Логотип Идель
Бу – тема!

УКУЧЫЛАР ДИСТАНЦИОН УКУ ВАКЫТЫНДА ДЕПРЕССИЯ БИРЕЛГӘН

Дистанцион уку вакытында мәктәп укучыларының өчтән бере үзләрен депрессия биләүгә зарланган. Укучылар тагын нәрсәләргә зарланган?

80%тан артык мәктәп укучысында дистанцион уку вакытытында начар психик симптомнар күзәтелгән. Депрессив халәт 42,2% кешедә, астеник халәт 41,6% кешедә очраган.

Боларга өстәп, 37,2% балада курку хисе, 26,8% ында баш авыртулары, һәр икенче укучыда (55,8%) йокы бозылу очраклары булган.

32,5% мәктәп укучысы тынычлыкны, яхшы кәефне саклый алган. 13,1% бала күңел төшенкелегенә бирелгән, 44,2% бала көн дәвамында кәеф үзгәрүгә зарланган.

Яшүсмерләр үзизоляция режимын тискәре кабул иткән: 36,7% бала аңа негатив караган, 21,2%ы аны “түзеп булмаслык” дип атаган. Сораштыруда катнашучыларның 16,8%ына изоляция ошаган. Мәктәп укучылары сирәк урамга чыккан, физик активлыклары аз булган. Аның каравы, өй эшләрен үтәүгә күбрәк вакыт (59,7%) бүлеп бирә алганнар. Моңа өстәп, укучылар гаджетларда утыруга (46,7%), социаль челтәрләрдә аралашуга (35,4%). күбрәк вакыт сарыф иткән.

Йокыга килгәндә, һәр дүртенче укучы (25,4%) җитәрлек дәрҗәдә йоклый алмаган.

Әлеге сорашытурда Россиянең 79 өлкәсеннән 30 мең мәктәп укучысы катнашкан. Алар 5-11 сыйныфларда белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев