Логотип Идель
Бу – тема!

УҢЫШКА КИТЕРӘ ТОРГАН ЭШЛӘР (исемлек)

Кечкенә чакта барыбызны да: “Тешеңне читарт”, “Уенчыкларыңны алып куй” дип гел өйрәтеп торалар, вакыт уза, без үсәбез һәм, ни кызганыч, кайчан нәрсә эшлисен әйтеп торучы әти-әниебез гел яныбызда була алмый. Әмма шундый чакта сезгә без тәкъдим иткән исемлек ярдәм итәр. Димәк, көн дә эшләргә кирәкле эшләр исемлеге, теш чистартырга онытмаган кебек, аларны эшләргә дә онытмыйбыз ;-)

  1. Якын кешеләреңә аларны яратуыңны сиздереп тор. Үпкәләп, ачуланып йөрер идек, тик гомер бик кыска шул. Бер елмаю, бер яхшы сүз синең дә, якыннарыңның да кәефен күтәреп җибәрер. Әлеге мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма.

  2. Көн дә 10-15 минут вакытыңны өйне тәртипкә китерүгә багышла. Болай эшләсәң, торган җирең – чиста, ә башың саф булыр.

  3. Су эчәргә. Әллә эчтең дәме инде? Тагын эчеп куй.

  4. Максатыңа ирешү өчен көн дә бер адым яса. Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана – шуны онытма.

  5. Яңа әйберләр өйрән. Бернинди дә яңалык алмаган көннән башлап деградация дә килә.

  6. Физик күнегүләр яса. Кәефең дә күтәрелер, сәламәтлегең дә яхшырыр.

  7. Көненә бер тапкыр булса да берәр кешене мактарга тырыш. Шул рәвешле син ел буена 365 кешене бәхетле итәрсең!

  8. 5 минутыңны тынычлыкта үткәр. Башың да, җаның да ял итәр.

  9. Аралаш. Чын-чынлап, монитор аша түгел. Яңа кешеләр белән таныш, аларны өйрән, үзеңдә яңалыклар ач.

  10. Медитация ясап ал яки тормышыңда булган яхшы нәрсәләр турында уйлан. Йоклар алдыннан һәр кич берничә тапкыр тирән итеп сулыш ал, борчуларны бер читкә куеп тор. Болар сиңа тынычлап йокларга һәм көн дәвамында энергияле булырга ярдәм итәр.

  11. Яшелчә һәм җиләк-җимеш аша. Барлык галимнәр (шул исәптән Британиянекеләр дә) аларны бик файдалы ди.

  12. Урамда йөр. Җәяү йөр, велосипедта йөр. Кыскача әйткәндә, үпкәләреңне җилләт ;-)

  13. Һәр туар көнгә рәхмәт әйт. Һәр яңа көн – ул яңа мөмкинлек. Аны куллану-кулланмавыбыз үзебездән тора.


Көннәрең матур һәм файдалы үтсен, дустым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев