Логотип Идель
Бу – тема!

УФЫЛДАГАННАН ШӘҺӘР БАРЛЫККА КИЛӘМЕ?

Бүген табигать нәрсәгәдер үпкәләгән кебек. Әле елый, әле йокысы килгән бала кебек көйсезләнә. Кичә менә һава-торышы шундый шәп иде. Көне буе кояш елмайды.

Уку уку белән, тик ял турында да онытырга ярамый. Дөресен генә әйткәндә, ял итү мөмкинлеге булганда, уку турында уйларга кирәкмидер дә. Без дә шулай дип уйладык та, 8 сәгатьлек сәфәргә чыгып киттек. Максатыбыз – яңа шәһәр!

Барыбыз өчен дә яңа шәһәр, яңа республика, башка тел. Элек Казан урамнарында күреп ияләшкән чәчәкләр кибете, монда «Сәскәләр» дип атала. Сүзләрдәге «с» хәрефен «һ»га, ә «ч» хәрефен «с»га алыштырып елан кебек ысылдатырга яраталар.

Шәһәр исеменең чыгышы кызыклы икән: бер кеше тауга менгәндә «уф» та «уф» дип авыр сулаган, ди. Моны ишетеп торган кешеләр шәһәргә шундый исем бирергә булганнар.

Башкортостаннның иң күренекле җиренә барырга уйладык. Юк, Өфе каласындагы Салават Юлаев һәйкәле турында түгел, Бөрйән районында урнашан «Шулган-таш» тыюлыгы турында әйтүем.

Исеменең тарихы «Урал Батыр» риваятенә барып тоташа икән. Җанбирде картның ике улы булган: Шулган һәм Урал. Беренче улы, язмышыннан качып, шушы мәгарәдә качып яткан икән имеш.

Юлда авыллар сирәк. Сине бары таулар, калкулыклар, урманнар гына озатып бара. 6 сәгать буе күз йоммыйча табигатьне күзәттем. Ә тыюлыкның үзенә килеп җиткәч, гомумән, сүзсез калдым. Монда күргәннәрне әнигә дә сөйләдем.

- Биредә таш каткан мамонт сүрәтен күрергә була.
- елгасының чисталыгына таң калырлык.
- Бары монда гына тиредән, сөякләрдән ясалган өйләр бар.
- «һыу үлгән» Зәңгәрсу күле.
- Ә мәгарәдәге рәсемнәргә, гид сөйләвенчә, 200 мең ел икән.

Инглиз теле укытучыбыз, янәсе, туристлар махсус Транс-Себер магистраленә билет алып, атналар буе табигатькә хозурланып кайталар икән, дип сөйли иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев