Логотип Идель
Бу – тема!

УКЫТУЧЫГА БҮЛӘК. НИНДИ?

5 октябрь – укытучыларыбызның көне. Мәктәптә укыйсыңмы, әллә инде күптәннән тәмамладыңмы – анысы мөһим түгел. Әлеге көнне укытучыларыбызның күңелен күреп, аларга карата булган рәхмәт хисләребезне җиткерү мөһим. Әгәр рәхмәтеңне чын күңелдән бирелгән бүләк аша җиткерергә телисең икән, рәхим ит! Бу эшне яхшы итеп башарып чыгарга сиңа “Ялкын” ярдәм итәр ;-)

Мондый бүләкләр һәр укытучының күңеленә хуш килер һәм башка бүләкләрдән аерылып торыр:

Өстәл әзерләргә мөмкин


Әти-әниләрме, укучылар үзләреме – бу эш һәркемнең кулыннан килер. Туй өстәле әзерләү мәҗбүри түгел. Укытучыгызның яраткан ризыкларын алып, шуның янына торт, чәй, сок, җиләк-җимешләр өстәп, әлеге бәйрәмне чөкердәшеп уздырырга була.

Сертификат бүләк итү – яхшы гамәл


Ничек кенә баналь булса да, сертификат беркайчан да артык түгел. Өстәвенә укытучыгызның кызыксынуларын белеп алып, ул яратып йөргән кибет яки башка җиргә сертификат алырга була бит. Китап кибетеме ул, әллә спа-салонга сертификатмы – иң мөһиме чын күңелдән булсын!

Театр, концертка билет!


Укытучыңның яраткан театрын яки җырчысын белмисеңме? Алайса классик спектакль яки концертларны сайларга мөмкин.

Укытучыңны мастер-класска җибәр ;-)


Укытучының тормышы күп очракта мәктәп белән генә чикләнә. Әнә шул даимилеккә ямь кертеп җибәрү өчен укытучыны берәр мастер-класска юллама бирергә була. Бәлки уктучыгыз ашарга пешерергә яратадыр, ә бәлки, кул эшләре белән кызыксынадыр?

Укытучыга бүләк итмәскә киңәш итәбез:


-          Косметика һәм парфюм. Аларны һәр кеше үзенең зәвыгы һәм тән үзенчәлекләреннән чыгып сайлап алырга тиеш.

-          Кием. Аны да кеше үз сайлап ала. Башкалар биргән кием аңа килешмәскә, үлчәме туры килмәскә мөмкин.

-          Акча.

-          Спиртлы эчемлекләр.

P.S. Ә дөресен генә әйткәндә укытучыларга әллә ни күп тә кирәк түгел бит. Әгәр бүләк бирергә мөмкинлегең булмаса, ул синнән еракта булса, гап-гади бер эчкерсез смс белән дә укытучының күңелен эретү җиңел. Бергәләп эретәбезме? ;-)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев