Логотип Идель
Бу – тема!

УКЫТАЛАР ИКӘН - УКЫРГА КИРӘК?!

Әлеге язма 1 курс студентларына һәм югары сыйныф укучылары өчен махус әзерләнде, шуңа күрә әгәр син әлеге категориягә керәсең икән рәхим итеп укы ;-)

1 курс студентының күп кенә вакытта уку процессыннан күңеле кайта. Вакыйгалар ул теләгәнчә бармый, ул теләгән фәннәр укытылмый һәм, гомумән, ул үзенең ник нәкъ менә ул урынга укырга керүенә үкенә башлый.

Әмма бу – нормаль күренеш, студентларның күбесе бу хәл белән күзгә-күз очраша. Ә хәзер киләчәктә син очрашасы кайбер вакыйгалар белән таныштырабыз һәм аларга сине алдан ук әзерләп куябыз.

1. Барыгыз да бер үк мөгаллимгә гашыйк булачаксыз. Бәлки бер-икегез аерылып калыр инде. Ярый, анысы мөһим түгел. Ул усал булачак. Үзе яраткан кебек үк сезгә дә үз фәнен яраттыра алачак.

2. Бер укытучыны бер студент та яратмаячак, әмма синең күңелеңне ул нәрсәсе беләндер яулап алачак. Бәлки ул бабаңа охшагандыр? Ә бәлки киенү рәвеше ошыйдыр?

3. “Мин бер җиргә укырга кердем, ә миңа бөтенләй башка фәннәр укыталар!”. Булачак биохимикка фикультура нәрсәгә кирәк?! Ә булачак журналистка борынгы заман тарихы нигә?! Политологка математика нинди максатлар белән укытыла??? Укыталар икән, укырга кирәк. Файдасы булачак, ышан. Гомумән, югары белем алган кеше уку йортын бетереп чыгып киткәндә һәрьяклап белемле булырга тиеш.

4. Беребез дә идеаль түгел. Параларны калдыргаларга туры килә, йоклап калырга да, имтиханны бирә алмаган чаклар да... Болар барысы да һәр студент белән була торган гадәти вакыйгалар. Кыен хәлләрдә чыга белүнең кирәк әле тормышта ничек кенә кирәк булачак. Әмма бик тәҗрибәле булам, дип, дәресләр калдырып йөрү һич кенә дә файдага булмас.

5. Беренче сессия. Берәү дә җиңел булачак, дип гарантия бирми. Тик көчеңне уч төбеңә тупла да, бу вакыйгага алдан ук әзер булып тор. Барысы да яхшы да булырга мөмкин, киресенчә дә... Тик, ни генә булса да, барысына да әзер бул. Бу тормышта хәл ителми торган проблемалар юк, ышан ;-)



Вакыт үтә, әмма ияләшү дә, уку йортына карата хөрмәт тә, мәхәббәт тә артмыймы? Бу очракта бер генә: җаныгыз теләгән якка йөз белән борылыгыз. Үз-үзеңне мәҗбүриләп, үзең теләмәгән урында уку мәгънәсез (ә бәлки куркыныч?) нәрсә.

Уңышлар сиңа, дустым! Төркемдәшләрең яхшы, мөгаллимнәрең белемле һәм аңлучан, аякларың йөгерек булсын! ❤?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев