Логотип Идель
Бу – тема!

УКЫРГА! ВЕРТОЛЕТ БЕЛӘН!

Ул сиңа таба килә. Тез буыннары сатлыкҗаннарча калтырый. Күптән көткән идең бит син бу мизгелне! Кем килсен, ак атка атланган принц, әлбәттә! Кинәт сиреналар улый башлый, аяк астында җир убыла, принц каядыр китеп юк була һәм... син күзләреңне ачасың. Тагын шул карават, шул ук мендәр, хәтта уйлар да һаман бер: тагын укырга барырга кирәк...

Күбебезнең иртәсе шулай башланадыр. Дәрестә утыру рәвеше дә күбебезнеке охшаш: тәрәзәдән яз кояшы сиңа карап күз кысканда укытучыны бик игътибар белән тыңлаган кыяфәт чыгару. Ә менә уку йортына кадәр араны ни рәвешле һәм нәрсәгә утырып үтүебез аерыла икән бит, дуслар! Әлеге язманы әзерләү барышында кемдер юл өчен генә дә көненә әллә ничә йөз сум акча тотканда кайберәүләрнең бер тиен дә сарыф итмәве, берәүләр кысыла-кысыла автобуста барганда, икенчеләрнең шәхси машиналарында гына җилдерүе ачыкланды.

Укырга машинада йөрү күп чыгымнар таләп итәме? Хәзерге вакытта Финляндиядә укып яткан Искәндәр ник велосипедта йөрүне хуп күрә? Ә нигә Санкт-Петербург университеты студенты Камилә беркайчан да автобуста йөрми?



Без үткәргән сораштыруда катнашкан 155 студентның 59 %ы җәмәгать транспортында йөри, ә менә җәяү йөрергә нибары 20%ы гына батырчылык итә икән. Сокланабыз һәм баш иябез.  ?

Тагын бераз фактларга тукталыйк: 155 кешенең 10сы "энә белән кое казырга" шәхси машинасына утырып бара, ә 3се - сәпидтә җилдерә. Тагынмы? Тагын 2 кеше таксида йөрергә ярата. Ә 10 кеше (!) укырга бөтенләй барып торуны кирәк дип тапмый икән.  ?

4 студент: “Укырга вертолетта очам”, - дигән. Болары төшләрендә, бер дә булмаса, хыялларында очалардыр инде. ?  Ярар, хыяллану закон буенча тыелмаган бит әле.  ?






Камилә Гыйлметдинова, Санкт-Петербург дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының (СПбГАСУ) 2 курс студенты:

“Укырга гел метрода гына йөрим, чөнки университет та, тулай-торак та метро янында урнашкан. Петербургта метро белән йөрү уңайлы, станцияләр күп, теләгән җиреңә барып җитәргә мөмкин.

Автобус-троллейбуслар да бар, тик алар метро булмаган бик сирәк урыннарга барып җитәр өчен генә кирәк. Җәмәгать транспортында йөрү – 45 сум. Студентлар өчен махсус карта бар: ул 550 сум тора һәм аның белән 100 тапкыр йөрергә мөмкин. Мин шуны кулланам”.

Назыйм Бәдретдинов, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең (ПГАФКСиТ) 4 курс студенты:

“2 курстан бирле машинам бар. Шул көннән бирле автобуска да, метрога да борылып та караганым юк. Аларга ничек итеп утырасы икәнен дә хәтерләмимдер инде хәзер (көлә).

Атнасына иң аз дигәндә 1000 сумга бензин салам. Штрафлар да килми тормый. Никадәр чыгымлы булса да, үз машинаң булуга җитми инде. Уңайлы бит!”.

 

Искәндәр Закиров, Төркиянең Эге университетының (Ege University) 4 курс студенты:

“Хәзерге вакытта укырга велосипед белән йөрим. Барысы да Финляндиянең Турку шәһәрендә урнашкан Або академиясенә (Abo Academy University) ярты елга укырга килүемнән башланды. Укырга велосипед белэн йөрү уңайлы: махсус юллар бар, акча да китми, алайса мин яшәгән шәһәрдә автобус билеты 1,7 евро тора.

Европа шәһәрләре бик компакт урнашкан. Россия, Америкада исә киресенчә: зур шәһәрләрдә яшәсәң, машинасыз әллә кая ерак китәм димә.

Ә Төркиядә велосипедта йөрү дигән нәрсә юк дәрәҗәсендә. Мөмкинлекләр тудырылмый, төрекләрнең юлларда бик саксыз йөрүен дә исәпкә алсак, бөтенләй андый теләк бетә. Без, Төркия студентлары, җәмәгать транспортында йөрергә мәҗбүр. Машина турында сүз дә булырга мөмкин түгел: машинасы да, бензин бәяләре дә бик кыйбат”.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев