Логотип Идель
Бу – тема!

УКЫП БЕТЕРЕЛМӘГӘН КИТАПЛАР АСТЫНДА КАЛСАҢ...

“Минем әле укып бетерелмәгән 7 китап ята. Аларны укымыйча яңасына тотынмыйм!”. Әгәр бу сүзләр авызыңнан бик еш төшеп киткәли икән, димәк, әлеге язма синең өчен. Бергәләп дөрес һәм тиз һәм әлбәттә инде файдалы итеп укырга өйрәнербез.

Алдыңа куйган ризыкны ашап бетерергә кирәк, дигән кебек, без кулга алган китапны укып бетерергә кирәк, дип күнеккән. Әгәр бу эшне эшләмәсәк үзебезне гаепле тоябыз. Таныш хисләр, әйеме?

Ни өчен без китапларны укып бетермибез?


Без мәгълүмат чолганышында яшибез. Уңда да, сулда да, өстә дә аста мәгълүмат ташып тора. Аның без күреп яки ишетеп өлгергәне дә бик азны гына тәшкил итә. Без күреп-ишетеп бетермәгән яңалыкны белмәвебездә гаепле булмаган кебек, китапны укып бетерә алмавыбызда да гаебебез юк. Моның өчен үзеңне сүгәргә кирәкми.

Ни өчен үзеңне гаепләргә кирәкми?


Иң мөһиме син укыган китаплар саны түгел, ә син аларны укып алган белемнең күләме. Әгәр иң төп һәм кирәк өлешләрне генә аерып алып, кирәкмәгәнен калдырырга өйрәнсәң, укылмаган китап авыр йөк булып җилкәңә ятмас.

Акыллы һәм уңышка ирешкән кешеләр һәрхәлдә үзләре укыган һәм тәкъдим иткән китапларны тулаем укып утырмаган. Ә күпләр берничә китапны берьюлы укый.

Мөмкин кадәр эффектив укыр өчен берничә ШӘП ЛАЙФХАК тәкъдим итәбез!

1. Китапка эксперимент итеп кара.

Яңа китап укырга алыну – ул эксперимент. Мондый экспериментларны күбрәк “уздырган” саен тормышыңда мөһим роль уйнаячак китапны табу ихтималы да арта. Әгәр эксперимент уңышлы килеп чыкмый икән, син барыбер берни югалтмыйсың. Нибары уңышка тагын бер адым гына атлыйсың.

2. Иң мөһим өлешләрне калдыра күрмә.

Бу – автор белән интервью, китапка аннотация, рецензияләр, канатлы сүзләр, беренче һәм соңгы бүлек. Еш кына аларда китапның үзендәгегә караганда да күбрәк мәгълүмат тупланган була.

3. Укылмаган китаплар әле синең күп нәрсәне белмәвеңне исеңә төшереп торсын.

Безгә гел бик күп беләбездер кебек тоела. Чынлыкта без белгәннәр чүлдәге комның бер бөртеге генә. Моны аңлау тагын да күбрәк укырга илһамландырыр.

4. Бөек китап хакына яхшы китаптан баш тарт.

Син хәзер укыганнан күпкә яхшырак китап очратсаң, тегесен калдырып тор да, яхшырагын укый башла.

5. Һәр китапның үз вакыты.

Кирәк чакта укылган китап баш мие тарафыннан яхшы кабул ителә. Китапны калдырып тора белү мөһим, чөнки аны укуның үз вакыты бар. Анда кузгатылган тема, сораулар синең өчен аеруча мөһим булган вакыт булыр.

6. Китапны журнал укыган кебек укы.
Кулыбызга журнал алып, аны карап кына чыккан өчен без үзебезне гаепле хис итмибез бит. Бу рәвешле уку эффектив, чөнки:

1. Китаптан аның иң мөһим өлешләрен табарга ярдәм итә.

2. Билгеле бер өлешне аеруча аңлап укырга мөмкинлек бирә.

3. Укуны җиңеләйтә.

[caption id="attachment_30792" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Китап укыгыз, тик аның санын түгел, алган белемнәрегезнең күләмен санагыз! Уңышлар сезгә! ;-)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев