Логотип Идель
Бу – тема!

УҢЫШ ҖЫЯР ЧАК ҖИТТЕ

13нче майда Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә зур чара - ел дәвамында ирешелгән уңышларны барлау - "Йолдызлык" тантанасы узды.

Бу чарада 2016-2017 нче уку елында олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйге-ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәм гимназия тормышында актив катнашкан укучыларны һәм зур уңышлар яулаган укытучыларны, сыйныф җитәкчеләрен бүләкләделәр. Шулай ук уку елын "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган укучылар да сәхнә түрендә булдылар. Аларны гимназия директоры Арсланова Рәхимә Минвәли кызы КФУ ның кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фәннәр эшлеклесе, РФ һәм ТР атказанган укытучысы, Россия фәннәр Академиясенең (РАН) Баш эксперты Әнвәр Нуриәхмәтович Хуҗиәхмәтов исеменнән Казан федераль университетының терәк уку йорты - эксперименталь мәйданчыгында бик яхшы укулары, үрнәк тәртибе, Халыкара фәнни танып-белү бәйгеләрендә актив катнашулары өчен университетның махсус Грамоталары белән бүләкләде. 1 ай эчендә йөз “5”ле билгесе алган 6 нчы В сыйныфы укучысы Гыйлманова Дилә дә (Әнвәр Нуриәхмәтович инициативасы белән игълан ителгән бәйге һәм без аңа чиксез рәхмәтле) аерым игътибарга һәм бүләккә лаек булды.

“Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” Грантына ия булу, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галеева Гөлназ Шамил кызының "Бөтенроссиянең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2017" бәйгесендә, “Сәйлән” курайчылар ансамбленең I Халыкара "Мәдәни мирас" бәйгесендә җиңүләр - гимназия өчен зур горурлык һәм яңа уңышларга этәргеч.

Җырлы-биюле тантанада гимназия тормышында иң актив катнашкан әти-әниләрне дә билгеләп үттеләр. Чарада барлыгы 450 укучы төрле бүләк-котлауларга ия булды.

“ Замандаш” үзидарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев