Логотип Идель
Бу – тема!

УКЫТУЧЫ - СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРДӘ: ЯРЫЙМЫ, ЯРАМЫЙМЫ?

Укытучы булсаң, социаль челтәрләрдә “шаг влево, шаг вправо – расстрел”. Ник дигәндә, синең һәр адымыңны күзәтеп торалар. Берәр “кыек” эш эшләдеңме, бар кеше алдында “чәйнәргә” дә күп сорамыйлар. Шуңа күрә Instagram яки “Вконтакте”га пост куйганда, җиде түгел, җитмеш кат уйлап, бер кат кисәргә кирәк.


Купальниктан төшкән фотоны Instagramга куяргамы яки үз укучыларыңны дуслар исемлегенә кертергәме? Бу турыда һәрбер укытучы уйланадыр. Февраль башында Барнаул шәһәрендә бер укытучыны кыска күлмәктән фотога төшүе өчен аз гына эштән кумыйча калганнар. Бу фотоны укытучы “Вконтакте” челтәрендә урнаштырган булган.

Былтыр җәй шуңа охшаш очрак Омск шәһәрендә булды. Анда да укытучыны фото өчен шактый тәнкыйтьләгәннәр иде. Ул вакытта Россиянең төрле төбәкләрендәге укытучылар #УчителяТожеЛюди дигән флешмоб уздырып, үзләренең купальниктагы фотоларын урнаштырды.

Моннан бер атна элек ялкынга тагын ут өстәгәннәр: Пермь шәһәрендәге Вячеслав Посох исемле укытучының спортзалда төшкән фотоларына тап булып, интернетта урнаштырганнар. Әлбәттә, аны эштән куу турында сүз булмаган. Бары тик шәһәрнең иң матур укытучысы, дип атаганнар.

BBC News Русская служба басмасы төрле илләрдәге укытучыларның бу уңайдан фикерләрен сорашкан.

Вячеслав Посох (Пермь, Россия):

– Гыйнварда мин 3, 4, 7, 8нче сыйныфларда инглиз телен укыта башладым. Бер айдан күбрәк вакыт уза, һәм шәһәр сайтында Instagramдагы фотоларым белән язма чыга. Instagram – минем өчен видеокөндәлек, анда үсешемне, шул исәптән спорттагы уңышларымны да, билгеләп барам. Өч ел элек табиб кушуы буенча, арка авыртуыннан котылыр өчен, спортзалга йөри башладым. Әйе, мин спортзалдан топлес фотолар ясыйм. Чөнки тәндәге үзгәрешне күрү мөһим.

Шушы фотолардан соң хезмәттәшләрем дә чыш-пыш сөйләшә, социаль челтәрләрдә миңа негатив комментарийлар калдыра башлады. Берәүләр мине мондый физик форма белән укытучы һөнәрен дөрес сайламауда, икенчеләр мускулларны үстерүдә махсус дарулар куллануда гаепли. Укучылардан берәрсә дә ишеткәнем юк. 7-8 сыйныфлар белән сөйләштем, алар мине аңлады.

Бу шау-шуга карамастан, мин алга таба да социаль челтәрләрдә үзем булып калачакмын. Син укытучы булсаң да, эш синең социаль тормышыңны тулысынча контрольдә тота алмый. Мәктәп администрациясе дә мине хуплады гына.

Әйе, Россиядә хатын-кыз укытучыларга яла күбрәк ягалар. Бу профессиягә түгел, ә җәмгыятькә бәйле. Бездә бит хатын-кызларга, гомумән, таләпчәнрәк карау бар. Ир һәм хатын-кызларның чишүенә дә төрле караш. Әгәр Президент шорты киеп төшкән топлес фотоларын куя ала икән, укытучының моны эшли алмавы сәер.

Франциско (Рио-де-Жанейро, Бразилия):

– Мин фавелада (Бразилиядәге җинаятьчелек чәчәк аткан ярлы квартал) дәүләт мәктәбендә химия укытам. Берьюлы 15 сыйныфта укытам. Һәр сыйныф өчен WhatsAppта аерым төркемнәр булдырдым. Анда уку буенча материаллар җибәрәм, дәресләр булмый калса, хәбәр итәм. Укучыларым WhatsApp тикшермичә өйдән чыкмый.

Facebookны кулланам, анда сәяхәтләрдән фотолар урнаштырам. Тик беркайчан да үз укучыларымны дуслар исемлегенә кертмим. Алар – минем укучылар, дусларым түгел бит. Ләкин бу әле аларга булышмыйм дигән сүз түгел. Бу – бары тик башка мөнәсәбәтләр генә. Укытучы һәм укучыларга үзара яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга, әмма дистанция сакларга кирәк. Аеруча сүз ир-ат укытучы һәм укучы кыз турында барса. Әгәр мин, 50 яшьлек ир-ат, 15 яшьлек укучы кыз белән Facebookта аралашсам, әти-әниләр моны аңламас иде.

Онамик Саха (Лондон, Бөекбритания):

– Мин Голдсмитс университетында белем бирәм. Twitter, Facebook, Instagramны кулланам. Facebook, Instagram – минем шәхси мохитем, анда студентларымны язылучы, дуслар исемлегенә кертмим. Facebookта миндә кандидат диссертациясен язган студентларга гына искәрмә ясыйм.

Twitterда минем постларны һәркем күрә ала. Анда “Арсенал” футбол клубы, джаз турында язам, Лондон метросына зарланам. Аны башлап кына җибәргәндә, укытучы буларак, миңа дөрес тон табу авыр иде, чөнки лекцияләремдә дә рәсми тел кулланмыйм диярлек.

Twitterга язганда, мине студентлар һәм университет администрациясе укыганлыгын уйлыйм. Университет турында твитларымны юкка чыгарганым да булды. Минем фолловерлар арасында Голдсмитс белән идарә итүчеләр дә бар. Тик алар беркайчан да минем берәр твитымны алып ату турында сорамады.

Кирилл Загустин (Санкт-Петербург, Россия):

– Мин гади мәктәптә тарих һәм җәмгыять белемен укытам. Instagram, “Вконтакте”дан кулланам, Telegramда канал алып барам, ләкин соңгысын социаль челтәр, дип атамыйм. Укытучы, аеруча яшь мөгаллим, үз укучыларына ачык булырга тиеш, дип уйлыйм. Мине дә үзләре кебек үк “Вконтакте”да бите булган кеше итеп күрсеннәр.

Укучыларымны дуслар исемлегенә кертәм, монда искәрмәләр юк. Әйе, социаль челтәр аша синең белән дуслашырга теләгән укучылар да була. Миңа, мәсәлән, ниндидер мемнар җибәрәләр. Аларның ни тарихка, ни җәмгыять белеме фәненә кагылышы юк. Бу вакытта “Кадерле укучым, әлбәттә, бу бик яхшы, тик бу укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләре кысаларыннан чыга”, дип язам. Әмма укучылар тарих белән бәйле мем җибәрә икән, мин моның турында бик рәхәтләнеп фикер алышам.

Мин сүгенү сүзләре белән язылган пост язганымны күз алдыма да китерә алмыйм. Instagramда биш ел элек пляжда төшкән фотом бар: аны балалар да күрде, кемдер лайк та куйды хәтта. Мин сәхнә янында бер бокал сыра тотып торып төшкән фотомны да урнаштырдым. Адекват укучылар һәм аларның әти-әниләре укытучыларның да кеше, аларның үз тормышы бар икәнлеген аңлый.

Безнең мәктәптә укытучыларның 95 проценты – хатын-кыз, 5 проценты – ир-ат. Россиянең башка мәктәпләрендә дә шул ук хәл. Шуңа да күп кенә җәнҗалларның хатын-кызлар аркасында түгел, ә укытучы хатын-кызларның күбрәк булуы аркасында килеп чыга.

Анна Ковалева (Сямынь, Кытай):

– Мин Кытайда шәхси тренинг үзәгендә инглиз телен укытам. Укучыларым арасында балалар да, олылар да бар. Минем эш килешүендәге кушымтада укытучының балалар белән WeChat социаль челтәре аша аралашуы хупланмый диелгән. Шулай итеп, чит ил укытучыларын студентлардан изоляцияләргә тырышалар.

Мин укучыларымны дуслар исемлегенә кертәм, алар арасында миңа симпатия белдерүчеләрне – юк. Чөнки укучылар арасында минем дусларга кергән, аннары миңа мәхәббәт хисе аңлатучылар булды. Андыйларны блокировкаларга туры килде. Үзем беркайчан да укучыларыма беренче язмыйм, аларны уңайсыз хәлгә калдырмыйм. Купальник яки кыска итәктән төшкән фотоларымны куймыйм. Әгәр шәхси фотолар куярга теләсәм, үз укытучыларымны искә төшерәм. Алар шундый фото куйса, миңа кызык булырмы? Юк. Алайса ни өчен укучыларым мине купальникта күрергә тиеш?

Социаль челтәрләрдә сәясәт, дин турында язмыйм. Шәхси тормышым турында язган постларым өчен үкенергә туры килгән чаклар да булды.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев