы вакыйгалар еш булды. Спорт һәм дөрес яшәү рәвешен популярлаштыру белән шөгыльләнгән  мөгаллим эштән дә азат ителде, хәтта. Әлбәттә, без бу хәлләрдән читтә кала алмадык. Шуңа күрә иске нормалар урынына яңа документ булдыру карары кабул ителде, - дип белдерә Россиякүләм мәгариф профсоюзлары рәисе Галина Меркулова.

Җитәкче сүләренчә, купальникта төшкән фото берничек тә порнография була алмый. Шуңа күрә интернет белән бәйле әлеге яңа  пункт укытучыны гадел булмаган гаепләүләрдән  саклап калырга тиеш.

– Яңа басма цифрлы дөнья таләпләренә җавап бирә. Алай гына да түгел, документка укытучының һөнәри әхлак нормаларын бозу-бозмавын гадел һәм объектив итеп тикшерүгә хокукы булу турындагы пункт та өстәлде, - ди Галина Меркулова.

Моннан тыш, әлеге әхлак кодексында укытучылар өчен дресс-код та йомшара төшкән. Элегрәк укытучы “эшлекле стильдә” генә киенергә тиеш булса, хәзер исә аның тышкы кыяфәте бары тик “мәгариф программасы бурычларына туры килерлек дәрәҗәдә” булырга тиеш.

“БИК БӘХӘСЛЕ ДОКУМЕНТ...”

Без исә бу укытучылардан әлеге “әхлак документы” белән бәйле уй-фикерләрен сораштык.

Алена Иванова, 30 яшь, математика укытучысы:

Миңа калса, бу - бик шәп яңалык! Мәсәлән, мин Инстаграм челтәремә төрле матур фотолар урнаштырырга яратам. Ә йөзү – минем хобби!  Тик купальниктан фотолар куярга шүрли идем. “Килешми”, - дип уйлаганнан түгел. Нәкъ менә теге укытучылар белән булган хәлләр мине куркытты. Шуңа күрә тренировкаларымны кешегә күрсәтми идем. Укытучыларны ниндидер кысаларга кертү, әлбәттә, дөрес түгел! Аллага шөкер, җитәкчеләр моны аңлаган. Мең рәхмәт.

Лилия, 29 яшь, инглиз теле укытучысы:

Минем фикерем ике яклы. Беренчесе - бу минем тормыш, ни телим, шуны эшлим! Кеше сүзенә, фикеренә карамыйча яшим. Шәхси тормыш кагылгысыз! Икенчесе – тәрбия дигән әйбер дә бар бит әле. Бигрәк тә безгә, татарларга купальникта фотога төшеп, аны халыкка чыгару ярамый торган хәл. Бүген социаль челтәргә купальниктан фото урнаштырып, иртәгә әлеге фотоны күргән 20-30 укучы каршына чыгып басарга мин шәхсән оялыр идем. Тик ничек кенә булмасын, купальниктан фотога төшкән өчен мөгаллимне эштән алу гадел түгел дип саныйм. Ул бит мәктәп белән генә яшәми. Дуслары, танышлары, туганнары бар. Шуңа күрә бу очракта иң яхшысы, профильне мәктәп укучылары өчен ябып кую. Гомумән, 9 нчы сыйныфка кадәрге балаларга социаль челтәрләрне тыярга кирәк.

Алсу Зарипова, 35 яшь, тәрбияче:

– Миңа калса, бу шактый бәхәсле документ. Купальниктан фотога да төрлечә төшеп була бит. Шул ук вакытта күлмәктән дә фотога төрлечә төшәргә мөмкин. Шуңа күрә бу әхлак нормалары миндә ышаныч уятмый. Бик бәхәсле...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев